Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин мөселманнарны җомга намазында тынычлык сорап дога кылырга чакырды


Равил Гайнетдлин
Равил Гайнетдлин

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан халкын бердәм рәвештә Путинның сугыш башлау карарын хупларга чакырган Рөстәм Миңнехановтан аермалы буларак, мөселманнарны тынычлык өчен догада берләшергә чакырды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Украинадагы хәлләрдән күңеле һәм йөрәге сызлавын әйтеп, тынычлык өчен дога кылуын белдерде, "Ислам — тынычлык, барлык халыкларның дуслык һәм хокуклар тигезлеге дине", диде.

Кешеләр үлемен булдырмас өчен мөмкин булганның барын да эшләргә чакырды мөфти, Русиядә мөселманнарның кеше гомерен кадерләвен, халыклар һәм дәүләтләрнең чәчәк атуы өчен тырышуын әйтеп.

— Корбаннар булмасын өчен, сезне бердәм һәм тыныч булып калырга, тынычлык өчен догада тупланырга, Аллаһ Тәгаләдән кешеләрнең гомерләрен саклауны һәм халыклар арасында туганлык бәйләнешләренең яңаруын сорарга чакырам, — диде Гайнетдин.

Мөфти мөселманнарның Аллаһ Тәгаләдән иң куркыныч сценарийга — зур сугышка юл куймавын соравын белдерде һәм бүгенге җомга намазында барлык дин әһелләрен, барлык мөселман өммәтен тынычлык сорап дога кылырга чакырды.

24 февральдә, Путин Украинага каршы сугыш игълан итеп, Русия гаскәрләре Украинаны ракета һәм артиллерия утына тота башлагач һәм төрле яклап бәреп кергәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын бердәм булырга чакырды.

— Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез, — диде Миңнеханов.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG