Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сугышка бишенче батальонын җибәрә. Кимендә 678 кешенең үлеме расланды


Русия хәрбиләрен Украинадагы сугышка әзерләү. Архив фотосы
Русия хәрбиләрен Украинадагы сугышка әзерләү. Архив фотосы

Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Сугыш өчен алты батальон төзелде, күзләү отряды, медицина ротасы оештырудан тыш, мотоукчы полк та оештырмакчылар. Ул арада республикадан бу сугышта кимендә 678 кешенең үлеме расланды.

12 май Уфадан бишенче "ихтыяри" батальон хәрби әзерлеккә җибәрелә. Аңа Совет берлеге каһарманы генерал Таһир Кусыймов исеме биреләчәк. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде, дип җиткерә "Башинформ".

Таһир Кусыймов (1909-1966) — Совет берлеге каһарманы (1944), генерал-майор. Икенче дөнья сугышында Днепр аша кичүдә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнгән. Оренбур губернасы Күчем авылында туган, Уфаның мөселман зиратында җирләнгән. 2009 елда Акбузат ипподромына аның исеме бирелде.

Әле бер ай элек кенә — 12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын Украинадагы сугышка озатканнар иде. Ә 26 апрельдә Башкортстанның Даян Мурзин исемендәге дүртенче "ихтыяри" батальоны хәрби әзерлек урынына китте. Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны алдылар. Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.

Моннан тыш, "Төньяк амурлары" батальоны да төзелеп килә. Анда 50 яшькә кадәрге ир-атлар керә.

Русия Украинага бәреп кергәч, былтыр республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды.

Башкортстанда барлыгы алты батальон төзелгән. Алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә.

Башкортстаннан Украинадагы сугышка җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Төбәктә республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырмакчылар, шулай ук медицина ротасы да төзеделәр.

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күш кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 678 кеше һәлак булган. Шулардан 24 кеше - Шәйморатов батальоныннан, 11 кеше - Доставалов батальоныннан. Үлүчеләрнең күбесе 30 яшьтән дә яшьрәк булган.

Күптән түгел Радий Хәбиров алгы сафта сугышучы башкортстаннар белән күрешү өчен Донбасска барган иде. Янәсе, ул аларны җиңү көне белән котларга, тормыш шартларын карарга теләгән. Аның әйтүенчә, "нәрсә белән булышырга?" дигән сорауга хәрбиләр "бөтен әйбер дә бар", дип җавап биргән. Шул ук вакытта күптән түгел Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры хәтта яралыларны алып чыгарга да машина юк дип зарланган иде.

  • Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр моңарчы да коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматларга күрә, Башкортстаннан - кимендә 632 кеше һәлак булган.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG