Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер ай улымнан хәбәр юк. Исәнме ул?" Солдат анасының армиягә сораулары


Русия хәрбиләре Беларуста хәрби күнегүләр башлар алдыннан, гыйнвар 2022
Русия хәрбиләре Беларуста хәрби күнегүләр башлар алдыннан, гыйнвар 2022

Рәсмиләр Украина сугышында "срочник" солдатлар юк дип әйтә, уллары армиядә булганнарының бер өлеше моңа шикләнә. Кукмара районы Түбән Үрес авылыннан Зиновьевлар уллары белән бер айдан артык сөйләшмәгән, аның кайда булуын төгәл белмиләр.

Галина Зиновьева әлегә кадәр Беларус-Украина чигенә эләккән улы турында беркем белән дә сөйләшкәнем юк ди. Үз эчемдә әрним, мине аңлаучы да, ярдәм итүче дә булмас төсле дип хисләре белән уртаклаша. "Янам, көям, ләкин нишләргә белмим" дип сөйли ул. Улы Максим белән 28 гыйнвардан бирле бернинди дә элемтә юк. Соңгы сөйләшү шул вакытта булган. Әмма Галина аны сөйләшү дип әйтеп булмый ди. "Сөйләшү дә түгел инде ул, качып кына" дип аңлата әни кеше. Соңгы хәбәрләшүендә ул әнисенә Беларуска "учебка"га киткәнен әйткән. 20 февральдә алар кире үз хәрби бүлекләренә кайтырга тиеш булган. Әмма соңгы хәбәрләшүгә бер айдан артык вакыт үткән, шуннан соң бернинди мәгълүмат юк ди әни кеше.

Галина Зиновьева улы сугышта булырга мөмкин дип шикләнә. Бер әйтә шулай дип, аннары үз-үзен ышандырып "Юк, ул бит "срочник", анда булмаска тиеш" ди. Ул аны сугыш та дими, рәсмиләр телендәге "махсус операция" дип тә атамый. Үзенчә аңлата – тегендәге хәлләр. Шуның белән барысы да аңлашыла.

Галина Зиновьева ире Геннадий белән Татарстанның Кукмара районы Түбән Үрес авылында яши. Милләте белән удмуртлар, татарча сөйләшәләр. Ире белән ике ул үстергәннәр: олысы – Андрей, аңа 25 яшь, кечесе – 21 яшьлек Максим. Максим узган елны армиягә киткән. Әнисе сөйләвенчә, үзе бик теләгән, ашкынган. Хәтта Казанның энергетика көллиятендәге дипломын да алмаган, "имтиханнарын бирде дә китте, дипломын үзем барып алдым. Тизрәк барам, тизрәк кайтам, укырга керәм, аның өчен көзгә кадәр кайтасы бар дигән планнар белән армиягә чыгып китте", дип сөйли Галина. Максим ВДВ бүлегенә эләгергә теләгән, шулай килеп чыккан да. Ул Ивановодагы хәрби бүлеккә барып эләккән. Купка авылыннан Алмаз Галиев белән бергә.

Галина улының ни өчен бернинди дә хәбәр бирмәгәненә аптырый, шул ук вакытта кемнән бу хакта сорарга икәнен дә белмим ди. Алар көне-төне телевизор карый һәм телефон шалтыратуын көтә.

Галина Зиновьева
Галина Зиновьева

— Беренче улым армиядән йөреп кайтты. Бернинди дә хафа булмады. Максимны да тыныч йөрәк белән озаттык, ә менә бүген мин үземчә, ирем үзенчә кайгырабыз, Казандагы олы улым үзенчә өзгәләнә, — ди ул. — Без билгесезлектә. Кайда хәзер Максим? Ник ул шалтыратмый? Хәрби укуларга киткән бала бит "Без кайттык" дип хәбәр итәргә тиеш. Ярый ул итми, җитәкчеләре бар бит. Шалтыратсыннар иде. Барысы да яхшы дип тынычландырсыннар иде. Йөрәк ярыла бит. Һәр атна алар үзләренең исән-сау булуы турында хәбәр итә иде, ә хәзер берни юк. Район хәрби комиссариаты да хәбәр итеп торырга тиеш. Алар бит аны исән-сау килеш озатты. Менә хәзер мин – әни кеше, нәрсә уйларга тиешмен?

Галина район комиссариатына шалтыратмаган да, бармаган да. "Төрле сораулар бирәсем килә, ләкин җавап булмый бит. Нәрсә әйтә ала алар миңа? Алар ни белсен?" ди ул, ләкин шул ук вакытта әллә район прокуратурасына барыргамы икән дип сорау куя.

— Вакытында эшләдем мин ул хәрби комиссариатта, алар сау-сәламәт егетләрне туплый, озата, ә менә мондый хәлләрдә алар берни эшли алмый, белмиләр. Аларга сәламәт кеше кирәк, әйдә-әйдә дип әйдиләр, аннары бихабәр. Нәрсә дип шалтыратырга? Кирәген тапмыйм. Ни дисеннәр инде алар, — дип дәвам итә ул. Ара-тирә ул сөйләүдән туктый, күз яшьләренә тыгыла. Авыр итеп сулый. Бераз тынычлана. Берничә секундтан ул тагын дәвам итә, — "Учебка"дан кайтканын белдерергә тиеш ул. Аның кагыйдәсе шул. Хәбәр итмиләр икән, димәк алар шундамы? Бер ай җавап бирмәве сәер бит. Бер ай юынмыйча, мунча да кермичә йөриме икән ул? Юынмыйча йөреп буламы? Киемен алмаштырырга да мөмкинлек юктыр... Нәрсә ашый? Ябыгып беткәндер. ВДВга эләккәч болай да ябыккан иде, хәзер ничек кайтып керер?

Галина авылдан чыгып киткәндә улының төгәл авырлыгын да әйтә, 78 кг иде дип кабатлый. Хәзер ябыгып беткәннәрдер инде дип борчыла. Әни кеше улының ач булырга мөмкинлеген күз алдына китерә.

Галина мәгълүматны телевизор, радио аша беләбез дип аңлата. Интернетка ышанычым юк, ди. Ул ике дәүләт арасында килешүне көтә, әмма шул ук вакытта файдасы булырмы икән дип шикләнә.

— Көн саен телевизорны карыйбыз, радио тыңлыйбыз. Tik-Tok-ны да карыйм, әмма анда дөрес нәрсә юк. Ышанмыйм. Ике илнең сөйләшүен көтәбез. Әмма безгә нәрсә бирә? Уңайлылык буламы? Белмим. Кайталармы безнең малайлар аннан, юкмы? — дип төрле фаразлар кора. Һәм тагын улы Максимның ни өчен шалтыратмаганына аптырап сораулар бирә. — Акчасы юкмы телефонында? Салсыннар иде акча, шалтыртсыннар иде. Атнага бер тапкыр мөмкин бит. Көне-төне шалтырату көтәм, ди ул.

Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре күнегүләргә барабыз дип алданганнарын әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Галина "срочник"лар сугышка җибәрелергә тиеш түгел ди. Кануны шундый ди ул.

— Тегендә төртелсәм, монда төртелсәм дә, хәрби комиссарыбыз улым хезмәт иткән бүлеккә шалтыратса да, белмим инде, аларга авыр булырга мөмкин. Улларыбызга дим... Алар бит чиктә, — дип дәвам итә ул һәм әни кеше улы турында мәгълүматны белергә хаклы дип сөйли. — Алар бит "срочник"лар, анда барырга тиеш түгел. Кануны шундый. Тик "учебка"дан кайтканнарын хәбәр итмиләр. Кайтырга тиешләр. Ник кайтмадылар? Әллә Украинага кергәннәрме? Белмим. Бернинди дә хәбәр юк. Ә әни кеше белергә тиеш. Безнең балалар "контрактник" түгел, аларны анда җибәрергә тиеш түгелләр.

Ул улы бер яктан егет кеше, Ватанны сакларга тиеш, бу аның бурычы дип сөйли, әмма үзе бик курка һәм исән-сау кайтуына дога кыла. "Мондый хәлләр булгач, армиягә җибәргенегезгә үкенәсезме?" дип сорауга ул тиз генә җавап бирә дә алмый, аннары "үзе теләде, тотып калып булмый иде" ди.

Галина сөйләшүгә "сусаган", ул туктый алмый. Елавын да. Ул сөйләвен туктатмый, кешеләр белән бу хакта сөйләшкәнем юк, авылдашларга да, эштә дә (Галина мәктәптә хуҗалык мөдире – ред.) сүз катканым юк дип аңлата. Бу үзенә күрә үзен саклау булып чыкты. Ул Купка авылыннан Галия белән генә аралашканын әйтә.

— Галия дә минем кебек хәлдә, аның белән сөйләшеп торабыз, әмма ни мин, ни ул тынычлана алмыйбыз. Авылда бу темага сөйләшкәнем булмады, сөйләшә алмыйм, авыр, күз яшьләремне тыя алмыйм.

Апам Киров өлкәсенең Сосновка авылында эшләде, анда мәет кайтты. Килешү белән армиягә киткән егет, 3 көн булган Украинада, 28 февральдә Нократ Аланында җирләгәннәр. Ятим бала ул, ятимнәр йортында үскән. Яши торган урыны булмагандыр, аптырап чыгып киткәндер. "Контрактник"лар беренче булып керәләр дип аңлатканнар иде. Шуңа да кешеләр белән сөйләшәсем килми, барысы да яхшы булачак дип утыруым хәерлерәк үзем өчен, — ди ул һәм үзенең бу вазгыятьтә көчсез булуын да аңлап сөйләвен дәвам итә. — Шундый авыр заманага туры килдек... Болай әйтсәм дә, тегеләй әйтсәм дә без хаксыз, хокук өстәгеләрдә генә. Хөкүмәт ни тели, шуны эшли. Без бит вак кешеләр. Без берни хәл итмибез.

Кукмара районы Түбән Үрес егете Максим Зиновьев 28 июньдә кайтырга тиеш. Әнисе бүген улының армиядән исән килеш кайтуын көтә.

Коралсыз украиннар урыс гаскәрләрен туктатырга тырыша
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00
  • 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды.
  • Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге дәүләтләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG