Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Хәрәкәт" бәйгесенә гаризалар тапшыру башланды


Мәскәүдә дүртенче мәртәбә “Мәскәү татар яшьләре көннәре” узачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырыла.

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге каршында оешкан Яшьләр шурасы рәисе Эмиль Фәйзуллин Азатлыкка сөйләгәнчә, бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар килә дә башлаган. Алар арасында Nikah fest проекты, студентлар якташлыклары һәм башкалар бар.

Эмиль әйтүенчә, быел конкурс беренче мәртәбә яңа урында – Корстонда узачак. "Быел биш музыкаль төркем чыгыш ясаячак. Гадәттәгечә, Мәскәүдәге иң зур чәкчәк чыгарыла. Калфаклар модасы күрсәтеләчәк, дип өстәде Эмиль.

“Хәрәкәт” бәйгесенең IV бүләкләү тантанасы 2018 елның 25 февралендә “Корстон” кунакханәсенең “Чайковский” залында узачак.

“Хәрәкәт” бәйгесенең бүләкләү тантанасы 2014 елдан башлап уздырыла һәм анда бер меңләп кеше катнаша. Болар – актив яшьләр, шулай ук мәдәният, журналистика, фән, икътисад, медицина, хәрби өлкәләрдә уңышка ирешкән күренекле татарлар.

“Хәрәкәт” бәйгесендә социаль әһәмияткә ия булган проектлар тәкъдим ителә, һәм ел нәтиҗәләренә карап аларның иң яхшылары билгеләнә. Җиңүчеләр биш номинациядә сайлана: “Татар теле, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен саклап калу, татар яшьләрен берләштерү өлкәсендә иң яхшы проект”; “Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләүдә иң яхшы проект”, “IT һәм медиа, дизайн, текстиль, архитектура өлкәсендә иң яхшы проект”, “Иң яхшы яшьләр берләшмәсе (югары уку йортының студентлар якташлыгы). Моннан тыш, быел тагын бер яңа номинация кертелде – "Ышанычлы таяныч". Аны татар яшьләре эшчәнлегенә битараф булмаган абруйлы меценатларга тапшырырга ниятлиләр.

Катнашучыларны котларга һәм җиңүчеләрне бүләкләргә тантанага танылган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар, театр һәм кино артистлары, депутатлар һәм эшмәкәрләр киләчәк. Тантана зур концерт белән тәмамлана.

Бәйгенең максаты – татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен, рухи-әхлакый тәрбиясен, якташлыклар эшчәнлеген үстерү, шулай ук Мәскәү төбәгендә яшәүче татар яшьләрен берләштерү.

XS
SM
MD
LG