Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

24 гыйнвар Мәскәүдә Крокус Сити Холл концерт бинасында унберенче мәртәбә Мәүлид бәйрәме уздырылачак. Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чара быел "Җан белән сөйләшү" дип атала.

Бәйрәмне оештыручылар әйтүенә караганда, театрлаштырылган бу чарага беренче тапкыр танылган артист Марат Бәшәров та чакырылган. Тамашада шулай ук аннан башка төп рольләрне Мәскәүдәге тәүбә мәчете имам хатибы Шамил хәзрәт Әләүтдинов, тамашаның сценариен, җыр сүзләрен язган һәм сәхнәләштерүдә катнашкан тагы бер имам Ренат Абянов та башкарачак.

Бу тамашаны карарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров та килер дип көтелә.

Тамаша залындагы 7000 тамашачы дөньяның серләренә төшенергә тырышкан геройның рухи эзләнүләрен тамаша кылып, барлык кешелекне берләштергән чисталык, матурлык дигән мәңгелек кыйммәтләрнең табылуына шаһит булачак. “Явызлык һәм мәрхәмәтлек көрәшендә нәрсә җиңәчәк – өметме, чарасызлыкмы, гөнаһмы, әллә акылмы? Син моны үзеңнең җаныңнан сора!” Булачак тамашаның төп фикере шушы дип аңлата оештыручылар.

Без бу тамаша хакында тулырак мәгълүмат алыр өчен аны оештыручыларның берсе булган Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам мөхтәсибе Илдар хәзрәт Әләүтдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илдар хәзрәт, Мәүлид бәйрәменә багышланган шундый зур чаралар уздыру әле соңгы елларда гына активлашып китте. Менә өченче ел инде Мәскәүнең иң зур концерт залында уза башлады бу бәйрәм. Бу тамашаның максаты нидә?

Бу бәйрәмне мәчеттән читтә булган мәйданнарда оештыруның сәбәпләре күп төрле. Беренчедән, Мәскәүдә мәчетләр аз. Алар барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмый. Шуның өстенә, кызганычка, без соңгы елларда бик күп татарларны югалттык мәчет өчен. Концертларга алар күпләп йөрсәләр дә, безнең халык мәчетләргә йөрми башлады. Пәйгамбәребез, ислам турында күбрәк халык ишетсен, аларның күңелләрендә, җаннарында исламга карата җылы фикерләр уянсын дигән максат белән оештырабыз.

– Темадан читкә китеп булса да, шушы сорауны да ачыклыйк әле. Татарлар мәчеткә аз йөри дисез. Моның сәбәбе нәрсәдә? Аңлатып буламы бу хәлне?

Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылышында Татарстан президенты һәм Чечня башлыгы да бар иде

Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылышында Татарстан президенты һәм Чечня башлыгы да бар иде

Сәбәпләр күптөрле. Безнең Мәскәү татарлары алар бит яхшы шартларга ияләнгән халык. Аларга уңайлыклар кирәк. Ә бәйрәм, җомга намазларында халык бик күп килгәнгә күрә, табигатькә карап кайчагында кар, яңгыр асларында намаз укырга туры килә иде. Алар аңа ияләнмәгән. Халыкның мәчеткә йөрмәвенең бер сәбәбе шул дип әйтәсем килә. Ә безнең бурыч дини тәгълиматларны халыкка җиткерү. Ничек итеп булса да ишеттерү, кешеләрнең күңелләрендә пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт уяту. Без һәрбер йөрәкне шакырга тырышабыз. Шуның өчен дә менә шушы чараларны уздырабыз.

– Хәзер инде Җәмигъ мәчетендә шундый уңайлыклар булдырылган. Килеп карау үзе генә дә бер горурлык хисе уята. Яңа мәчеткә татарларның килүе артмадымы?

Кайчагында елыйсыларым килә. Бездә бик күп катнаш никахлар барлыкка килде. Алардан туган балалар беркайчан да татар булып үсми. Күпчелек киләчәк буынны да югатттык инде без. Алар әле үзләрен татар да, русияле дип тә түгел, урыс дип таныталар. Менә шунысы авыр. Халык буталып бетте. Урыс каны җиңеп килә. Безне бит өйләргә, хәтем, Коръән ашларына да чакыралар. Шул вакытта да әйтәбез: “Йөрегез мәчеткә!”, дибез. Ә алар безгә:“Әй, ул мәчеткә каралар гына йөри!” диләр. Димәк, башка милләт кешеләрен әйтәләр. Читтән килгән мөселманнарның да тәртибе төрлечә. Алар Мәскәүдә яңа кешеләр. Ләкин мәчет эчендә дә, тышында да үзләрен тәртипсез тотканнар бар, кызганычка каршы.

– Хәзрәт, Җәмигъ мәчете элек электән татар мәчете дигән исем белән билгеле. Мәчеттә вәгазьләр кайсы телдә сөйләнә хәзер? Рус телендәме, әллә татар телендәме?

Мәскәү Җәмигъ мәчете

Мәскәү Җәмигъ мәчете

Кызганычка, татарлар мәчеттә аз булсалар да, без кыскача гына булса да вәгазьләрне татарча алып барырга тырышабыз. Аннан соң инде күпчелеге рус телендә бара. Бу бит Мәскәү. Әле беркөнне таҗик милләтеннән булган бер төркем имам хафизлар, мәчеткә йөрүчеләр килеп, безгә вәгазьне үзебезнең телдә сөйләргә рөхсәт бирегез дип сорадылар. Бүген алар, иртәгә кыргызлар, тагы үзбәкләр килеп сорарлар, алай дөрес булмый бит инде. Без шуңа күрә барысы да аңласын дип ихтыярсыз русча укырга мәҗбүрбез!

– Чынлап та, дини бәйрәмнәргә багышланган тамашага килгән халыкның иң кимендә 90%ы – татарлар. Ләкин тамашада башкарылган җырларның күбесе татарча түгел бит. Гарәп, дагыстан халыклары, Кавказ халыклары телендә, хәтта инглиз телендә дә җырлар яңгырый. Татарча бер-ике җыр җырланса – бик әйбәт инде ул. Програмны башкачарак, татарга йөз тотып төзеп булмыймы?

Безнең тамашалар һәр елны башкача, үзенчәлекле уза. Бер елныкы икенче елга һич тә охшамый. Бер елны без Русиядә яшәүче барлык мөселман халыклары телендә төзегән идек програмны. Узган ел дөньякүләм бик танылган Махир Заид исемле нашидлар җырлаучыны чакырган идек. Ул күпсанлы төркеме белән килде. Аны бит инде бер җыр белән генә җибәреп булмый. Шуңа күрә програмда аңар зур урын бирелде. Ул гарәпчә дә, инглизчә дә нашитлар дини җырлар башкарды. Чыгымнары да күп булды, әлбәттә.

Шунысын да әйтергә кирәк, без һәр тамашаны уздырганда Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Быел да Казаннан 50 кешелек вәкиллек, шул исәптән артистлар да килергә тиеш. Режиссерыбыз да Казаннан Илдар Кәрим.

Марат Бәшәров

Марат Бәшәров

Быелгы тамаша башка еллардагыдан бик нык аерылып тора. Элегрәк берничә җыр арасында төрле-төрле мәгълүмат кертә идек. Ә быелгы тамаша ул мюзикль, дини темага мюзикль булып чыкты. Бу тамаша өчен махсус җырлар язылды, махсус киемнәр тегелде. Бу тамашага Марат Бәшәровны җәлеп итүебезгә бик сөенәм. Ул – профессионал. Үз эшенең белгече. Тамашының уңышлы чыгуына Маратның катнашуы да бер сәбәп булып торачак дип уйлыйм. Ә инде тамашага килгәндә ул үрнәге булмаган гаҗәеп бер бәйрәм булачак.

Тамаша, әлбәттә, Коръәни Кәрим уку белән башланачак һәм бәйрәмне үзенең чыгышы белән Равил хәзрәт Гайнетдин ачып җибәрәчәк. Бәйрәмгә кадәр әле ул журналистлар белән дә очрашачак.

– Хәзрәт, һәр елны шушы бәйрәм вакытында пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе дә уза торган иде. Быел да барамы ул бәйге? Нәтиҗәсен әйтәчәкләрме?

Бәйге бара. Ләкин аның нәтиҗәләрен язга таба игълан итәчәкбез. Аны да зур бәйрәм итеп уздырачакбыз. Быел ул пәйгамбәргә һәм “Мәчетләр Алла йортлары” дигән темага багышланачак. Быел бит Мәскәүдә яңартылган Җәмигъ мәчете ачылды. Шул тарихи вакыйга да шигъри юлларга салынса, бик күпкәм булыр иде.

– Бу тамаша Мәскәү кысаларында гына калмый, Казанда да да, Уфада да уздырылачак икән. Алары кайчан булачак?

Әйе, шушы тикле матурлыкны бары тик Мәскәүдә генә күрсәтү аз булыр дип уйладык. Програм тулысы белән, барлык бизәлешләре белән Казанда да, Уфада да күрсәтеләчәк, Алла кушса! Уфада ул 12 февральгә билгеләнгән. Әле менә Казанныкы шушы көннәрдә ачыкланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG