Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Украина сугышына каршы чыгучылар тоткарланды


Казанда сугышка каршы язу
Казанда сугышка каршы язу

Барлыгы 20дән артык кешенең полициягә озатылуы хәбәр ителә.

Бүген Казанда Русиянең Украинада сугыш алып баруына каршылык белдереп урам чарасына чыккан кешеләрне тоткарладылар. "Idel.Реалии" хәбәрчесе белдерүенчә, ким дигәндә 20 кешене полиция бүлегенә озатканнар. Урам җыены Казанның Бауман урамында узган.

Тоткарланучылар арасында социолог, "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиев тә бар. Ул шәһәр үзәгендә ялгыз пикетка чыккан булган. Ясәвиев "Бу сугыш, ә "махсус операция" түгел. Сугышка юк!" дигән шигарь тотып торган.

Моңа кадәр Искәндәр Ясәвиев Русиянең Украинада сугыш алып баруын тәнкыйтьләп чыккан иде.

"24 февральдән без агрессор илнең ватандашларына әверелдек", дип язды ул.

Автозакта тоткарланучылар арасында өч чит ил кешесе - Боливия, Колумбия, Израиль ватандашлары да булган диелә.

Барлык тоткарланучылар "Вишневский" полиция бүлегенә китерелгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG