Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары җыелды. Хөкүмәт, конгресстан ярдәм булмады


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты (РоСТ) прокуратурага мәктәпләр, балалар бакчаларында урыс теле кимсетелә дип шикаятьләр яудырганда Казанда татар ата-аналары төркеме беренче тапкыр гамәли конфенренция оештырды.

Татар ата-аналары төркеме

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

18 ноябрь Казанда узган чарада 227 кеше катнашты. Конференциягә Татарстанның Баулы, Бөгелмә, Чирмешән кебек ерак районнарыннан да килүчеләр бар иде. Башкортстаннан татар, башкорт милли хәрәкәт вәкилләре катнашты. Кырымнан тел галиме Рәмзи Дәүләтов бар иде. Бүген гариза язып телне укытылуга калган шартларда туган телдә тәрбия бирүне ничек оештырырга, татар телле ата-аналарга ничек хокукларын якларга дигән сораулар күтәрелде. Бу – татар теленә һөҗүм башланганнан бирле беренче зурлап оештырылган чара.

Татар ата-аналары төркеме беренче җыенын уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Көн дәвамына бары тик татарча барган конференциядә мәгариф белгече Марат Лотфуллин, профессор Исмәгыйл Хөснетдинов, хокук белгече Рәшит Зарипов, Кырымнан килгән профессор Рәмзи Дәүләтов, галим Дамир Исхаков, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин һәм психолог, балалар үзәкләренең педагоглары, актив ата-аналар чыгышлары каралаган иде. Әмма чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгыннан түрәләр дә, республика парламентыннан депутатлар да, дөнья татар конгрессы белән Милли шура вәкилләре дә юк иде. Чараның җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин һәм "Татар радиосы" алып баручысы, татар телле блогер, өч бала әнисе Айсылу Лерон алып барды. Азатлык иң мөһим чыгышларының сөземтәләрен тәкъдим итә.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин бүген инде дәүләткә ышаныч юк, аларга таянып эш башкаруны, хокукларыбыз якланыр дип буш өметләр белән яшәүне туктатырга кирәк, дип сөйләде. Ул бүгенге мәгариф системындагы кануннар, бүгенге вазгыять турында сөйләде. Милли телдә белем алу бары тик 9нчы сыйныфка кадәр генә оештырырга мөмкин, БДИны туган телдә бирә алмау чикләве татар телендә белем алуны тоткарлый диде ул чыгышында.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

​"Узган ел мәгариф министры Энгел Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар телен төрлечә якларга тырышты, нәтиҗәсен беләбез, алар вазифасыннан китте. Аларны кем яклады? Беркем дә яклап чыкмады. Бүген исә бер генә түрә дә татар телен яклап башын кистермәячәк. Телне саклау ата-аналар җилкәсенә төште.

Туган телдә "яратам" дигән сүз генә җитми

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Туган телне белү – ул кешенең җәмгыятьтәге статусы. Татар теле статусы бетсә, Татарстандагы күп кешеләр эшсез калачак. 1990нчы елларда тел белгән белгечләргә өстенлек бар иде. Туган телдә "яратам" дигән сүз генә җитми, тел белән кеше аның ярдәмендә ипине табарга кирәк. Туган телдә фәннәрне өйрәнү туган телне белү өчен кирәк", дип сөйләде ул.

Галим Дамир Исхаковның чыгышының темасы "Кем ул татар?" дип атала иде һәм ул ата-аналарны тарих дәресендә ниләр укытылганына игътибар итәргә чакырды. Федераль үзәк язган тарих дәреслекләрендә татарлар турында сүз юк ди ул.

Дамир Исхаковның
Дамир Исхаковның

"Игътибар итегез: татар сүзе юк, безне гомумиләштереп "ордынцы" дип кенә язалар. Югыйсә Алтын урда чорында татарлар милләт буларак формалашкан. Совет берлеге вакытында тирә-якны өйрәнү фәне бар иде, шул дәрес кысаларында укытучы татарлар, аларның тарихы турында аңлата ала иде. Хәзер мондый мөмкинлек юк, укыту програмыннан андый дәрес алып ташланылды. Бүген без бары тик татар мәктәпләрендә генә факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә, тәрбия чараларында татар тарихы турында мәгълүмат бирә алабыз. Әмма бу юнәлештә берни эшләнми, аларны балага җиткерү методикалары кирәк. Дәреслекләр бар, камилләштерергә кирәк. Кем ул татар, татар тарихы кайчан һәм кайдан башлана дигән гап-гади аңлаткан китаплар, видеолар интернетка чыгарга тиеш. Бөтен бала да шунда утыра бит.

Бүгенге сәяси шартларда, урыс телле мохиттә татар булып саклану бик авыр. Үз хокуклары өчен көрәшү юллары да икенче булырга тиеш. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы да безгә түгел, Мәскәүгә буйсына. Тел безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән, аннан ваз кичтерергә беркемнең дә хокукы юк", диде галим.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстанда татар мәктәпләрен санын саклап калырга һәм алар фәннәрне татарча өйрәтүгә әйләнеп кайтуга омтылырга тиеш дигән фикерне җиткерде. Хәтта татар мәктәпләрендә бу югалып бара, мисал өчен, Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге гимназия генә татар телендә белем бирүне саклап калды. Алар да БДИ аркасында өлкән сыйныфларда аерым фәннәрне урыс телендә үзләштерүгә күчәргә мәҗбүр.

Хокуклар бозыла икән, мәхкәмәгә барырга кирәк

Юрист Рәшит Зарипов исә мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачуга каршылыклар юк дип сөйләде. Төркемдә 8 бала булырга тиеш дигән шарт бар, бу бюджеттан акча бүлүгә бәйле. "Фәлән кадәр бала тупланса, финанслар бүленә диелә федераль канунда, әмма Татарстан бюджеты да бар бит әле. Тәкъдим ителгән нормативтан азрак бала татар төркеменә җыела икән, моны республика бюджетыннан каплап була. Мәктәп мөдире ата-ананың гозерен кире бора алмый. Пикет, митинглар белән бу мәсьәләне хәл итеп булмый, хокуклар бозыла икән, мәхкәмәгә барырга кирәк", дип киңәш итте юрист Рәшит Зарипов.

Татар телле ата-аналар конференциясендә күп алкышларга күмелгән чыгышларның берсе Айсылу Леронныкы иде. Шәһәр шартларында ул өч баласына да милли тәрбия бирергә тырыша, ерак булуга карамастан балаларын татар бакчалары, мәктәпкә йөртә. Аның фикеренчә, татар булып та баласына татар телен өйрәтмәгән ата-аналар – җинаятьчеләр.

Айсылу Лерон
Айсылу Лерон

"Әти-әни кеше татар телен белә, ә баласын өйрәтмәүне күңелем кабул итми, ник баланы тел белүдән мәхрүм итә? Кемдер моны аңлап эшли, кемдер белмичә, әмма бу җинаятькә тиң гамәл. Татар телле балаларга мохит тә юк, түгәрәкләр, спорт клублары урысча эшли. Кайчак балалалар урамда татарча язу күрсә яки кемдер безнең белән татарча сөйләшсә, алар гаҗәпләнеп: "Әни, кара ул да татар икән!" дип әйтә. Ягъни, алар өчен бу сирәк күренеш, югыйсә Казанда, Татарстанда яшибез, гадәти күренеш булырга тиеш.

Балага татар телен өйрәтмәү җинаятькә тиң

Без өч бала үстерәбез, баланы кайсы мәктәпкә бирергә дигән сорау бездә дә туды. Ирем урыс мәктәбенә бирү яклы иде, минем баланы татар мәктәбендә укытасы килде. Аның сыйныфташларын кайда, кем булып эшли дип сорадым һәм үзем белән бергә белем алган, аннары югары уку йортларына кереп, бүгенге көндә мәртәбәле, акчалы эштә хезмәт кылучыларны санап киттем. Сыйныфташларым арасында хәтта чит ил компанияләрендә эшләүчеләр бар. Татар мәктәбендә укучылар барысы да үз тормышта үз урынын тапты. Татар телле бала үзенә юл яра белә, ул төрле телле мохиткә яраклаша ала. Бирегез балаларны татар мәктәпләренә, бакчаларына! Без күп булырга тиеш.

Балаларга уңай мисаллар кирәк. Татар каһарманнары кирәк. Без барыбыз да Алинә Заһитова өчен куандык. Барыбыз да җырчы Алсуны беләбез. Бала аларга карап урыс телле татар да булырга мөмкин дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуңа күрә Алинә дә, Алсу да татарча сөйләшергә тиеш. Безгә шундый танылган шәхесләр кирәк!" диде ул.

Рөстәм Бикинеев
Рөстәм Бикинеев

Конференциягә башкорт ата-аналары берләшмәсе вәкилләре дә килде. Алар үз оешмасының вәкиллеген Башкорстанның һәр районында булуы турында сөйләде. Уфаның башкорт ата-аналары комитеты вәкиле Рөстәм Бикинеев ата-аналар Дөнья башкорт корылтае, хөкүмәт, Русия думасы депутатлары белән тыгыз эшләве турында сөйләде.

Башкорт ата-аналары корылтай, хөкүмәт, депутатлар белән тыгыз эшли

Башкорт милли хәрәкәте инде бер ел дәвамында Башкортстан республикасы буйлап мәктәпләргә йөри. Һәрбер районның мәгариф бүлеге, мәктәп мөдирләре белән элемтәгә кереп ата-аналар белән эшләү системга салынган. Алар сүзләренчә, инде киләсе елда нинди эшләр башкарылырга тиешле план да төзелгән.

Башкорт милли хәрәкәте Дөнья башкорт корылтае канаты астында мәктәпләрдә эш корганда, Дөнья татар конгрессы вәкилләре рәсми оештыручылар исемлегеннән чыгу гына түгел, хәтта татар ата-аналары конферециясенә вәкилен дә юлларга кирәк дип тапмаган. Азатлык мәгълүматы буенча, башта бу конференциядә Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев чыгыш ясарга тиеш булган, әмма чарага ике көн кала баш тарткан. Моңа кадәр ата-аналар белән эшләргә кирәк дип матур сүзләр сөйләгән Васыйл әфәнде ата-аналарга арты белән борылып басты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Күптән түгел конгресс каршында, ниһаять, милли мәгариф бүлеге дә булдырылган, аның җитәкчесе итеп Рөстәм Гыйлметдинов билгеләнгән. Әмма бу чара аларны кызыксындырмаган булып чыкты. Конгрессның милли мәгариф бүлеге вәкилләре чарада күренмәде. Гомумән, конгресс, Милли шура өчен галим Дамир Исхаков акланды. Аның: "Бу чарада Милли шура, конгресс оештыручылары булып яки катнашучылар буларак килеп ата-аналар белән аралашырга тиеш иде, кимендә алар үзләренә файдалы мәгълүмат алып китәр иде. Кызганыч, алар үз юлларын сайлады, алар өчен гафу үтенәм", дигән сүзләрен халык кул чабып хуплады.


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегендә эшләүче дистәгә якын хезмәткәр дә Казанда мәгариф проблемнары турында фикер алышкан ата-аналар янына килеп аралашуны кирәк дип тапмаган. Татарстан парламенты депутатларына, аерым алганда Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитетына да оештыручылар тарафыннан чакыру юлланган, әмма алар да килүне кирәк дип тапмаган.

XS
SM
MD
LG