Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телне яклау өчен бер генә юл кала – мәхкәмәдә көрәшү"


Русия халыклары демократик конгрессының беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, Мәскәү, 21 май 2018
Русия халыклары демократик конгрессының беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, Мәскәү, 21 май 2018

Русия халыкларының Демократик конгрессы атна ахырында үзенең икенче конференциясен уздырды. Видео элемтә аша үткән чарада Татарстан, Башкортостан, Чуашстан, Дагыстан, Коми, Мари Иле, Якутия-Саха республикалары һәм Мәскәүдән вәкилләр катнашты.

Онлайн конференциядә катнашучылар Русиянең мәгариф турындагы канунына соңгы үзгәрешләр кергәннән соң төбәкләрдә туган телләрне укыту торышын тикшерде. Урыннарда канунның үтәлеше ничек бара, туган телне сайлау ни рәвешле башкарыла, укытуда үзгәрешләр бармы – шулар хакында мәгълүмәт һәм фикер алыштылар. Шулай ук алга таба нинди чаралар күрү турында да сөйләшү булды. Төбәкләрдәге вәкилләр әйтүенчә, бүген бу мәсьәләләрне чишү өчен бер генә юл бар – мәхкәмә аша эш итү.

Төп чыгышны Татарстаннан милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин ясады. Ул яңа канунның рус булмаган халыкларны эретеп юкка чыгаруга юнәлтелгән булуын ассызыклады.

Марат Лотфуллин чыгыш ясый
Марат Лотфуллин чыгыш ясый

"Туган телләрдә белем бирү төп белем бирү белән чикләнгән – 9нчы сыйныфка кадәр генә. Татарлар өчен бу белем бирү дәрәҗәсе төшү дигән сүз. Татарстанда татар телендә белем бирү югары белемгә кадәр иде, хәтта югары белемне дә татар телендә алып була иде. Бу канун тел ягыннан һәм милләт ягыннан кешеләрне кысрыклау, хокукларын чикләү булып тора. Моның азагы бик тирән нәтиҗәләргә китерәчәк, чөнки югары белемне урта белем алганнан соң гына алып була, ә ул хәзер бары тик рус телендә генә. Хәзер урта белемне көчләп рус телендә алдыру бара", диде ул.

Лотфуллин бөтен булган көчләрне куеп яңа канунга каршы көрәшергә кирәк дип саный, чөнки ул Русия Конституциясенә дә, барлык халыкара нормаларга да каршы килә. "Мин бер генә юл күрәм – гаделлекне бары мәхкәмәләр аша таптырырга кирәк. Юристларны эзләргә, үзебездәгеләрне генә түгел, халыкара дәрәҗәдә эшләүче хокук белгечләрен һәм безнең мәхкәмәләр аша халыкара мәхкәмәләргә чыгарга кирәк", диде ул.

Без дәүләт комбайны артыннан башак җыеп барган кебек

Шулай ук ата-аналар арасында да татар телен белүнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлату эшләре алып барырга кирәк дип саный Марат Лотфуллин. "Тик бу басуда комбайн артыннан башак җыеп барган кебек кенә – дәүләт комбайны кырда эшли, урып бара, ә без аннан төшеп калганны җыябыз", дип чагыштырды ул.

Лотфуллин сүзләренә караганда, яңа канунны кабул иткәннән соң Татарстанда татар теле укытучылары саны ике тапкыр кимегән.

Җыелышта Башкортстан вәкилләре дә катнашты. Дөнья башкорт корылтаеның Республика ата-аналар комитеты рәисе урынбасары Айгөл Атанова төбәктә хәлләр ничек торганын сөйләде. Мәгариф министрлыгы саннарына караганда, республикадагы укучы балаларның 66 проценты туган тел дәресе итеп рус телен сайлаган, 15 проценты гына башкорт телен, бары 9 проценты татар телен сайлаган. “Шунысы гаҗәп, безгә иң көчле каршылык күрсәтүчеләр ата-аналар түгел, ә мәктәп мөдирләре, завучлар һәм класс җитәкчеләре булды. Мөдирләр балалары башкорт телен сайлаган ата-аналарны берәм-берәм чакыртып, аларның һәрберсенә: "Сезнең бала башкорт телен сайлаган бердәнбер бала" дип, гаризаларын рус телен сайлаган итеп үзгәртергә үгетләгәннәр. Нәтиҗәсе күз алдында", дип сөйләде ул.

Атанова сүзләренә караганда, кайбер мәктәпләр туган тел һәм әдәбиятны атнага нибары ярты сәгать укыта, ягъни ике атнага бер дәрес булып чыга. "Моңа каршы ничек көрәшеп була?" дип Айгөл Атанова кинәш сорап Марат Лотфуллинга мөрәҗәгать итте. "Берни эшләп булмый. Мәктәп туган телне нинди күләмдә укытуны үзе билгеләргә хокуклы", дип җавап бирде Лотфуллин.

Атанова мондый күләмдә укыту телне өйрәнергә мөмкинлек бирәме, фән күзлегеннән чыгып караганда, балага телне өйрәнү өчен ничә сәгать уку кирәк, дип, тел белгечләре – филологлардан кызыксынган. Тик алары "бездә мондый мәгълүмәт юк, мондый тикшеренүләрне беркем дә уздырмаган", дип җавап кайтарганннар.

Фин-угыр халыкларының халыкара ассоциациясе вице-президенты Артем Малых Берләшкән милләтләр оешмасына, андагы телләр мәсьәләләре белән шөгыльләнүче вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип саный.

Артем Малых
Артем Малых

"Анда гариза җибәрергә кирәк, ул канунга кертелгән үзгәрешләр белән танышып, үзенең эксперт нәтиҗәсен чыгарсын. Без аңа игътибар юнәлтүен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Ул карап чыгарга әзер", диде Малых. Удмурт халкы вәкиле шулай ук урыннарда канун ничек гамәлгә ашырылганын тикшерү өчен экспресс-анализ уздырырыга тәкъдим итте. "Бу канунны чыгаручылар аның кирәклегенә ышандыру өчен шундый мисал да китергән иде – янәсе яңа канун, мәсәлән, Мордовиядә татар балаларына туган татар телләрен укырга да мөмкинлек бирәчәк. Ләкин алай булып чыкмады. Моның урынына балалар эрзя һәм мокша телләрен дәүләт теле буларак уку мөмкинлегеннән колак какты, тик туган тел буларак татар телен дә аларга бирмәделәр. Бары бөтен җирдә рус теле дәресләре саны күбәйде. Моны фактлар белән раслап күрсәтергә кирәк", ди Малых.

Аны Якутиядән юрист Платон Шамаев та хуплап чыкты. Шамаев сүзләренә караганда, Русия халыкларының бу канунга каршы тору өчен дүрт юлы бар. Беренчесе – мәктәп урнашкан урында җирле мәхкәмәгә шикаять бирү, ул шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартканнан соң, мәхкәмә карарын Югары мәхкәмәгә шикаять итү, алга таба Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү. Шуннан соң инде Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕСПЧ) зарланырга була, анда Русия мәхкәмәләре чыгарган карарлар баланың хокукларын бозганын әйтергә – чөнки Конституциядә һәркемгә үз туган телендә белем алырга хокук бирелә диелгән һәм бу карарлар Конституциягә каршы килә. ЕСПЧга турыдан-туры да зарланып була, Конституция мәхкәмәсенә тукталып тормыйча да. Мөрәҗәгатьнең нигезендә дискриминация ятканын күрсәтергә кирәк. Бу икенче юл. Һәм өченче һәм дүртенче юл – Малых тәкъдим иткәнчә, Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгать итү.

Берничә төбәктән мөрәҗәгать итәргә кирәк, басым бар яктан да барсын

"Әле тагын БМОга мөрәҗәгать итү вариатны бар – асаба халыклар форумына һәм азчылыклар хокуклары комиссиясенә. Бу комиссия вәкилләре безнең төбәккә килеп, тиешле тикшерү уздыруына ирешергә кирәк. Тик моның буласына ышаныч бәләкәй, чөнки моны эшләү өчен дәүләт органнарының ризалыгы кирәк. Тик барыбер язарга һәм мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ниндидер үзгәрешләр башлансын өчен, берьюлы берничә төбәктән мөрәҗәгать итәргә кирәк, басым бар яктан да барсын", диде ул.

Шамаев сүзләренә караганда, мөрәҗәгать язганда баланың хокуклары бозылуына басым ясарга кирәк, чөнки уку ахырында баланың алган белемнәрен бәяләү рус телендә бара, шулай итеп, баланың укырга этәргече, теләге калмый. "Математиканы укып та, аның буенча имтихан бирмәү белән тиң инде бу. Болай булса, математиканы беркем дә укып маташмаячак", ди Шамаев. "Безгә БМОның асаба халыклар форумында катнашырга да кирәк, без Женевага барып, анда катнашып кайттык. Анда чыгыш ясап була, моны эшләве катлаулы түгел", диде ул.

Башкортстан вәкилләре шулай ук октябрь ахырында Русия думасында бу канунның ничек гамәләгә ашырылуы хакындагы хисап тыңланачагын да әйттеләр. Бу турыда Башкортстаннан Думада депутат булып торган Зөһрә Рәхмәтуллина җиткергән.

Туган тел һәм әдәбиятын 10-11нче сыйныфларда милли мәктәпләрдә булса да укытуны таләп итәргә кирәк

"Депутатлардан туган тел һәм әдәбиятын 10-11нче сыйныфларда милли мәктәпләрдә булса да укыту мөмкинлеге булдыруны карауларын таләп итәргә кирәк. Сез беләсезме соң – 10-11нче сыйныфларда туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге юк бит", дип мөрәҗәгать итте Башкортстан вәкилләре конференциядә катнашучыларга. "Әйе, бу дөнья күләмендә тел ягыннан иң эре дискриминация, һәм ул бөтен нормаларга, шул исәптән Русия Конституциясенә дә каршы килә. Шуңа карамастан, шундый канун кабул ителде", дип җавап бирде моңа Лотфуллин. "Безгә шундый позиция белән килешергә мени хәзер?", дип аптырап сорады Башкортстан вәкиле. "Әлбәттә килешергә түгел, мәхкәмәгә барырга кирәк", дип җаваплады Лотфуллин.

"Без һаман да тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертә алмыйбыз", дип Башкортстан вәкилләре тагын бер проблемга игътибар юнәлтте. "Акча түләргә дә кертергә! Аңа 150 миллион сум чамасы кирәк. Сезнең яңа глава 150 млн гына табар! Татарстан бу юнәлештә эш башлады инде, киләсе елда дәреслекләр анда булачак, акчаны бүлеп бирделәр", дип җавап кайтарды Марат Лотфуллин.

Видеоконференция нәтиҗәсендә резолюция, Русия думасы депутатларына Туган телләрне үстерү фонды турында мөрәҗәгать кабул ителде.

  • Беренчедән, алар укыту туган телләрдә алып барыла торган мәктәпкәчә оешмалар һәм гомуми белем бирү мәктәпләре челтәрен үстерүне иң мөһим һәм беренче чиратта башкарылырга тиеш бурыч итеп билгеләүләрен, моның өчен туган телдә белем бирүче оешмаларның үсеш концепциясен эшләүне тәкъдим итәләр.
  • Моннан тыш, Русия халыклары телләрендә укыту-методик ярдәмлекләрне эшләү, аларны рецензияләү һәм бастырып чыгаруның Русиядә бердәм системын булдыру;
  • Русия халыклары балаларының туган телләрен өйрәнү һәм туган телләрендә белем алуына даими федераль мониторинг һәм моның өчен шартлар тудыру буенча хезмәт булдыру, шул исәптән ике телдә эшли алучы педагогик кадрлар, уку-методик комплектлар булдыру;
  • Югары һәм урта махсус уку йортларының ФГОС таләпләренә туган телләрне, төбәк фәннәрен укытучы белгечләр әзерләүне кертү;
  • Уку оешмасында тиешле тел төркеме формалашмаган очракта укучылар туган телләрен өйрәнү өчен махсуслашкан он-лайн платформа булдыру кебек тәкъдимнәр дә бар.
  • Резолюциядә шулай ук балалар яратып укый торган китаплар, популяр мульфильмнар, кинофильмнарны Русия халыклары туган телләренә тәрҗемә итү, шулай ук бу халыкларның үз гореф-гадәтләре нигезендә мөстәкыйль медиа-контент формалаштыру өчен чаралар комплексы билгеләргә;
  • Федераль дәрәҗәдә туган телләрне үстерү проектларына грантлар белән ярдәм итүнең ачык, үтә күренмәле системан булдыру, бу грантларны алучыларны билгеләгәндә республикалардагы белгечләр берләшмәләренең фикерен исәпкә алырлык итү, һәм башка тәкъдимнәр керде.

Фонд Русия халыклары телләрен үстерү, саклау һәм өйрәнү дәүләт програмнарын кабул итүне башлап йөрүче булырга тиеш, ди конференциядә катнашучылар. Алар бу эшне фондның төп бурычы дип саный.

Конференция барышында шулай ук Русия халыклары демократик конгрессының беренче корылтаен уздыру турында да сөйләштеләр. Җыен 8 декабрьдә Казанда яки Мәскәүдә узар дип ниятләнә.

XS
SM
MD
LG