Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә иң матур тавышлар – татар кызларында


Динә Гарипова "Голос" тапшыруы финалында
Динә Гарипова "Голос" тапшыруы финалында
Русия телевидениесендә моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Соңгы айларда барган "Голос" ("Тавыш") тапшыруы финалына татар кызлары чыкты, алай гына түгел, беренче ике урынны яулады.

“Голос”– Русиянең Беренче каналында октябрь аеннан бирле барган тапшыру. Ул Нидерландның “The Voice of Holland” тапшыруының адаптациясе. Тапшыруның максаты – көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. Катнашучыларга вокал дәрәҗәсендә шактый югары таләп куелган иде.

Тапшыруда дүрт остаз булды. Алар катнашучылардан үзләренә 12 кешедән торган такымнар туплады. Бу беренче этап үткәч, такымнар арасында һәм эчендә җыр ярышлары үтте. Аннан соң тавыш бирүләр нәтиҗәсендә иң көчлеләр билгеләнде.

Финалга дүрт катнашучы узды: әрмән кызы Маргарита Позоян, рус кызы Анастасия Спиридонова һәм ике татар кызы Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова.

Шуны әйтеп узыйк, милләттәш кызларыбыз баштан ук алдынгы урыннарны һәм иң күп тавыш җыеп килде. Аеруча Динә Гарипова барлык этапларда зур аерма белән алда барды. Ә Эльмира Кәлимуллинага килгәндә, аннан хәтта үзенчә “Универсиада йөзе” ясаганнар. Социаль челтәрләрдә Универсиада 2013 шигаре астында Эльмирага тавыш бирүне сорап өндәмәләр таратылды.

Финал бәйгесендә катнашучылар өч этапта ярышты: башта чакырылган кунак белән җырладылар, аннан соң үзләренең соло чыгышлары булды һәм ахырда остазлары белән башкарылган җыр. Ике этаптан соң иң аз тавышын җыйган Маргарита Позоян төшеп калды. Аннан соң Анастасия Спиридонованың да азрак тавыш җыйганы ачыкланды.

Тапшыруда җиңү яулаган Динә Гарипова соло чыгышында башкарган француз җыры белән истә калды.

Икенче урынны алган Эльмира Кәлимуллина остазы белән җырлаганда татарча “Син сазыңны уйнадың” җырыннан бер куплет башкарып күпләрне шаккатырды. Русиянең үзәк каналында татарча көй-җыр ишетү – сирәк күренеш.

Эльмира Кәлимуллина “Син сазыңны уйнадың” җырын башкара
Эльмира Кәлимуллина “Син сазыңны уйнадың” җырын башкара

“Бизнес-онлайн” хезмәткәре Зөлфия Максутова тапшыруны башыннан ахырына кадәр игътибар белән күзәтеп барган. Ул Азатлыкка әлеге проект һәм анда җиңгән татар кызлары турында сөйләде.

“Проект үзе уникаль, Русиядә беренче тапкыр чын тере тавышлар, артистлар ачыкланды. Градский әйткәнчә (Александр Градский – проект остазларының берсе), бу җырчылар күләгәдән барлыкка килгән. Әлбәттә, беренче урынга дәгъва кыла алган күп катнашучы төшеп калган, димәк язмышлары шундый. Иң көчле такым Градскийда иде, аннан Пелагея такымы. Дима Билан җыйган төркем, минем карашка, иң көчсез иде.

Объектив фикер йөрткәндә, финалда безнең татар кызлары иң көчле булды. Эльмираның җырлавы гына ни тора. Ә Динәнең французча җырлавы... Мин мәктәптә француз телен өйрәнгән кеше буларак шуны әйтәм: ул чын француз кызы кебек җырлады.

Эльмира – чын гүзәл ханбикә. Аның үзен тотышы, киемнәре ихтирамга лаек. Матурлыгы һәм табигый тыйнаклыгы да аны бизәп тора. Динәгә килгәндә, ул – чын җәүһәр. Русиядә таныш булмаган җирдән (Яшел Үзәннән – ред.) чыгып ул барысын да артта калдырды. Мин проектны зур игътибар белән күзәттем, форумнарны да күзәтеп бардым. Беренче канал форумында язучыларның дүрттән бер өлеше аның өчен җан атты, чын мәгънәсендә бөтен Русия тавыш биргәндер. Ә Эльмирага, миңа калса, күбрәк Татарстан тавыш бирде”.

Нәтиҗәдә, Динә өчен 927 мең кеше тавыш биргән (54,1%), Эльмира өчен – 463 мең (27,1%).

Шулай итеп, татар кызлары үзләрен һәм милләтен бар Русиягә танытты. Һичшиксез, моңа татар тамашачылары да үз өлешен кертте. Социаль челтәрләрдә, форумнарда татар катнашучыларын яклау өндәмәләре даими таратылды. Финал кичәсендә һәр вакыйга оператив рәвештә татар сәхифәләрендә чагылыш тапты. Татарларның таркаулыгы турында күп сөйләнсә дә, бу күренеш киресен исбатлады, татар халкының бердәм булуын һәм үз вәкилләренә ярдәм итә алуын күрсәтте.
XS
SM
MD
LG