Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәрсә өчен үләчәкләр? Путин сарае өченме?" – "Весна" хәрәкәте мобилизациягә каршы русиякүләм каршылык чарасын игълан итте


Украинада сугышта Русия хәрбиләре
Украинада сугышта Русия хәрбиләре

"Меңләгән ир-атны – әтиләребез, абыйларыбыз һәм ирләребезне сугыш иттарткычына атачаклар. Алар нәрсә өчен үләчәк? Путин сарае өченме? Хәзер сугыш чынлап та һәр йортка һәм һәр гаиләгә киләчәк", ди "Весна" хәрәкәте хәбәрендә.

21 сентябрьдә "Весна" хәрәкәте Русия президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизациягә каршы "Нет могилизации" исемле протест чарасын башлады.

Активистлар бүген Русия халкын үз шәһәрләренең үзәк урамнарына кич чыгарга тиеш дип саный.

"Меңләгән ир-атны – әтиләребез, абыйларыбыз һәм ирләребезне сугыш иттарткычына атачаклар. Алар нәрсә өчен үләчәк? Әниләре һәм балалары нәрсә өчен күз яше түгәчәк? Путин сарае өченме? Хәзер сугыш чынлап та һәр йортка һәм һәр гаиләгә киләчәк", диелгән хәрәкәт хәбәрендә.

Шул ук вакытта change.org платформасында "Мобилизация булмасын" петициясенә имзалар җыю башланган. Бу язма язылганда аны 70 меңгә якын кеше имзалаган иде.

Бүген иртән русияләргә мөрәҗәгатендә Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте, ул – 21 сентябрьдән башлана. Президент әйтүенчә хәрби хезмәткә запастагы, элек гаскәрдә булып кайтканнар чакырылачак.

Путин моның хакта карарны инде имзалаганын әйтте.

Русия саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, Украинага каршы сугышырга 300 мең резервтагы хәрби чакырылачак. Шойгу мобилизациянең студентларга кагылмаячагын, "срочник"ларның фронтка җибәрелмәячәген искәртте.

Саклану министрлыгы һәр төбәккә мобилизация өчен хәрбиләр күләмен һәм алрны туплау вакытларын билгеләячәк, мобилизация эшләре губернаторлар, төбәк башлыкларына кушылган.

Хокук яклаучы Павел Чиков мобилизация турындагы фәрманда моңа яраклы кешеләрнең категорияләре төгәлләштерелмәгән, дип искәртә. Аның сүзләренчә, бу документ кешеләрне чикләнмәгән күләмдә мобилизацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

"Президент саклану министрлыгына хәл итү иреге бирә. Кемне, кайдан, ничаклы кешене сугышка җибәрүне фактта Русия саклану министрлыгы хәл итәчәк. Моның механизмы болай булачак: министрлык Русиянең һәр төбәгенә мобилизация өчен квоталар әзерләячәк. Губернаторлар аларның үтәлеше өчен җавап бирәчәк", дип яза Чиков.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
  • Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.
  • 13 сентябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшүдә мобилизация турында сүзләр алып барылмый, дип белдергән иде.
"Весна" — Петербурның яшьләр сәяси хәрәкәте. Оешма вәкилләре рәсми сайтларында язуынча, хәрәкәтнең максаты - Русиядәге коррупцияле режимны алыштыру, кеше хокуклары һәм демократиягә нигезләнгән систем төзү". "Весна" тарафдарлары төрле каршылык чараларында катнаша һәм моның өчен хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG