Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 февраль Мәскәүнең алты мең кеше сыйдырышлы Крокус Сити Холл залында "Җан белән сөйләшү. Чикләрдән чыгып" дип аталган тамаша узды. Азатлык белән аралашкан кайберәүләр элекке тамашалар яхшырак иде дип белдерде.

Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов җитәкчелегендә оештырган бу тамашада танылган артистлар Марат Бәшәров, Александр Головин, җырчы Камил Фехретдинов уйнады һәм Мәскәү мөфтиятендә эшләүчеләр дә катнашты.

"Голос" дип аталган телевидение бәйгесендә көч сынаган җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Кайрат Примбердиев, Ренат Кәримов, Шәрип Умханов, Эмиль Кадыйровлар да бар иде. Алар композитор Айдар Хәмзин язган җырларны башкарды. Әсәрнең һәм җыр сүзләренең авторы да, шулай ук Җен-Иблис ролен башкаручы да Ренат Әбәянов булды, әсәрне сәхнәгә Марат Бәшәров куйган.

Тамашачы
Тамашачы

"Җан белән сөйләшү. Чикләрдән чыгып" тамашасында фәлсәфәгә дә, хыялга да, дини тәгълиматкә дә, яхшылык белән яманлыкка да, ак белән карага, игелек белән дошманлыкка да күп урын бирелгән.

Мәскәү Җәмигъ мәчененнән намаз укып чыгып барганда тамашаның төп герое Марат җен белән очраша. Җен аның күңеленә вәсвәсә кертә. Марат үзен әти-әнисе, ир туганы, җиткән кызы белән уртак тел таба алмаслык дәрәҗәдә тота башлый. Яхшылык эстим дип үзенә карата дошманлык уята. Аның озын сакалы, сызганган чалбар балаклары тамашачы тарафыннан ниндидер бер дини агымга ишарә буларак кабул ителде.

Әтисенең басымына чыдый алмый, башындагы яулыгын салып аткан кызы артыннан яшьләр клубына килгән Маратны кыйныйлар һәм ул яшәү белән үлем арасында хастаханәгә эләгә. Менә шул үлем белән тартышкан вакытта аның җаны пәйгамбәрләр заманында уянып китә. Аңа беренче хәлиф, хәзрәти Гомәр белән дә, пәйгамбәрнең туганнан туган энесе, кияве хәзрәти Али һәм фәрештә белән дә очрашырга туры килә.

Марат анда да үзенең начарлыгын чәчәргә тырышкан Иблис белән очраша. Һәм ул җирдәге барлык авырлыклар, сугыш, югалтулар, туганнар арасындагы низагларның барысы да Иблис коткысыннан икәнлекне аңлый башлый. Күңеленә, җанына иман ныклыгы кергән Марат, яхшы белән начарны, ак белән караны аерып алырлык дәрәҗәгә килә. Туганнары, кызы белән аңлашып, яхшы кешегә әверелә.

Илдар Әләүтдинов
Илдар Әләүтдинов

Тамаша башланыр алдыннан халык алдында чыгыш ясаган Илдар Әләүтдинов: "Бу проектта йөзләрчә кеше катнашты, бу эшкә меңнәрчә сәгать сарыф ителде. Без бу тамашаны сигез ай буе әзерләдек. Ләкин без күпме генә эшләсәк тә, әгәр аны караучы тамашачылар – сез булмасагыз, бу эшләрнең бер генә әһәмияте булмас иде. Үзегезнең бирегә килүегез, теләктәшлегегез белән сез безне яңадан-яңа проектларга рухландырасыз. Ә безнең проектлар күп. Шуларның берсе – сугышлар нәтиҗәсендә Сүриядә ятим калган балаларга ярдәм итү", диде.

Сүрия балалары турында залга куелган фото-күргәзмә
Сүрия балалары турында залга куелган фото-күргәзмә

Илдар хәзрәт бу чараның 13 ел уздырылуын һәм аның рәвеше үзгәрә баруын да әйтеп узды.

"Хәзер инде ул театральләшкән чарага әверелде. Без, артистлар, заманча технологияләр ярдәмендә, тормыш мәшәкатьләре, ыгы-зыгы нәтиҗәсендә югала барган кешелек кыйммәтләрен халыкның аңына җиткерүне кайгыртып эшлибез", диде хәзрәт.

Тамашага килүчеләрнең кайберләре бу очрашу хакында "сүзләр юк, бары хисләр генә" дип, артык фикер әйтмәде. Ә инде кайберәүләр өч ел элек узган беренче театральләштерелгән тамашаны искә алды, "анысы иң яхшысы иде", диделәр.

Әбдел-Вахит Ниязов
Әбдел-Вахит Ниязов

Тамашачылар арасында җәмәгать эшлеклесе, Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Габделвахит Ниязов та бар иде. Әлеге тамаша турында фикерләрен ул Азатлык белән дә уртаклашты.

"Мин инде бу тамашаларны шушы зур залда уздырыла башлаганнан бирле карыйм. Димәк, өченче тапкыр киләм инде. Хәзер менә иң ошаганы беренчесе булган икән дип әйтә алам. Шундый гаҗәеп тамаша булган иде ул вакытта! Чөнки әле бездә андый спектакль куелганы юк иде. Без ул вакытта шатландык та, горурландык та. Ниндидер яңалык иде ул безнең өчен. Менә узган елгысын искә алсак, ул инде беренчесе кебек булмады. Озакка сузылды, сүрән, сүлпән килеп чыкты. Куелышы да ничектер артык уйлап чыгарылган нәрсәләр белән чуарланган иде.

Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан уздырыла торган тамашалар бер генә илдә дә юк

Мин быелгысы былтыргыга караганда кызыграк булыр дип көткән идем. Ләкин көтелгән динамика булмады. Басым-акцентлар да кирәкле урынга куелмаган кебек тоелды. Кабатлау сизелә. Яңадан да беренче тапкыр куелган тамаша уңышына кайтасы килү сизелә. Шул узган тамашаның уңышын кулланырга омтылыш күрдем мин бүген.

Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан уздырыла торган тамашалар бер генә илдә дә юк. Мин эш белән сәфәрдә күп йөрим, ләкин Төркиядә дә, гарәп илләрендә дә, инглиз телле мөселманнар арасында да мондый матур тамашаларны күргәнем юк. Бу тарафтан без беренче. Алга таба да булсын андый тамашалар, тагы да үссен. Аерып әйтәсе килгән сүзем бу әсәрнең авторы, Иблис ролен башкарган Ренат Әбәянов турында. Ул искиткеч талантлы кеше. Әсәре дә яхшы, узганнарын да бит ул язган иде. Уйнавы да гаҗәеп! Дөресен генә әйткәндә, атказанган артист Марат Бәшәров үпкәләмәсен, Ренат Әбәянов бүген аңа караганда да талантлы, үтемлерәк уйнады", диде Ниязов.

Марат Бәшәров сурәтләгән сакаллы, чалбар балакларын сызганган образда ваһабилар чалымы күренү турындагы сорауга Ниязов мондый җавап бирде:

Җан турында сөйләгәндә сәяси конъюктураны катнаштыру кирәкле нәрсә түгел

"Кайбер акцентлар белән мин риза түгелмен. Аларда ниндидер коньюктура ята кебек. Сүз бит биредә кешенең җаны турында бара. Җан турында сөйләгәндә сәяси коньюктураны катнаштыру кирәкле нәрсә түгел, минемчә. Быел да озаккарак сузылды. Ләкин гомумән алганда, бу юнәлешне отышлы дип саныйм. Моны курыкмыйча мөселман мюзиклы дип атарга була. Елдан ел камилләштерергә генә кирәк", диде Ниязов.

Узган елдагы кебек быел да бу чара Казан, Уфа шәһәрләрендә кабатланачак, әлегә бу хакта сөйләшүләр бара, диде оештыручылар.

Тамаша залындагы халыкның күпмесе татар булгандыр – әйтүе кыен. Әсәрдә Марат Бәшәров уйнаган геройдан "Кәвемең кем?" дип сорыйлар. Ул "кавемем, татар" дип җавап бирә. Сорау бирүченең "белмим, ишеткәнем юк" дигәненә Марат Бәшәров герое "ишетерсез әле!" ди.

Тамашада җырлар да, сүзләр дә бары тик урыс телендә генә яңгырады.

13 ел элек Төркиядән килгән дин белеме укытучысы Мостафа Көчекче тырышлыгы белән башланып киткән бу бәйрәм кечкенә тамаша залларында пәйгамбәргә багышлап язылган шигырьләр бәйгесе буларак Мәүлид аенда уздырыла иде. Шагыйрьләр бәйгесе бу тамашадан төшеп калган. "Ул проект әлегә тукталып торды", диде оештыручылар.

XS
SM
MD
LG