Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Куштау тирәсендә килеп туган хәлне җентекләп тикшерергә кушты


Владимир Путин
Владимир Путин

"Сода" - хосусый ширкәт, акча республикада калмый, контрольсез рәвештә акча суырыла дип белдерде Путин.

Русия президенты Владимир Путин Башкортстандагы Куштау шиханы тирәсендәге хәлгә фикерен белдерде. Ул Русия хөкүмәтенә Башкортстан җитәкчелеге белән бергәләп анда килеп туган вазгыятьне җентекләп тикшерергә кушты.

Путин "Сода" ширкәте акча суыру белән генә шөгыльләнә, акча республикада калмый дип белдерде. "Бу хосусый ширкәт, акча төбәктә калмый, үсешкә инвестицияләнми, табыш Франциядә, Швейцариядә чит ил хисапларына китә, Кипрдагы оффшорларга", диде Путин.

Президент прокуратурага Башкорт сода ширкәтендә дәүләт өлеше кимүенең канунга ярашлыгын тикшерергә кушты.

Ул шулай ук ширкәт хиссәләрен тотучылар аның үсеше белән кызыксынганга охшамаган диде. "Контрольсез рәвештә акча суыру бара, бернигә карамыйча, бу күңелсез хәл" дип белдерде президент.

Сәясәт белгече Дмитрий Михайличенко Путин сүзләрен "хәзер Куштау исән калды дияргә була" дип бәяләде. Ул Куштау мисалында системаның бераз сыгылмалылык күрсәтүен әйтте. "Екатеринбур, Шиес, хәзер Куштау. Икътисади файда сәяси яктан туган куркынычларны капламый, шуңа артка чигенәләр. Социаль киеренкелекне киметү ягыннан начар түгел, ләкин республика дәрәҗәсендәге хакимиятне Куштауны эшкәртү турындагы популяр булмаган һәм әйтер идем, ерткычларча карарыннан баш тартырга күндерү бик күп ресурслар таләп итте. Хәзер "Куштау исән калды" дип нык итеп әйтергә була" диде эксперт Азатлыкка.

Куштау янындагы Үрнәк авылында яшәүче, тауны яклаучы активист Рузина Мөхәммәтҗанова без бу хакта Путинга күптән язып килдек дип сөйләде Азатлыкка. "Без президентка "Сода" ширкәтенең бу гамәлләре - керемнәрнең оффшорларга китүе, технологияләрне яңартуга, үсешкә җибәрелмәве турында йөз тапкыр яздык. Без башка илләрнең чимал чыганагы түгел, без мөстәкыйль ил булырга тиеш. Президент сүзләре "Сода"ның Куштауга булган дәгъваларына киртә куяр дип ышанам", диде активист.

15-16 августта Куштау шиханында тауны яклаучы активистлар, “Сода” ширкәте һәм ОМОН катнашында каршылыктан соң, Хәбиров Куштауны эшкәртү туктатыла дип белдергән иде.

Атна башында Радий Хәбиров Куштау тирәсен аеруча сакланучы табигать биләмәләре дип тану турында үтенечен Русия табигать министрлыгына юллады.

XS
SM
MD
LG