Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алгы сафта асабалар. Украинада "урыс дөньясы" өчен кемнәр сугыша


2022 елның гыйнварында Беларуста узган хәрби күнегүләрдә катнашкан Русия хәрбиләре
2022 елның гыйнварында Беларуста узган хәрби күнегүләрдә катнашкан Русия хәрбиләре

2 мартта Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны җирләделәр. 4 мартта Татарстаннан тагын бер, Башкортстаннан ике хәрбинең үлеме турында хәбәр ителде. ​​​​​​​Белгечләр Украинадагы сугышта​​​​​​​ һәлак булучылар һәм әсирләр арасында Русиядәге азчылыклар, милли төбәк вәкилләре күбрәк булуына игътибар итә.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң Украина чыганаклары югалтулар һәм Русиянең әсирлеккә алынган солдатлары турында актив яза. Русия ягы исә бер атна буе саннарны бөтенләй китермәде, аерым хәрбиләрнең үлемен тану белән генә чикләнде. Ниһаять 2 мартта, сугшның 7нче көнендә Русия саклану министрлыгы Русия ягыннан 498 хәрбинең һәлак булуын, 1 597 хәрбинең яралануын белдерде. Украина ягы исә хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле Русиянең 6 меңләп һәлак булуын белдерә. Әлеге мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

1 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама егете – солдат Илнур Сибгатуллинның үлеме белән бәйле кайгы уртаклашты. Илнурның Украина сугышында һәлак булганы аңлашлса да, Миңнеханов моны телгә алып тормады.

4 мартта Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер хәрби — контракт нигезендә хезмәт итүче Станислав Герасимовның үлеме турында хәбәр ителде. Бу хәбәрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров җиткерде.

4 мартта шулай ук Башкортстаннан ике хәрбинең Украинадагы сугышта һәлак булуы рәсми әйтелде. Б хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров җиткерде.

"Зианчура районында туган өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта һәлак булган. Офицер утырып барган машина юл һәлакәтенә эләккән. Исәнгул авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык баласы калды. Кырмыскалы районында туган өлкән сержант Кузьма Николаев та шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Без Алексей һәм Кузьманың туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларның гаиләләрен калдырмаячакбыз, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", дигән Хәбиров.

Украинадагы сугышта үлем хәбәрләре Русиянең башка төбәкләренә дә килә.

Дагыстан башлыгы Сергей Меликов Дагыстаннан офицер Нурмагомед Гаджимагомедовның һәлак булуын раслады.

28 февральдә Калмыкстан башлыгы Бату Хасиков, республикадан сержант-контрактчы Константин Манджиевның Украинада үлүен таныды. Хасиков сүзләренчә, Манджиев "Донбассны яклау га кагылышлы махсус операция барышында" һәлак булган.

Мордовия башлыгы Артем Здунов, Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барышында эрзя авылы – Чукалыда туган Виктор Исайкинның һәлак булуын җиткерде.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин да Красноярски районыннан, милләте белән казакъ булган хәрби хезмәткәр – Арман Нарынбаевның үлеме турында сөйләде.

Украинадан үлем хәбәре килгән төбәкләр арасында Киров, Самар, Пенза, һәм Ульян өлкәләре бар.

Шулай да, Украинадагы сугышта, һәрхәлдә аның беренче атнасында һәлак булганнар һәм моны хакимиятләр рәсми таныганнар арасында Русиянең этник азчылык (яки асаба халыклар) вәкилләре күбрәк булуы күзгә ташлана ди белгечләр.

27 февральдә тикшеренүче Христо Грозев та, үз белешмәләренә күрә, Украинада сугышкан һәм үлгән Русия солдатлары арасында славян булмаган төркемнәр вәкилләренең өлеше зур булуы турында белдерде.

"Алар арасында славян булмаган этник төркемнәрдән егетләр бик күп. Ягъни, бу алгы сафка ерак төбәкләрдән булган егетләр җибәрелгән дигәнне аңлатырга мөмкин", диде тикшеренүче.

2010 елгы Русиякүләм җанисәп мәгълүматына күрә, Русиядә рус булмаган этник төркемнәр барысы бергә ил халкының 20 процент чамасын тәшкил итә.

Бу темага сәясәт белгече Аббас Галләмов Facebook-та фикере белән уртаклашты.

"Дөресен әйткәндә, моңа нинди мөнәсәбәттә булырга икәнен белмим. Бер яктан караганда, мондый оятсыз боерык бирә алырдай кешене чынлап та күз алдына китерә алмыйм. Томографлар сатып алырга бүленгән акчаны урларга дигән боерыкны - әйе; сайлауларда хәрәмләшү боерыгын - әйе, китерә алам; ә менә "кара халыкны" аерым категориягә бүлеп чыгарып, аларны "туп астына" нәкъ менә алгы сафка җибәрергә дигән боерыкны – юк, китерә алмыйм. Икенче яктан, әгәр чынлап та мондый план бар дип фаразлыйбыз икән, ул эшкә яраклы план, моны аңлыйм. Ярар, ташландык якут авылына үлде дигән хәбәр килсен ди, кайгыдан әнисе каралып чыксын ди, мәрхүмне искә алу мәҗлесендә авылдашлары туйганчы эчсен дә ди – шуннан нәрсә? Аларның ВКонтактелары да юк, булган очракта да, анда нәрсәдер язу, сәяси нәтиҗәләр чыгару гадәтләре юк", дип искәрткән ул.

Шулай да, белгеч моңа бик ышанып бетмәвен дә өстәгән. Аның сүзләренчә, "җирле чекистлар этник төркемнәрдәге кәефне игътибар белән күзәтә". "Путинның шундый бер кечкенә пункты бар, ул милләтчеләрдән бик курка", дип искәрткән ул.

Галләмов фикеренчә, милли республикаларда бу мәгълүматка бик күпләр ышаначак.

"Биредә Мәскәүгә ышаныч дәрәҗәсе бик түбән булганы өчен генә булса да. Чөнки ул федерализмны һәм җирле үзидарәне юк итте, төбәкләрдән акча суыра, җитмәсә мәктәпләрдә милли телләрне укытуны да күмеп куйды. Башкала "нәкъ менә безнекеләрне үлемгә куа" дигән мәгълүмат "алдан әзерләнгән җирлек өстенә ятачак", дип яза политолог.

Русия рәсмиләре гомуми югалтулар турында дәшмәү шартларында, Telegram-каналларда, беренче чиратта Украина каналларында, үтерелгән яки әсирлеккә алынган русияләр турында күпсанлы хәбәрләр чыга. Бу постларда еш кына русияләрнең исемнәрен күрергә һәм ишетергә мөмкин.

"Idel.Реалии" һәлак булган яки әсирлеккә алынган русияләр турында мәгълүмат чыккан берничә Telegram-каналның постларын анализлаган һәм барлык исемнәрнең 30 проценты тирәсе рус булмаган төркемнәргә каравын ачыклаган, шул ук вакытта, аларның зур өлеше – чыгышы белән мөселман исемнәре.

"Idel.Реалии" Telegram-каналларда чыккан Русиянең 107 хәрби хезмәткәре турындагы мәгълүматны өйрәнгән. Алар арасына "кадыровчылар" керми. Аларны да исәпкә алсаң, "рус булмаганнарның" саны артырга мөмкин. Украинаның мәгълүмат чаралары 26 февральдә Украинаның кораллы көчләре чеченнарның махсус төркемен юк итүе турында язды, бу төркемнең максаты – "Украина президенты Владимир Зеленскийны юу итү" булган диелә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинада чечен хәрбиләренең, шул исәптән ике хәрби бүлекчә командирының һәлак булуы турындагы мәгълүматны кире какты, дип язды "Кавказский узел" басмасы (Русия хакимиятләре "ят агент" дип тамгаланган).

"Idel.Реалии" тикшергән мәгълүматта милли билгедән тыш тагын бер факт үзенә игътибар җәлеп итә - һәлак булган яки әсирлеккә эләккән русияләрнең күбесе чыгышы белән милли төбәкләр һәм ерак урнашкан төбәк авылларыннан.

Алданрак Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Путинның Украинага гаскәр кертү карарын хуплап чыккан иде.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте мөфти Камил Сәмигуллин да Украинадагы сугышка карата, белдерү чыгарды. Мөфти анда дини кешегә хас булмаган риторика куллана, стиле һәм эчтәлеге ягыннан аның әлеге белдерүен дәүләт пропагандасы кулланган алымнарга нигезләнеп язуы күренә. "Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Украина неонацилар кулына килеп керде. Аларның кешелексез гамәлләреннән бөтен конфессияләрнең вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да зарар күрә" диелә белдерүдә.

Шул ук вакытта нәзарәт һәр йортта иминлек өчен дога кылырга чакырган һәм Украина халкына тынычлык һәм чәчәк ату теләгән иде.

Украина мөселманнарының диния нәзарәте исә Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүен һәм анда гади халыкка ясаган һөҗүмнәрен хөкем итә, Путиннан сугышны туктатуын сорый.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтиеннән аермалы буларак, сугыш турында сәяси белдерүләр ясамады, фәкать мөселманнарны тынычлык өчен догада берләшергә чакырды.

  • 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итте. Аңа кадәр "ДНР" һәм "ЛНР" үтенеченнән соң, Русия президенты Владимир Путин Донбасста махсус операция башлату карарын кабул итүе турында игълан иткән иде.
  • Путин Украинаның хәрбиләрен коралларын ташларга һәм "өйләренә китәргә" өндәде.
  • Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүе турында игълан итте.
  • Сугышны туктатырга өндәп журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре ачык хатлар язды. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент" дип тамгаланган) язган петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG