Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 01:00

29 гыйнвар Мәскәүнең Крокус Сити Холл сәхнәсендә Мәүлидкә багышланган “Югалган васыять” дип аталган тамаша куела. 150дән артык артист катнашачак тамашага күп кенә түрәләр килүе көтелә. Чараны оештыручылар Мәскәү җәмигъ мәчетенең матбугат залында журналистлар белән очрашты. Очрашуда Мәскәү шәһәре мөселман оешмасы җитәкчесе Илдар Әләүтдинов, сценарий авторы Ренат Абянов, режиссер Илдар Кәрим, артистлар Марат Бәшәров һәм Бибигөл Суеншалина катнашты.

Мәскәүдә Мәүлид бәйрәме зур чара буларак инде унберенче тапкыр уздырыла. Элекке елларда ул бары тик дини темаларга концерт програмы кебек уздырылса, узган ел һәм быел башка форматта – спектакль буларак уза һәм Мәскәүнең иң зур концерт залын тутырып бик күп халыкны җыя. Узган елгы тамаша “Җан белән сөйләшү” дип аталган булса, быелгысы “Югалган васыять” дип атала һәм “Киләчәксез үткәннәр дә юк” дигән шигар астында оештырыла.

Узган елгы тамаша халыкка бик ошады, шуңа күрә быел да узган елгыдан ким булмаслык итеп башкарырга тырышабыз, диделәр оештыручылар. Быелгы тамашада 150дән артык артист катнашачак икән. Алар арасында узган ел да баш рольне уйнаган Марат Бәшәров та бар. Ул матбугат очрашуында болай диде:

– Мин бу проектта катнашуым белән горурланам. Икенче ел чакыралар инде. Бу – чара гына түгел, бу – спектакль. Мин актер кеше. Бу чара миңа, минем динемә кагыла. Безнең белән тагы бу юлы Шамил Хаматов, Казакъстаннан Бибигөл Суеншалина һәм башка татар артистлары катнаша. Бездә мөселман артистлар күп бит ул. Ләкин кемнәрдер ояла катнашырга, кыенсына, үзенең мөселман булуын да яшерә. Без бу спектакль белән чынлыкта без нинди халык – шул турыда сөйләргә телибез.

Марат Бәшәров
Марат Бәшәров

Мин – татар кешесе, үземне мөселман дип саныйм. Горурланам!

Мин – татар кешесе, үземне мөселман дип саныйм. Горурланам! Әти мине 3 яшемнән бирле үзе белән мәчеткә алып килә торган иде. Мин Аллага ышанып яшим. Әле бәләкәй чагымда ук кибеттә берәр уенчык күреп, әнидән алырга дип сораган вакытта әни: “акчам юк, Алладан сора, догаларыңны укы, ул бирер“, дип әйтә торган иде. Чынлап та, берәр атнадан ул уенчык ничектер миңа килеп эләгә иде. Укыган вакытларда да имтиханда өйрәнгән билетым гына эләксә иде дип тели идем. Һәм ул нәкъ мин теләгәнчә килеп чыга иде. Ничек инде ышанмыйсың. Кечкенә чагымда гына түгел, яшүсмер чагымда да миңа күп тапкырлар “татарин”, “татарская морда” дигән мыскыллы сүзләр күп ишетергә туры килде. Ул сүзләрне әйтүчеләрнең күбесе дөньяда юк инде, кемнәрдер төрмәдә утыра. Менә хәзер карыйм да, алар кайда да, мин кайда дип уйлыйм. Хөрмәтле журналистлар, татарларны кыерсытмагыз!

Илдар Әләүтдинов
Илдар Әләүтдинов

Илдар Әләүтдинов булачак чара хакында сөйләп болай диде:

Русия – зур ил. Шушы зур ил эчендә тагы бер Русия бар – мөселман Русиясе

– Халык бәйрәм дип көтеп тора. Без бу чара белән кешеләрне рухи яктан баетырга телибез. Русия – зур ил. Шушы зур ил эчендә тагы бер Русия бар – ул мөселман Русиясе. Без исламга багышлап күптөрле чаралар уздырабыз. Рамазан чатыры, Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме. Шул чаралар белән без үзебезнең халыкка да, башка милләт, башка дин вәкилләренә дә исламның нечкәлекләрен аңлатырга телибез. Без мәчет кысаларыннан чыгып күбрәк халыкны җәлеп итәргә телибез. Безнең бу чараларда һәрвакыттагыча тарих белән бүгенге көннең тыгыз бәйләнеше, рухи бердәмлеге күрсәтеләчәк. Бу тамашага теләсә нинди дин, теләсә нинди халык вәкиле дә килә ала. Узган ел да тамашачыларның 30%ы башка дин вәкилләре иде.

Илдар хәзрәткә сорау бирү форсатыннан файдаланып, журналистлар: "Ни өчен телевидениедә исламга багышланган тапшырулар юк? "Мөселманнар" дигән 15 минутлык тапшыру бар иде, ул да юкка чыкты. Ә бит православ дингә багышланган тапшырулар бик күп", дигән сорау бирделәр.

Илдар хәзрәт: “Андый проект әзерләнә. Тиздән безнең яңа тапшыру булачак”, дип әйтте. Марат Бәшәров: “Алып баручы итеп мине дә куя аласыз”, дигән теләген белдерде.

Бибигөл Суеншалина һәм Илдар Карим
Бибигөл Суеншалина һәм Илдар Карим

Очрашуда шулай ук Казакъстаннан килгән Бибигөл Суеншалина да үзе уйный торган роль турында сөйләде. “Мин бу спектакльдә дөньядан туйган, рухи бушлык белән яшәгән яшь буын вәкилен уйныйм. Ләкин тамаша барышында минем герой гел башка кешегә әверелә”, диде.

Тамашаның режиссеры Илдар Кәрим һәм сценарий авторы Ренат Абянов чара хакында һәм спектакль турында тәфсилле аңлатма бирүдән баш тарттылар, "үзегез килегез, карагыз, шунда аңларсыз. Барысын да сөйләп бетергәч, карарга да кызык булмас", диделәр.

Марат Бәшәров һәм Ренат Абянов
Марат Бәшәров һәм Ренат Абянов

Очрашудан соң булган сөйләшүдә Марат Бәшәров: "Узган елгы тамаша вакытында мин үземнең янымда берничә ел элек бу дөньядан киткән әниемнең янда булуын тоеп уйнадым. Аның рухы минем белән иде. Минемчә, ул быел да килми калмас. Бу тамашаны мин әнием белән очрашу өчен көтеп торам", диде.

Бу тамашада Татарстанның Галиәсгар Камал театры артистлары – Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Башкортстаннан Мәҗит Гафури театры артистлары, Ингушетия, Дагыстан театры артистлары һәм башкалар, барлыгы 150дән артык артист катнашачак. Тамашага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия премьер-министры Дмитрий Медведев, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Ингушетия башлыгы Юнус-Бек Евкуров һәм башка рәсмиләр килер дип көтелә.

Узган елгы чара Мәскәүдән башка Казан, Уфа шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, быелгы чараны оештыручылар тамашаны 20 шәһәрдә күрсәтүне планлаштыралар. Алар арасында Казан, Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбур, Петербур шәһәрләре дә бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG