Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Ватан" төркемен сугышка җибәрәләр, шәһәрдә урамнар ябыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфа мэриясе матбугат хезмәте хәбәренчә, урамнарны бүген Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедән бишенче яртыга кадәр ябып торачаклар. Бу сәгатьләрдә җәмәгать транспорты да башка юлдан хәрәкәт итәчәк.

Бүген, 12 апрельдә, Уфа үзәгендә урамнарның бер өлешләре ябылып торачак. Бу - Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар төркемен Украинадагы сугышка җибәрү тантанасын уздырулары белән бәйле.

Уфа мэриясе матбугат хезмәте хәбәренчә, урамнарны бүген Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедән бишенче яртыга кадәр ябып торачаклар. Бу сәгатьләрдә җәмәгать транспорты да башка юлдан хәрәкәт итәчәк.

Республикада март башыннан ике яңа ихтыяри батальон төзелә. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән, аңа "Ватан" күзләү төркеме дә керәчәк.

"Төньяк амурлары" батальонына 50 яшькә кадәрге, ә Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны кабул итәчәкләр диелде. Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.

Башкортстан хакимиятләре күптән түгел яңа ихтыяри батальоннарга 600дән артык кешенең язылуын җиткерде.

Шул ук вакытта Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырмакчылар.

  • Хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Башкортстаннан өч батальон катнаша. Республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Узган ел 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды.
  • Моңарчы Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Башкортстаннан - 592 хәрбинең исеме бар.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG