Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшьләр җыены, мохтарият утырышы һәм куылган активист


Хәрәкәт" яшьләре форумы
Хәрәкәт" яшьләре форумы

Узган якшәмбе Мәскәүдә татар тормышына бәйле ике чара узды. "Хәрәкәт" яшьләре дүртенче форумын уздырды. Милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре Казан кунагы, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев белән очрашты. Соңгысыннан татар активисты Гаяр Искәндәров куып чыгарылган.

25 февраль Мәскәүдә татар тормышына бәйле ике зур чара узды. Берсе – күптән көтелгән чара – "Хәрәкәт" яшьләр проектының инде дүртенче мәртәбә уздырыла торган форумы булса, икенчесе – Үзәк федераль бүлгегә кергән шәһәрләрдәге милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләренең Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев белән очрашуы булды.

Шәйхразиев ​белән очрашу мәдәни үзәктә узды. Анда килгән кунакларны санамаганда, бары тик Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзалары гына чакырылган булган. Гомумән алганда башкаларга керү тыелган, бары тик исемлек белән генә керткәннәр. Очрашуда катнашучыларның әйтүенә караганда, Мәскәүнең милли тормышында билгеле, ләкин милли-мәдәни мохтарият әгъзасы булмаган Гаяр Искәндәров бу очрашуга килгән булса да, аны бусагадан ары җибәрмәгәннәр. Алай гына да түгел, ишек төбендә торучы каравылчылар аның ике кулын борып, җинаятьчене тоткан кебек җиргә салып, бите белән идәнгә терәп тотканнар. Бу хакта "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев сөйләде.

Әмма соңрак Искәндәров үзе Азатлыкка бу хәлләр турында сөйләгәндә "мине ега алмадылар" дип әйтте.

Гаяр Искәндәров: "Сүземне әйтергә мөмкинлек бирмәделәр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Кешеләр җыелып, Гаяр Искәндәровны каравылчы кулыннан йолып алганнар. "Әйтәсе сүзем бар иде, ләкин мине кертмәделәр. Өч каравылчы тотып торды. Мин аннан сүземне әйтмичә китәргә мәҗбүр булдым”, диде ул Азатлыкка.

Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләренең берсе, ишеккә каравылчылар куйган Фәрит Фарисовтан: "Нигә Гаяр Искәндәровны очрашуга кертмәдегез?" дип сорагач, ул:

"Без очрашуда тәртип булуын теләдек һәм бары тик исемлектәге кешеләрне генә чакырдык, аларны гына керттек. Чөнки Гаяр Искәндәровны андый очрашуларга кертмәү хакында идарәнең карары бар. Ул барысына да яла яга, пычрак ата. Аның милләт өчен нәрсә эшләгәне бар соң? Менә мин аны белмим. Күпме тапкыр Рәсим Акчуринга каршы чыкты. Шуңа күрә кертмәдек. Сүз белән әйткәнне ишетмәгәч, каравылга үз эшен башкарырга туры килде”, дип аңлатты.

Бу очрашуда Үзәк федерал бүлгегә кергән алтмыштан артык шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре катнашкан.

Сулдан: Васыйл Шәйхразиев, Эмил Фәйзуллин, Тәбрис Яруллин
Сулдан: Васыйл Шәйхразиев, Эмил Фәйзуллин, Тәбрис Яруллин

Васыйл Шәйхразиев әйтүенә караганда, ул Русия буйлап шундый очрашулар уздырып сәфәрендә йөри икән. Күптән түгел генә Новосибирскида, аннан алда Чиләбедә, Хабаровскида булган. Васыйл әфәнде бу сәфәрләре хакында аңлатма бирде:

Үткән белән горурланып кына яшәүдән туктап, үзебез дә горурланырлык эшләр эшләргә тиешбез

– Минем җитәкчелектәге милли шура Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтаенда гына оешты. Хәзер җирле милли-мәдәни мохтариятләрнең эшләре белән танышуны башладык. Беренче очрашу Новосибирскида узган иде. Ул Себер федерал бүлгесе, аннары Чиләбедә очрашулар узды. Узган атна гына Хабаровскида булып кайттык. Хәзер менә Мәскәүгә Үзәк бүлгедә урнашкан шәһәрләрнең милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре белән очрашырга килдек.

Безнең белән очрашуга килгән ул җитәкчеләр конгрессның 25 еллык эшчәнлегенә үзләренең бәяләрен биреп кенә калмый, конкрет тәкъдимнәр белән дә чыгалар. Милләтне саклап калыр өчен бергә ничек эшләргә, нинди юллар сайларга дигән темаларны тикшердек.

Безнең максат – милләтне саклап калу. Без күп вакытта сандугач кебек сайрыйбыз да, сайрыйбыз, алга таба бару юлларын карамыйбыз. Үзебезнең үткәнебез белән мактанырга, горурланырга яратабыз. Ләкин үткән белән горурланып кына яшәүдән туктап, үзебез дә горурланырлык эшләр эшләргә тиешбез бит. Киләчәк турында сөйләшергә кирәк. Элек без өч еллык, биш еллык планнар корсак, хәзер алай гына булмый. Чөнки дөнья бик тиз, гомер тиз уза, без йоклап калмаска тиеш. Яшь буынны татар итеп саклап калу турында уйларга кирәк.

– 25 ел буе эшләгән конгресс татарның алдагы сафында булырга тиештер. Хәзер туган тел хәвефкә калган заманда аның нинди планнары бар?

Кемдер әйтә, безнең җиңүләр юк, ди. Менә Олимпиадада татар кызы алтын медаль алды. Бар бит мөмкинлек!

– Җирле оешмаларга якынрак булыр һәм җирле кәефләрне яхшырак белер өчен милли шура оештырдык. Без генә бөек булырга тиеш түгел, башкалар да бу тарафтан үз фикерләрен әйтсәләр, ул фикерләр барыбызга да ишетелерлек булырга тиеш. Икенчедән, адымнар күп эшләнгән. Безнең бер көн эчендә зур җиңүгә килүләр бармы? Кемдер әйтә юк ди, ә мин әйтәм бар дип. Менә Олимпиадада татар кызы алтын медаль алды (Алинә Заһитова – ред.). Бар бит мөмкинлек! Кем уйлаган менә шундый 15 яшьлек татар кызы алтын медаль алыр дип!

– Без бит аларны уңышка ирешкәч кенә күрәбез. Кайдадыр дан алгач, бу бит татар кешесе дибез! Данлыклы җырчыларыбыз, спортчыларыбыз белән мактанабыз! Ә аларга бик кирәк вакытта ярдәм итә алабызмы, мәсәлән, Татарстан бу тарафтан нәрсә ди?

– Без татар дөньясы дигәндә Казанны гына күз алдына китерергә тиеш түгел. Ул бит зур татар дөньясы! Мин татарлар дип әйттем. Монда ике төрле фикер бар: беренчедән, әгәр дә без чынлап та беренче омтылышлардан ул уңышка китермәгәнбез икән, барыбер аларны шул югарылыкларга татарлар үстергән бит. Гаиләсе булсын, оешмалар булсын. Безнең милли оешмалар бөтен Русия буйлап эшли. Бу – милләт потенциалы. Алар кайда гына яшәмәсен – алар милләт потенциалы. Алтын медаль алган кызыбыз Ижаудан икән, без бит Казанныкы булмады инде дип әйтмибез, аның безгә татарлыгы кадерле. Аны кемдер күтәргән. Ижауда бик көчле татар оешмалары, телевидениеләре, газетлары бар. Автономияләр бик яхшы эшли. Алар да безнең – татарның горурлыгы. Безнең милләт – татар милләте. Без аларның әти-әниләренә рәхмәтле булырга тиеш. Алар безнең милләт өчен үрнәк.

Алтын медаль алган кызыбыз Ижаудан икән, без бит Казанныкы булмады инде дип әйтмибез, аның безгә татарлыгы кадерле

Икенчедән, зур-зур проектлар алырга җыенабыз. Балалар безнең тәрбиядән чыгарга тиеш түгел. Балалар белән генә түгел, оныкларыбыз белән дә эшләргә тиеш. Дәүләт тә ярдәм итәргә тиеш. Мәчетләребез, мәдрәсәләребез бар. Алар аша да милләткә йогынты ясарга була. Мин әйтмим, анда бөтен татарны да намазга бастырырга кирәк дип. Ләкин без бит гореф-гадәтләрне үтибез. Никахын да укытабыз, исем дә куштырабыз, яңа йортка Коръән дә укытабыз. Бу бит дин генә түгел, бу бит халыкның гореф-гадәте. Менә милләт яшәсен өчен аларны да яшәтергә кирәк.

Очрашуны алып баручыларның берсе Азат Галләмшин
Очрашуны алып баручыларның берсе Азат Галләмшин


Мәскәүдәге татар яшьләренең дүртенче "Хәрәкәт" форумы исә "Яңа тавышлар" бәйгесе җиңүчесе "Lale Quartet" төркеме музыкасы астында, шигырьдән башланып китте.

Татар җаны минем күкрәгемдә!
Татар диеп тибә йөрәгем!
"Тәфтиләү"не сузып җибәрсәләр,
Йөрәк белән үзенең кирәген!
Әй, "Хәрәкәт"! Атла, туктый күрмә!
Көтә безне алда җиңүләр,
Күреп безнең эшне ватандашлар
Татар яшьләре бит! дисеннәр.

Шуннан соң зур экранда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең татар яшьләренә мөрәҗәгате күрсәтелде. "Хәрәкәт" 2017 елга йомгак ясады. Быелгы проектларның 90%ы - өр-яңа проектлар диелде. Беренче номинация – "Иң яхшы яшьләр берләшмәсе" иде. Экранда аларның һәрберсе хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу номинациядә сигез югары уку йортындагы яшьләр оешмалары җиңүчеләр рәтендә булды. Ул номинациядә җиңүчеләрне Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады.

Икенче номинация – "Информация технологияләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, дизайн, текстиль һәм архитектура өлкәсендәге иң яхшы проект" дип аталган иде. Анда да сигез проект җиңүче дип табылды. Аларны Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев котлады.

Өченче номирнация – "Татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән, татар яшьләрен берләштерү өлкәсендә иң яхшы проект" дип аталды. Бу проектта ун оешма җиңүчеләр рәтендә иде. Шулардан Татар штабындагы "Уртак фикер" дигән дискуссия клубын, Nikahfest, Нижгарфест һәм башкаларны атарга була.

Дүртенче номинация – "Яшьләр арасында спорт, сәламәт тормыш, рухи һәм әхлакый тәрбия бирү проекты" булды. Биредә дә сигез проект җиңүче дип танытылды.

Бишенче номинация – "Ышанычлы таяныч" дип аталган иде. Бу номинациядә яшьләр "Хәрәкәт"енә ярдәм итүчеләр аталды. Аларга рәхмәтләр белдерелде. Алар арасында "Хәрәкәт"нең генераль партнеры – "Ак Барс Персона" финанс йорты аталды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Очрашуда шулай ук яшьләрне котлап Казан федераль университет галимәсе Әлфия Йосыпова да чыгыш ясады.

Очрашуда котлаулар, чыгышлар концерт програмы белән аралашып барды. Биредә “Шүрәле“ төркеме дә, Казаннан килгән Ришат Әхмәдуллин, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Асаева һәм башка артистлар да чыгыш ясады. Икенче бүлек татар дискәтүге рәвешендә узды.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындашы яшьләр оешмасы җитәкчесе Эмил Фәйзуллин форумның эшеннән канәгать булуын белдерде: "Татар яшьләре проект эшләрен алып бара. Бүгенге көндә Мәскәүдә 35 проект эшли. Татар мохите яши, чаралар уздырыла, проектлар тормышка аша. Шуңа бик шатбыз" диде ул.

XS
SM
MD
LG