Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:24

"Урмай моңы" фестиваленең үзгәртелгән дәвамы булган "Урмай-Зәлидә" халыкның күңеленә үтеп керде. 50 мең сумлык төп бүләкләрне Төркия биючеләре һәм "Мишәр" сәнгатькәрләре алды.

Татар эстрадасына күп исемнәр биргән, 25 еллык тарихы булган “Урмай моңы” фестивале проекты узган ел тәмамланды. Аның җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов, “чара попсадан үсә алмады, яңа идея кирәк”, дигән иде.

Быел төрки мәдәниятләр фестивале үзгәртелгән исем белән яңа форматта узды.

"Йолдызлар тирә-якта күп, барысы да балкый. Халык алардан туйды, безнең максат - яңа талантлар табу түгел иде", диде Фәрит әфәнде Азатлыкка Казанда финал башланырга берничә сәгать кала.

"Зәлидә" исемле татар яшьләренең җырлы-биюле уенын фестиваль исеменә алуы белән оештыручылар беренче чиратта чараның халык өчен үтүен күрсәтергә теләгән булса кирәк.


"Йөздән артык башкаручы ике көн Урмай авылы халкында кунак булды, өйләрдә яшәде, мунчасын керде, сабантуйда катнашты. Бездә аның кадәр кешене урнаштырырлык отельләр юк, халыкның шул кадәр күңеле булды. Максат шул иде", диде Чуашстан татарларының милли мәдәни шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Фестивальнең төп чыгымнарын үз өстенә Урмай иганәчеләре алган, Татарстан мәдәният министрлыгы да үз өлешен керткән.

Катнашучылар биш номинациядә көч сынашкан. Аутентик фольклор, милли уен кораллары, бию һәм халык җырлары номинацияләреннән тыш оештыручылар этнофутуризм номинациясен дә игълан иткән булган.

“Этнофутуризм ул элекке фольклорны бүгенге аваз белән, заманча уен коралларында яңгырату. Андый төркемнәр бар, ләкин безгә килеп җитә алмадылар быел”, диде Фәрит Гыйбатдинов.

Иң зур бүләкләр Төркиянең Әнкара каласыннан килгән бию төркеменә һәм Чуашстан татарларының "Мишәр" сәнгатькәрләренә бирелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG