Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: Компромисс табылмаса, Куштауга табигать һәйкәле статусы биреләчәк


Куштау шиханында активистлар
Куштау шиханында активистлар

Куштауны яклаучы активистлар белән очрашуда Башкортстан җитәкчесе Куштау язмышы нинди булачагын әйтте.

Башка төрле чишелеш табылмаса, Башкортстандагы Куштау шиханына табигать һәйкәле статусы биреләчәк. “Сода” ширкәте аны эшкәртмәячәк. Бу турыда шиханны яклаучылар белән очрашу вакытында республика җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.

Аның сүзләренчә, шиханга статус бирелүе турында документлар әзер, алар ике атнадан рәсми теркәлү өчен җибәреләчәк. Бу вакыт эчендә активистлар БСК вәкилләре катнашында координация шурасының киңәшмәсен уздырып, фикерләрен белдерергә тиеш. Каршы фикерләр булмаса, документлар җибәреләчәк.

“Чишелеш тапмасагыз, ике атна уза, бу 4 сентябрь була, һәм мин документларны җибәрәм. Куштауга аерым сакланучы биләмә статусы бирү өчен документлар тупланды. Шуңа күрә бу Куштау соравын ябарга кирәк, ул ябык” диде Хәбиров.

“Ләкин без моны тизрәк рәсмиләштерүне сораячакбыз, анда статус бирү ягыннан федераль башкарма хакимият органы белән килештерергә кирәк. Табигать министрлыгының хаты булуын исәпкә алып, мин бу хәл ителерлек мәсьәлә дип уйлыйм” диде республика җитәкчесе.

Куштауны яклаучылар һәм “Сода” ширкәте арасында каршылык килеп чыкканнан соң, Хәбиров ширкәт хиссәләренең контроль пакетын республика сатып алырга тиеш дип белдергән иде.

Шиханда протестлар берничә атна барды. 50дән артык активист тоткарланды.

XS
SM
MD
LG