Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Инкыйраз йөз елга иртәрәк килде"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанда галимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре татар телен саклап калу юллары турында сөйләште. Мәктәпләрдә татар телен укыту санының кыскаруында Татарстан җитәкчелеге дә, мәктәп укытучылары да гаепләнде.

Узган атна билгеләнгән Ана теле көненә багышлап 26 февраль Казанда оештырылган "Татар телен ничек саклап калырга" дигән фәнни-гамәли конференциядә мәгариф белгече Марат Лотфуллин татар теле өлкәсендә килеп туган хәзерге вазгыятьне 80нче елларга кайту дип бәяләде. Аныңча, ана телен ирекле укыту принцибы татар телен үтерә.

"Халык телнең югалу тәэсирләрен үз тормышында сизми, әмма ул бар. Мин 1992 елда мәгариф идарәсенә эшкә килгәндә анда татарлар бик аз иде. Гомумән мәктәп системасына кертмәделәр", диде ул.

Казанда татар телен саклап калу юлларын эзләделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

Казан дәүләт педагогика институтының элекке ректоры Рүзәл Йосыпов әйтүенчә, хәзерге вакытта булган татар мәктәпләрен саклап калу кирәк. Ул 25 ел дәвамында ана телен укытуның алга китмәвендә урыс мәктәпләрендә укытучы татар теле укытучылары да гаепле дип саный.

"Өй эшләре бик авыр. Иншалар яздыралар, ә бала сөйли белми. Атнага ике сәгать кенә керсә дә, баланы сөйләргә өйрәтеп була.

Рүзәл Йосыпов
Рүзәл Йосыпов

Бәлкем инкыйлабка кадәрге кебек хәйриячелекне җәелдереп буладыр. Эшмәкәрләргә, байларга йогынты ясый алабызмы? Мәчетләр салдыралар, әмма ул гына җитми. Балаларны укыту кирәк”, диде ул.

Галим Абдуллаҗан Җәләлов мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы булган урыс телле ата-аналар белән дә бергәләп "Милли җәмгыятьләрнең берләшкән комитетын" төзергә чакырды.

Абдуллаҗан Җәләлов
Абдуллаҗан Җәләлов

"Менә без Казан мәгариф идарәсенә татар мәктәпләрен ачу турында мөрәҗәгать иткәч, алар урыстелле ата-аналарның "без бу мәктәпкә якын торабыз, безнең дә бу мәктәптә балабызны укытасыбыз килә" дип тавыш куптаруын әйтте. Хәзер алар артында урыс шовинистлары һәм прокуратура тора. Шулай итеп мәктәп урысчага әйләнә.

Мин бу проблемнан чыгуның бердәнбер юлы итеп – Татарстандагы урыс телле ата-аналар белән бердәм комитет булдыруны күрәм. Анда галим Марат Лотфуллин, Казандагы урыс мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов һәм аның тирәсендәге кешеләр дә керергә тиеш. Татар мәктәпләрен бетерергә тырышучы ата-аналар белән сөйләшүне алып бару кирәк", диде ул.

Билгеле булганча, узган ел Казанда 180нче мәктәпне татар телле уку йорт итеп ачмакчылар иде, әмма урыс телле ата-аналарның каршы чыгуы сәбәпле, мәгариф идарәсе җитәкчеләре чигенергә мәҗбүр булды. Шулай итеп татар мәктәбе ачылмый калды.

Рифнур Зарифуллин
Рифнур Зарифуллин

Икътисадчы Рифнур Зарифуллин татар теленең шундый хәлгә төшүенә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев һәм хәзерге президент Рөстәм Миңнехановны гаепләде.

"Хәтта Фикрәт Табиев заманында да татар телен яхшырак беләләр иде. Әлбәттә авылда балалар татарча белә. Әмма балаларның 70% Казан, Чаллы кебек калаларда, ә бары 30% гына авылда яши.

Татар телен укыту методикасы бик начар. Совет мәктәбендә инглиз телен өйрәтүгә тиң бу. Ялгыш өйрәнеп шымчы булып китә күрмәсеннәр дигән кебек.

Менә минем кызым алман мәктбендә укый. Мин аның белән сәгатьләр буе утырганга гына ипилек-тозлык татар телен белә. Ә шул ук вакытта алман теленнән Олимпиадаларда җиңә, инглиз телен яхшы белә. Ә татар телен белмәве аның катлаулы булуында. Әгәр дәресләрне уен рәвешендә кызыклы итеп алып барсалар, аны урыслар да өйрәнәчәк.

Менә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов яңа вазифада эшли башлаганга дүрт ай булды. Әле берни эшләгәне күренми. 1 сентябрьдән татар гимназияләре ачарга кирәк. Анда фәннәрне бик яхшы укыта торган укытучыларны туплау мөһим. Бары шулай гына эшләп була", диде ул.

Хәнәфи Бәдыгый
Хәнәфи Бәдыгый

Шулай ук конференциядә Язучылар берлегеннән чыгыш ясаган Хәнәфи Бәдыгый кануннарның бозылуын билгеләп узып, аларны фаш итү өчен Татар иҗтимагый үзәгенең идарәсен төзеп юристларны тупларга киңәш итте.

Шулай ук утырышта БДИны татар телендә бирдерүгә рөхсәт алу өчен даими рәвештә мөрәҗәгатьләр язу, Милли университет ачу, булган татар мәктәпләрен саклап калу тәкъдимнәре әйтелде.

Ахырда резолюция кабул ителде. Анда мондый сүзләр бар:

Бүгенге хәлне татар теле, татар халкы инкыйраз алдында тора дип бәялибез

XX гасыр башында Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан соң инкыйраз" дигән әсәрендә ике йөз елдан татар халкы юкка чыгачак дип язган. Әмма юкка чыгу куркынычы йөз елдан килеп җитте. Бүгенге хәлне татар теле, татар халкы инкыйраз алдында тора дип бәялибез. Татар телен дәүләт теле итү, икетеллелекне гамәлгә ашыру мәсьәләсе 27 ел дәверендә чишелмәде. Бу мәсьәләләрне чишү Татарстан дәүләт җитәкчеләренең, Дәүләт шурасы депутатларының сәяси ихтыяры булмавына бәйләнгән дип уйлыйбыз.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Русия һәм Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, түбәндәгеләрне таләп итә:

  • Төбәк һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясе, Русия Конституциясенең 5нче, 68нче, 72нче маддәләре нигезендә милли республикаларда мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдырырга
  • Русия Конституция мәхкәмәсенең 2004 елның 16 ноябрендә карарын үтәп Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны торгызырга
  • Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүне рөхсәт итергә
  • Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле итеп танырга
  • Татар федераль телевидение каналын булдырырга
  • Татарстан Конституциясенең "Татарстанда дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре" дигән 8нче маддәсен тормышка ашырырга, Татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, хокукый оешмаларда, җәмгыять тормышының барлык тармакларында кулланылырга тиеш
  • Татарстан Конституциясендә Дәүләт шурасы депутатлары, министрлар кабинеты вәкилләре Татарстан республикасы дәүләт телләрен белергә тиеш дигән маддәне кертергә
  • Татар милли университетын ачарга
  • Татарстанның барлык югары уку йортларында һәр факультетта татар төркемнәре оештырырга
  • Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-төрек һәм татар-инглиз гимназияләре ачарга
  • Татарстанның барлык дини уку йортларында татарча укытуны кертергә
  • Татар халкының хокуклары бозылыуы турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына һәм Европа Берлегенең Парламент ассамблеясына хат җибәрергә.

XS
SM
MD
LG