Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу безнең сугыш түгел". Путин сугышы турында читтәге татарлар ни уйлый


Харьков шәһәре

Русиядән читтә яшәүче татарлар арасында Русия президенты сәясәтен хуплаучылар элек шактый булса, Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң аларның саны кимегәне сизелә. Азатлык чит илдәге татарларның фикерләрен белеште.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавына бер атна була. Илгә беренче табутлар да кайта башлады. Үлгәннәр арасында бер татар егете дә бар. Һәрхәлдә рәсми әле шул бер татар турында гына әйтелә. Бу контракт нигезендә Украинага сугышка киткән 30 яшьлек Түбән Кама егете Ильнур Сибгатуллин. Ул чәршәмбе җирләнәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сибгатуллинның якыннарының кайгысын уртаклашты.

"Кызганыч, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Җирлектәшебез, Түбән Камада туган Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турындагы хәбәрне тирән сыкрану белән кабул иттек. Хәрби бурычын үтәгәндә, безнең сержант-контрактчы батырлык үрнәген күрсәтте. Аның гомерен ватанга хезмәт итүгә багышлау карары – үз халкының лаеклы улы булуы билгесе. Туганнары һәм якыннары белән бергә чиксез сыкранабыз. Мәңгелек хәтер!", дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен.

Алданрак Татарстан президенты Миңнеханов Путин гамәлләренә хуплау белдергән иде.

"Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.

Татарстан президентының Путин гамәлләренә теләктәшлек күрсәтүен татарлар төрлечә кабул итте. Тәнкыйтькә тотучылар да, хуплаучылар да булды. Гомумән, социаль челтәрдәге язулардан күренгәнчә, бу сугыш үзе дә татарларны икегә бүлде. Бөтен илләр Путинның сугышына нәфрәт белдергәндә, элегрәк Европада утырып Мәскәү сәясәтен мактаган татарлар да инде уйга калды. Мәскәү кушканны эшләүче Европа татарлары альянсына кергән "сүз тыңлаучан" татарлар да бүген инде Русияне мактаудан тыелып тора.

Бу альянсның эшчәнлегенә Дөнья татар конгрессы һәм чит илләрдәге урыс телле эмигрантларны оештырып, алар ярдәмендә Мәскәү сәясәтен алга сөрүне максат иткән Россотрудничество дәүләт агентлыгы акчалата ярдәм итә. Русия Кырымны тартып алгач, 2016 елда Европа татарлары альянсы хәтта Путин сәясәтен хуплаучы, Һитлер белән Сталинның Европаны үзара бүлешү килешүен кире кагучы резолюция дә чыгарды. Россотрудничество башлыгының урынбасары — 2014 елда Кырымны аннексияләгәндә зур роль уйнаган, Кырымтатар мәҗлесе эшчәнлеген тыйган, кырымтатарларны эзәрлекләгән Наталья Поклонская. Оешма рәсми рәвештә Путинга һәм Русия тышкы эшләр министрлыгына буйсына.

Азатлык Европа татарлары альянсының кайберләре белән сөйләшергә теләсә дә, алар җавап бирергә теләмәде.

Шул ук вакытта тормыш дәрәҗәсе Русиядәгедән яхшырак булган илләрдә яшәп тә, Русияне бүгенге хәлгә җиткергән Путинны хуплаучыларның булуы икенче бер төркем татарларда аптыраш тудыра. Шуларның берсе Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов.

"Мин бар татарлар исеменнән җавап бирә алмыйм, чит илдә яшәүче татарлар арасында да Путинны яратучылар очрый. Үземнең фикергә килгәндә, Русиянең Украинада сугыш башлавы бик кызганыч күренеш. Нинди генә сәбәпләр белән акламасыннар, мин сугышка каршы."Путин буклаган, ә ояты миңа" дигән әйтеме бу очракта бик туры килә.

Путин буклаган, ә ояты миңа

Күпчелек кеше Русия зур сугыш башларга батырчылык итмәс дигән иде, әмма Путин бар дөньяны да яңадан шаккаттырды. Бер канадалы дустым Русиянең һәм Путинның бу кыланышларын Һитлерның икенче Дөнья сугышы башында Австрияне яулап алуы белән чагыштырды. Башта Украинадан "аерылырга теләүче" регионнарда үзенә лояль хөкүмәт урнаштырып ул төбәкләрнең бәйсезлеген кабул итте, ә аннан инде ул "бәйсез" регионнарга ярдәм итәм дип гаскәрләрен кертте. Нинди генә сәбәпләр бу сугышка китерсә дә, мин чын күңелдән сугышның бетүен телим", диде Марат.

Оешу чорында Европа татарлары альянсына теләктәшлек күрсәткән Бельгия татарлары, аналы-кызлы Лилия һәм Регина Вәлиева Русия гамәлләрен якламый да, шул ук вакытта кистереп гаепләп тә чыкмый.

Лилия ханымның Facebook битендә язуыннан шул күренә: ул Русия-Европа мөнәсәбәтләренең киләчәге өчен борчыла. Аларның мөнәсәбәтләрен бозарга теләүче бер ил бар дип саный, әмма аның исемен атамый.

"Әле ун ел элек Русия һәм Европа берлеге шулкадәр дус иде, ышаныч чикләре шулкадәр киңәйде, икътисади, аеруча мәдәни, мәгариф элемтәләре ныгыды, хәтта визасыз режим кертү планнары да бар иде.

Санкцияләр Русиягә, шул ук вакытта Европаның үзенә дә зыян сала

Бүгенге сугыш - Русия һәм Европа арасындагы икътисади мөнәсәбәтләргә каршы максатчан кампания. Пандемия сәбәпле какшаган Европа икътисады түбәнгә тәгәрәвен дәвам итәчәк. Русия газы, сәүдә әйләнешеннән башка, миллионнарча качак кабул итеп, Европа тагын да фәкыйрьләнәчәк. Санкцияләр Русиягә, шул ук вакытта Европаның үзенә дә зыян сала. Хәзерге вакытта Украинада яшәүчеләр иң күп газап чигә. Киләчәктә Европаның барлык халыклары өчен авырлыклар көтелә, алар инде хәзер үк сизелә", дип язды Лилия ханым.

Регина Вәлиева Азатлыкка әйтүенчә, алар Украина халкы өчен һуманитар ярдәм җыя, ничектер ярдәм итәргә тырыша.

"Безнең Бельгия татарлары берлегенә Русия, Украина, Беларус, Казакъстан һәм башка илләрдә туган татарлар керә. Безнең өчен сугыш турындагы бу хәбәрләр бик авыр, чөнки сугыш ул иң куркыныч нәрсә. Украинада яши торган татарларга без ничек ярдәм итәргә белмибез. Оешмабыз Украинага һуманитар ярдәм җыярга булды. Хатын-кызлар һәм балаларга кирәкле әйберләр җыеп тапшырачакбыз", диде ул.

18 ел Германиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендә яшәүче Ләйлә (фамилиясен әйтергә теләмәде) Путинның бу гамәлләрен җирәнгеч дип атый.

"Бу күрше дәүләткә һөҗүм, тугандаш халыкка каршы сугыш. Европа һәм Америка киләчәктә нәрсә эшләргә җыенуын белмим. Барысы да атом сугышыннан курка, чөнки Русиядә атом коралы бар. Бу куркыныч.

Узган атнада мин сугышка каршы демонстрациягә бардым, бу минем гражданлык бурычым. Ул берәр нәтиҗә бирерме - белмим. Русиягә каршы салынган санкцияләрнең да нәрсә бирәчәген белмим. Акылын бөтенләй югалткан Путинны туктатырмы? Соңгы минутка кадәр мин сугышның мөмкинлегенә ышанмадым. Мин моны бары саташу дип уйладым. Ләкин саташу гына булмады.

Соңгы минутка кадәр мин сугыш башланачагына ышанмадым

Русияләр дә кызганыч, чөнки хәрби хезмәткә алынучы солдатлар да сугыш дулкынына эләгәчәк. Минем Винницадан (Украина) студентым бар, ул башта Русия гаскәрләренең корал саклагычын, аннары тыныч халыкны утка тотуын сөйләде һәм нәтиҗәдә корбаннар булуын әйтте. Болар барысы да бик куркыныч", диде Ләйлә.

Һаагада яшәүче Аида Җиһаншина үз Facebook битендә язуынча, Русия халкы Путинга каршы берләшергә тиеш.

"Хәзер ризасызларга штрафлар салу һәм кулга алулар күзәтелсә, тиздән ата башларга мөмкиннәр. Путин ставкаларны чиксез арттыра, һәм әлегә митинглар өчен үтерә башлаганчы, һәркемнең бурычы – урамга чыгу. Ул туктамаячак. Путин тиз җиңүле сугыш теләде, нәтиҗәдә дүрт көн эчендә Русиянең югалтулары ике чечен сугышына караганда да күбрәк.

Бу кеше иртәгә сезнең өскә танклар белән барырга һәм урыс дөньясын яклыйм дип әйтергә мөмкин.

Путин Көнбатыш җитди санкцияләр салмаячак дип уйлады. Көнбатыш Русиянең Үзәк банкы активларын туңдырды. Путин Кытай аңа ярдәм итәр дип уйлаган иде. Кытай БМОның Иминлек шурасында Русиянең гамәлләрен агрессия буларак гаепләде. Беренче канал пропагандистларын ишетеп Геббельс, ә "сугыш" сүзен куллануны тыюдан Оруэлл елар иде. Бу кеше иртәгә сезнең өскә танклар белән барырга һәм урыс дөньясын яклыйм дип әйтергә мөмкин. Хәзергә әле коткарыр нәрсәләр бар, ватандашлар, коткарыгыз! Ул барысын да җимерә, ул, каты куллы хакимияткә сусап, Русияне яндыра. Полиция хезмәткәрләре, каршылык күрсәтегез, кулга алмагыз. Хөкемдарлар, бу хурлыклы хөкем карарлары чыгармагыз. Ун елдан соң дәреслекләрдә без сезнең турыда кайчандыр Германиядәге кебек нацизмга чәчәк атарга мөмкинлек бирүчеләр дип укыячакбыз.

Кире юл юк: ул инде сугышны оттыра, димәк, тиздән анда армиягә алынучыларны җибәрәчәк, һәм сез ике тәүлеклек төрмәдән курыккан арада кан коелачак. Без монда "без чарасыз" дип сөйләнгән арада, ул сезне үлемгә җибәрергә мөмкин. Хәтта дуңгыз да суяр алдыннан чиный, ә рус кешесе дәшми", ди ул.

2006 елдан бирле Берлин янында яшәүче Ләйсән Кәлимуллина
күп кеше сугышка каршы, чөнки бүгенге көндә бөтен дөнья глобаль, бер берсе белән бәйләнгән дип әйтә.

"Мин украин халкын шул хәтле кызганам! Шәһәрләргә бомбалар төшә, халык метрода качып утыра, дип язалар. Бу хәл бик куркыта – ике яклап та көннән-көн үлүчеләр саны артачак.

Ул безнең сугыш түгел

Бу сугышны туктатырга кирәк. Бу безнең сугыш түгел, ул безгә кирәкми. Аны без сайлаган хакимият башламаган, чөнки Путин үз партиясе белән сайлауларны легитимсыз ясады, ул хәрәмләшүләргә корылган. Алар кеше алдап, Русия думасында үз депутатларының күпчелеген булдырды. Шул депутатлар хәзер сугыш башлады. Ул безнең сугыш түгел, ул Русиядәге күпләрнең сугышы түгел. Алар бездән рөхсәт сорамады. Шуңа күрә мин бу сугышка бик каршы.

Русиядә күп кеше дәүләт медиасы, дәүләт телевидениесеннән ялган пропаганданы тыңлап бу сугышны хуплый, мин аларны бик кызганам. Алар икене икегә кушып, дүрт санын чыгара алмый икән, бик кызганыч.

Дәүләт медиасы украин халкын нацист итеп күрсәтә, бу, әлбәттә, ялган. Украинада да Русиядә дә кебек маргиналь төркемнәр бар, бәлки алар үзләренә нацист идеологиясен сайлап алгандыр, әмма халыкның күпчелеге сәясәт белән кызыксынмый. Украинаның бөтен халкын дошманга санап, анда сугыш башладылар", диде ул.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG