Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Куштауга саклау статусы бирүне сораган


Куштау күренеше

Куштау тирәсен аеруча сакланучы табигать биләмәләре дип тану турында үтенечен Башкортстан җитәкчесе Русия табигать министрлыгына юллаган.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Русия табигать министры Дмитрий Кобылкинга Куштауны дәүләт тарафыннан сакланучы җирләр исемелегенә кертүне сорап мөрҗәгать иткән. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбиров Куштау шиханы тирәсендә аеруча саклана торган табигать биләмәләре булдыруны килештерүне сораган. Мөрәҗәгатендә ул Куштау шиханы, Торатау һәм Йөрәктау кебек үк, төбәк күләмендә табигать һәйкәле булып тора дип белдергән.

Хәбәрдә Русия министрлыгы Куштауны федераль дәрәҗәдә саклана торган табигай объектлар исемлегенә кертүне республика башлыгына күп тапкырлар тәкъдим итеп килде диелә. Куштау белән бергә Торатау һәм Йөрәктауга да шундый статус бирү мөмкинлеге барлыгы әйтелә. “Министрлык аеруча саклана торган табигый биләмә булдыруга ярдәм итәргә әзер” диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Хәбиров табигый байлыклардан файдалану һәм экология иминлеге мәсьәләләре буенча Башкортстан башлыгы киңәшчесе вазифасы булдырды, бу урынга Расих Хәмитов билгеләнде. Ул бу вазифаны иҗтимагый эшчәнлек буларак башкарачак диелә.

15-16 августта Куштау шиханында тауны яклаучы активистлар, “Сода” ширкәте һәм ОМОН катнашында каршылыктан соң, Хәбиров Куштауны эшкәртү туктатыла дип белдергән иде.

Узган атнада Куштау активистлары белән очрашуда республика җитәкчесе шиханга сакланучы табигать һәйкәле статусы бирү өчен докуменлар әзер диде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG