Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак хатын-кызлары мобилизацияләнгән табибны кире кайтаруны сорый


Станислав Гераськин
Станислав Гераськин

Башкортстанның Баймак районы хатын-кызлары Путин һәм Хәбировтан районнан мобилизацияләнгән гинекологны кайтаруны сорый. Сәламәтлек саклау министрлыгы аны алыштырыр кешеләр бар ди.

Башкортстанның Урал артында урнашкан Баймак шәһәре һәм Баймак районы хатын-кызлары Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгать яздырган. Алар мобилизациягә эләккән район гинекологы Станислав Гераськинны кире кайтаруны сорый. Хатыннар сүзләренчә, ул аларның "бердәнбер акушер-гинекологы", уникаль белгеч, ул булмагач хастаханәдә зур чиратлар барлыкка килгән.

Хатын-кызлар сөйләвенчә, әлеге видеомөрәҗәгатьне яздыруда катнашырга 330дан артык кеше теләгән, ләкин полиция аларга Баймак хастаханәсе янында җыелырга рөхсәт итмәгән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кызлар дәгъвәләре белән килешми. Түрәләр белдерүенчә, хастахәнәдә белгечләр җитәрлек, өстәмә кадрлар квалификацияләрен үзгәртү өчен укып йөри. Шулай ук Баймакка министр урынбасары һәм белгечләр төркеме барачак, алар җирле халыкны кабул итәчәк дип яза Mkset.

Станислав Гераськин 29 октябрьдә мобилизацияләнде. Баймак үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматларга караганда, ул ихтыяри булып киткән. Ләкин Гераськинның хатыны бу белдерүне кире какты. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, ире "бронь"ның алынуын сорап гариза язмаган булган. Станислав Гераськин үз теләге белән ихтыяри булып китмәде, аны повестка биреп сугышка алдылар ди ул (повестканың күчермәсе Азатлыкта да бар).

Мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы табибларны да читләтеп узмады. Аларның саны төгәл әйтелмәсә дә, сугыш кырына дистәләрчә медицина хезмәткәрләрен юлладылар. Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстан үзләре дә медицина белгечләренә кытлык кичерә. Мәсәлән, әле июль ае ахырында гына Башкортстанга 1,5 мең табиб җитми дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG