Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сугышта катнашу өчен Татарстанда ике батальон оеша


Донецки өлкәсе, 4 июнь
Донецки өлкәсе, 4 июнь

Бер батальонда якынча 400 кеше булачак.

Татарстанда ике хәрби батальон оеша. Ул республика ир-атларыннан торачак. Бу хакта 10 июньдә Казанның контракт нигезендә хәрби хезмәт итү буенча сайлау пункты җитәкчесе Евгений Токмаков матбугат очрашуында белдерде.

Ике батальон да Татарстанда яшәүчеләр нигезендә оешачак, аларга үз командирларын билгеләргә, тамгаларын (шевроннарын) ясарга рөхсәт ителгән. "Батальон бер төбәктә яшәүчеләрдән оешуның хикмәте – алар бер-берсен яхшы белергә һәм бергә бурычларны үтәргә тиеш", диде Токманов.

Бер батальонда 400гә якын кеше булачак. Бу бүлекләр ничек аталачагы әлегә әйтелми. Батальонга ихтыяриларны кыска вакытлы контракт нигезендә бер елга килешү төзеп алырга җыеналар. Шулай ук моңа кадәр "кайнар нокталарда" катнашкан ир-атлар 2-3 елга килешү төзи алачак.

Әлеге батальоннарны Татарстан хөкүмәте үз "шефлыгына" алган. Республика үз казнасыннан һәрбер ихтыярига бер тапкыр 200 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Моннан тыш, аларга эш урыннарын саклап калырга һәм балаларына уку йортларына укырга керергә ташламалар вәгъдә итәләр. Һәр төбәктә дә шундый батальоннар оешачак дип әйтелә.

Украинада сугыш барышында Татарстанда 500ләп кеше кыска вакытлы килешү төзегән. Алар 4 айга кабул ителгән.

Украинага каршы сугышка Татарстан һәм Башкортстан егетләреннән торган Росгвардия бүлеге берничә тапкыр җибәрелде. Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе Росгвардиянең Татарстандагы "Барс" исемле 26нчы бүлегенең Украинага каршы сугышта катнашкан хезмәткәрләре исемлеген чыгарды. Анда йөзгә якын исем бар. Министрлык аларны Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләрендә тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләре кылучылар дип атый.

Башкортстанның Шәйморатов батальонын оештыручылар Украинадагы сугышта катнашу өчен 230 ихтыяри алынуын белдерде.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты икенче көн үк моны хуплап чыкты.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан.

Русиянең Украинадагы сугышында ир-егетләрен иң нык югалткан төбәкләрнең берсе - Башкортстан. Азатлык Путин сугышы корбаннары исемлеген алып бара, анда Башкортстаннан 100дән артык исем бар.

Татарстаннан үлүчеләрнең рәсми танылган саны 60тан артык.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады.

Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 30 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә.

Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG