Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның көнбатыш чигендәге дистәләгән мең качакларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар


18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми.

Сугыштан качып дистәләгән мең украин күрше Польша, Словакия, Маҗарстан, Романия һәм Молдовага китә. Бу хакта BBC хәбәр итә. Русия һөҗүме башланганнан алып узган өч көндә 115 500дән артык кеше Украина-Польша чигеннән үткән. Күпләр җәяү килү сәбәпле, юлда берничә көн шәхси әйберләрсез уздырган. Кайбер чик аша узу пунктларында чиратлар 15 чакрымга кадәр сузылган.

Бу качакларның күпчелек өлеше - хатын-кызлар һәм балалар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми. Аналитиклар әйтүенчә, аерылган гаиләләр саны йөзләрчә меңнәр дә булырга мөмкин.

Львовтан Польшага баручы бушлай поездларда урыннар җитми. Кайберәүләр буш урынны көтеп, өч поездны уздырган.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьковта, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.

Украина кораллы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да корбаннар булуы турында мәгълүмат бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG