Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорый


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы

"Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.

Башкортстанда яшәүчеләр төркеме республика башлыгы Радий Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган. Мөрәҗәгатьнең видеосы ВКонтактедагы "Берҙәмлектә Көс" төркемендә чыкты.

"Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.

"2020 елда Башкортстан халкы берләшеп "Куштау"ны яклап кала алды. Ул чакта сез халыкның гамәлләрен хупладыгыз һәм Башкорт сода ширкәтен дәүләткә кайтардыгыз. Бу активистларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләүләренә сезнең игътибарны җәлеп итмичә кала алмыйбыз, алар Хәбиров катнашында башкарыла. Ул активистлар өстеннән гаризаларны үзе яза. Без сезнең кемнеңдер өстеннән прокуратура оешмаларына гариза язуыгызны күз алдына китерә алмыйбыз, ә Башкортстан башлыгы яза", дип башлый алар сүзләрен.

Шулай ук мөрәҗәгать авторлары Хәбиров биш ел хакимлек иткән чорда чыгымнарны оптимизацияләүләре аркасында бушлай медицина хезмәте нык начарайды дип белдерә.

"Авылларда һәм шәһәрләрдә хастаханәләрне яптылар яки берләштерделәр. Хәзер урыннарда нигездә беренчел кабул итү генә башкарыла. Авырулар район үзәкләрендәге һәм Уфадагы хастаханәләргә барырга мәҗбүр. Бу күрсәтелгән медицина хезмәтенең сыйфатын начарайта, үлүчеләр арта", дип сөйли башкортстаннар.

Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр Хәбировның Башкортстанга "хезмәт итү - үзенең төп бурычы икәнен онытуын", анда яшәүчеләрнең проблемнарына күз йомуын искәртә. Хәбировның һәм аңа якын түрәләрнең ришвәтчел схемнарда катнашуын белдерә. "Бюджет акчалары төбәкне яхшыртуга китми, аерым кешеләрнең кулларына керә", ди алар.

Октябрь уртасында "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсынов социаль челтәрләрдә документ чыгарды. Аннан күренгәнчә, активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачканнар.

"Ни өчен миңа каршы җинаять эше ачканнардыр, аңламыйм. Мин соңгы вакытта гаиләм, балаларым белән шөгыльләнәм, эшлим. Хакимиятләр нигә болай итә, безне Куштау өчен кичерә алмыймы? Әгәр алар шушылай эшли икән, мин дә ничектер мәдәниятле итеп моңа җавап бирәчәкмен", дигән иде бу уңайдан Фаил Алсынов.

  • Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
  • Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалый башлады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим иткән. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дигән ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG