Accessibility links

Казанда "Татарстанда тел золымына каршы" урам җыенына 45ләп кеше килде


"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены. 22 апрель 2017
"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены. 22 апрель 2017

Урам җыенында катнашучылар "Туган телебез рус теле өчен" дигән мөрәҗәгать кабул итте. Анда мәктәпләрдә татар телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру таләбе куелган.

Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов, республикада икетеллелекне үстерүнең көрчеккә барып төртелүе рус телен өйрәнүгә зыян салганга, әлеге митингка җыелуларын белдерде. Бу митингны оештыруның башында әлеге җәмгыять тора. Чарага Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә килде.

Щеглов чыгыш ясый
Щеглов чыгыш ясый

"Бездә рус теле Русиянең дәүләт теле буларак түгел, ә Татарстандагы дәүләт теле буларак карала. Кануннар "абсурд", шуңа аны үзгәртү кирәк. Без әнә шуңа каршылык белдерәбез. Республикада мәҗбүри телләр икәү. Мин үзем икетеллелек кертелгәндә куанган идем, әмма куелган көч һәм чыгымнар ялганга әйләнеп бара. Алар татар телен саклауга файдага түгел, аннан да кала бу хәлдә рус теле дә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда кимсетелгән, киселгән хәлдә кала. Русиядә бала елына 1200 сәгать, ә бездә 700 сәгать кенә рус телен өйрәнә", дип белдерде Щеглов.

Кирилл Әгъзамов бу митингка кызыксынып килгән. Ул Татарстан байрагы төсләрендәге кием, түбәтәй кигән иде. Аның әтисе керәшен. Ул: "Һичкенә дә татар телен өйрәнүне әти-әниләр теләгенә калдырырга ярамый. Телне куллану ихтыяҗын тудыру кирәк. Әнә шул вакытта балалар аны теләп өйрәнәчәк. Эштә, тормышта татар телен куллану механизмнарын булдыру кирәк. Телләрне өйрәнү Конституция белән беркетелгән, әнә шул сәбәпле бу җыен Татарстанның һәм Русиянең төп кауннарын бозу булып тора", дип белдерде.

"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены
"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены

Урам җыенында катнашучылар "Туган телебез рус теле өчен" дигән мөрәҗәгать кабул итте. Аны Русия президенты Владимир Путин исеменә җибәрәчәкбез дип белдерелде. Мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә рус телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру, рус гимназияләре санын арттыру, Татарстанда көчләп тел өйрәнү булмасын өчен республика кануннарын Русия кануннарына туры китерү таләпләре дә язылган.

Митингта "Татарстанда рус телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты" төзелде. Аның эшчәнлеге өчен акча да җыйдылар.

"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены
"Татарстанда тел золымына каршы" урам җыены

Әлеге митинг Татарстан халыкларының III корылтае белән бер көнне үтте. Корылтайга килгән Казан шәһәре "Русларның милли-мәдәни берләшмәсе" җитәкчесе Ирина Александровская: "Митинг турында белмим, без бәйрәм итәбез", дип, журналистлар белән сөйләшеп торуны кирәк санамады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов корылтайда Татарстанның уңышларын барлап, аның нигезе "иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкта, милләтара һәм динара тынычлыкта, килешеп яшәүдә" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG