Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Марат Бәшәров: "Акча да кызыктырды. Әни белән дә сөйләшкән кебек булдым..."


"Җан белән сөйләшү" исемле сәхнә әсәрен Казан тамашачылары күрде, чиратта – Уфа. Бүген оештыручылар андагы әзерлекне тикшерер өчен юлга чыкты.

Мәскәүдә "Җан белән сөйләшү" исемле театраль куелышның премьерасы Мәүлет бәйрәменә багышланып, 24 гыйнварда узды. Аның төп оештыручылары – Русия мөфтиләр шурасы Русия, Мәскәү диния назарәтләре. Проект җитәкчесе – Мәскәү имамы Шамил Әләүтдинов.

Җырчы Шәрип Умханов (cулда), шайтан ролен башкарган Ренат Әбәнов (уртада), төп герой эшмәкәр ролен башкарга Марат Башаров (уңда)

Җырчы Шәрип Умханов (cулда), шайтан ролен башкарган Ренат Әбәнов (уртада), төп герой эшмәкәр ролен башкарга Марат Башаров (уңда)

Бу куелышның үзенчәлеге шул ки – биредә Марат Бәшәров кебек йолдыз белән бер сәхнәдә Татарстан җырчылары һәм актер осталыгы булмаган кешеләр дә үзен сынады. Мисал өчен, Шамил Әләүтдинов фәрештәне, ә Ренат Әбәнов шайтанны уйный. Театраль куелышта Артур Исламов, Илгиз Шәйхразыев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, "Голос" тапшыруы аша танылган Шәрип Умханов һәм башка җырчылар катнашты.

Сюжет болайрак: Мәскәүдә яшәүче татар эшмәкәренең тормышы көйләнгән, гаиләсе бар, эше дә бара, әмма көндәлек ыгы-зыгы белән ул әти-әнисенә дә, гаиләсенә дә, туганнарына да вакыт тапмый. Ялтыравыклы тормыш та кызыктыра, акча да алдаштыра, саташтыра. Рухи яктан үсешкә генә вакыт табылмый. Һәм кинәт ул машина казасына эләгә һәм мәрткә китә. Менә шунда инде җанның өзгәләнүе башлана. Кем ягына авышыр ул? Шайтан котыртуына бирелерме, әллә инде фәрештә әйткәнне сайлап, хаталарны үзгәртергә тырышырмы? Сәламәтләнеп аякка басу бүләге булырмы?

"Мәрхүм әнием белән сөйләшкән төсле булдым"

Ренат Әбәнов, Марат Башаров, Шамил Әләүтдинов

Ренат Әбәнов, Марат Башаров, Шамил Әләүтдинов

Тамашада төп рольне Марат Бәшәров уйный. Бу роль тагын берничә кешегә тәкъдим ителгән: Камил Ларин, Ринал Мөхәммәтов, Искәндәр Хәйруллинга. Әмма режиссерлар Маратта тукталган. Берничә намзәт булганы хакында актер Казанда узган матбугат очрашуында белде бугай. "Беренче ишетәм. Миңа тәкъдим иттеләр – ризалаштым", дип әйтте.

Танылган актер очрашуда үзен бик дорфа тотты. Башта бары тик аның кесә телефоны сүнмәгәне ачыкланды, каты тавышы ишетелсә дә, ул аның озак вакыт сүндерми торды. Имеш, әнә күрегез, минем телефонда гарәп көе яңгырый. Аннары сорауларга да кырт-мырт җавап биреп, журналистларны төрттереп утырды. Марат Бәшәровның исеме, фотосурәтләре узган елда үзәк сары басмаларының беренче битләреннән төшмәде, төрле телевидение каналлары аны хатынын кыйнауда гаепләп камчылады.

Очрашу вакытында Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган чарада катнашу сезне ничек тә булса үзгәрттеме дигән сорауны актер ошатмады. “Мин ник үзгәрергә тиеш? Үзгәрмәдем. Бу проектта мин гонорар өчен катнаштым”, диде. Журналистлар түләнгән акча күләме күпме булды дип кызыксынды, әмма аңа җавап яңгырамады.

Марат Бәшәров бу проектта катнашуым гонорарга бәйле дисә дә, аннары дорфалыгы бераз сүрелә төште. Әнисен искә төшереп: “Минем өчен бу роль – язмыш бүләге. Мөселман буларак, башка дин кешеләренә син кем, нәрсәң бар, ни уйлыйсың, башка кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә булганны күрсәтә аласың. “Җан белән сөйләшү” спектакленнән соң миңа шундый рәхәт иде, җиңеллек тойдым. Мәскәүдә бу спектакльне куйганда янымда мәрхүм әнием булган төсле иде. Аның җаны белән сөйләшкән кебек булдым. Ул да ниндидер җиңеллек тойгандыр дип уйлыйм”, дип сөйләде.

Матбугат очрашуында катнашучы журналистлар

Матбугат очрашуында катнашучы журналистлар

Матбугат конференциясе вакытында да, аннары интернет киңлекләрендә дә мөселман руханиларының спектакль куеп йөрүен тәнкыйтьләделәр. Эчеп хатынын кыйнаган актер ничек ислам турында сөйли, башкаларны өнди ала дип утлы таба да сикертелде. Шамил Әләүтдинов: "Аллаһ сүзен, пәйгамбәребезнең тормышын мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә, башка дин вәкилләренә ирештерү мөһим. Вәгазьнең төрле формалары була", дип аңлатты.

Билетлар нәзарәт аша бүләк итеп таратылган

Мәскәүдәге премьера 7 мең тамашачы сыйдырган Crocus City Hallда узды. Барлык билетлар да алдан сатылып беткән иде. Билет бәясе 300 сумнан 5 меңгә кадәр булган. Мәскәү премьерасына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да барган иде.

Казандагы тамашага реклама булмады диярлек, әмма бер билет та таба алмаслык иде. Кассадан сатып алырга мөмкинлек бар, билет бәясе 800 сумнан башлап 2 меңгә кадәр дип әйтелсә дә, Азатлык кассадан сатып алынган билетларның язмышы белән кызыксынды. Кассада дистәгә якын гына билет булган, берничә кеше алган дип әйттеләр.

Режиссер Илдар Кәрим (с) һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров (у)

Режиссер Илдар Кәрим (с) һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров (у)

Төрле чыганакларга караганда, тамашага билетларның зур өлеше Татарстан президенты идарәсе алган һәм алар Татарстан Диния нәзарәте аша таратылган диелә. Әмма Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров билетларның Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә сатып алынганын расламады да, инкяр дә итмәде. “Билетларны корпоратив бүләк итеп Татарстан мөхтәсибәтләренә, мәчетләргә тараттык. Билетлар сатуда да бар, теләгән кешегә сатып алырга мөмкинлек бар”, дип кенә әйтте.

Камал театрына чакырулы килеш кенә уза алачаксыз дип кисәтелсә дә, чарага театр ишек төбендә таптанып торган лицей укучылары да үтеп керә алды. Тамашачылар арасында Диния нәзарәте аша түгел, мәктәпләр, уку йортларына таратылса, бу чара дини белеме, мәгълүматы аз булган яшьләргә үгет-нәсыйхәт буларак көчлерәк тәэсир ясар иде дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.

"Бу – Мәскәү белән Казанның уртак проекты"

Тамашаны әзерләүгә Мәскәү һәм Казан татарларының өлеше кергән. Сәхнәдә 46 кеше чыгыш ясый, сәхнә артында эшләүчеләр саны 23кә җитә. “Бу – ике шәһәрнең уртак проекты. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев белән Мәскәү имамы Ренат Әбәнов. Актерлар, җырчылар да Казан белән Мәскәүдән. Араларында профессионал булмаганнары да бар. Мәсәлән, Шамил Әләүтдинов белән Ренат Әбәновлар – билгеле имамнар. Бу – беренче шундый тәҗрибә”, дип сөйләде режиссер Илдар Кәрим.

Азатлык тамашаның бюджеты күпмегә төшкәне хакында белеште. Төгәл саннар яңгырамады. “Бу – хәйрия проекты, акча эшләү максаты куелмады. Әмма аны әзерләүдә күп көч, энергия сарыф ителде. Финанс чыгымнар да булды. Без аларны билет сатудан каплый алачакбыз. Мин вәгазьләремдә гел әйтеп киләм: мөселманнар бай булуга омтылырга тиеш, бушка бирелгәнгә өмет итеп утырырга кирәкми. Без үзебезнең продукция сатып алырга, аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтергә тиеш”, диде Мәскәү имамы Шамил Әләүтдинов.

Тамаша урыс телендә әзерләнгән. Махсус Казан тамашачысы өчен концерт-спектакльне татарчага да тәрҗемә иткәннәр, әмма урысча аңлыйбыз дигән сылтау беләнме, әллә мәгълүмат булмаганга күрәме, колакчыннар кулланучы күренмәде.

Казаннан соң артистлар Уфага юл тота. Анда чара 18 февральдә “Башкортостан” зур концертлар залында узачак. Гастрольләрнең шулай ук Астана белән Алматы шәһәрләрендә булуы көтелә.

Матбугат конференциясе вакытында тамашага эләкмәүчеләр аны интернет яки “Татарстан-Яңа гасыр” каналы аша карый аламы дип кызыксындылар. Оештыручылар видеоязма әзерләнде дип белдерде. "Диск белән сату да планлаштырыла, телевизион форматта да күрсәтеләчәгенә өметләнәбез", диделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG