Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер, Башкортстаннан – ике солдат һәлак булуы рәсми әйтелде 


Татарстан солдаты – Баулы районынннан, Башкортстаннан хәрбиләр исә Кырмыскалы һәм Зианчура районнарыннан диелә.  

Татарстанның Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров Украинада республикадан тагын бер хәрби – кече сержант Станислав Герасимовның үлүен хәбәр итте.

"Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт хезмәтенең кече сержанты Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Вөҗданы кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте. Йөрәк сыкрый. Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен", дип язган ул.

Шулай ук бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та, "Бердәм Русия" фиркасенең төбәк бүлекчәсе конференциясендә Украинада республикадан ике кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Алар килешү белән хезмәт иткән.

"Зианчура районында туган өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта һәлак булган. Офицер утырып барган машина авыр юл һәлакәтенә эләккән. Исәнгул авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык баласы калды. Кырмыскалы районында туган өлкән сержант Кузьма Николаев та шулай ук хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган. Без Алексей һәм Кузьманың туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Хәрби хезмәткәрләребезнең гаиләләрен калдырмаячакбыз, аларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", дип сөйләгән Радий Хәбиров.

Бу көннәрдә уллары Украина белән чиктә булган татарстанлы әти-әниләр күптән түгел Азатлыкка үзләренең куркулары белән уртаклашкан иде.
Гаскәрләрнең күчеп йөрешен күзәтүче CIT төркеме хәрби хезмәткәрләрнең "зур сугыш чыккан очракка" чик янында урнаштырылуын раслады.

2 март Татарстанда Украина сугышының беренче корбанын җирләделәр.

Илнурның әтисе Фәнис Сибгатуллин Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә "мин үзем дә хәрби кеше, без — хәрби гаилә", диде. Әтисе әйтүенчә, Илнур укыган хәрби уку йортын Казаннан Петербурга күчергәч, егетнең Петербурга күченәсе килмәгән һәм ул укуын ташлап, килешү нигезендә гаскәргә китәргә булган.

"Башта аларны хәрби күнегүләргә җибәргәннәр иде, шул күнегүләргә киткәннән бирле аның белән сөйләшкән булмады", диде Фәнис Сибгатуллин.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG