Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа канун ана теленнән баш тарттыру өчен әзерләнә"


Уфада башкорт теле дәресе
Уфада башкорт теле дәресе

Мәгариф белгечләреннән Русиядә ана телләрен укыту канунының нинди нәтиҗәләргә китерәчәген һәм бу вазгыятьтә нишләргә кирәкленен сораштык.

Русия думасы 24 июльдә туган телләрне ихтыяри укыту канунын икенче укылышта, 25 июльдә өченче укылышта кабул итте. Федерация шурасында расланып, Русия президенты Владимир Путин имзасын алганнан соң тиздән ул гамәлгә керер дип көтелә.

Әлеге канун нигезендә туган телләрне уку мәҗбүри булачак, әмма болай да мәҗбүри рәвештә укытылган урыс телен ана теле дип сайлап өстәмә рәвештә дә өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк. Татар телен мотлак укыту тарафдарлары бу уку елы башыннан ук күп кенә татарлар үз балаларының туган теле буларак урыс телен сайлар дип борчыла, чөнки мәктәпне тәмамлаганда урыс теленнән БДИ тапшыру таләп ителә. Азатлык бу мәсьәләне күзәтеп баручы активистлардан яңа канун нинди нәтиҗәләргә китерәчәге һәм хәзерге вазгыятьтә милли телләрне саклап калу өчен ни эшләргә кирәклеге турында сорашты.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Марат Лотфуллин, галим, милли мәгариф белгече: Икенче укылыш беренче варианттагыдан да куркынычрак, чөнки икенче укылышта туган телләрне уку да, шул исәптән дәүләт телләрен уку да төп мәктәп белән тәмамлана, 9нчы сыйныфтан соң укытылмый. Нәтиҗәдә татар теленнән югары белем алып булмаячак. Чөнки урта белем аттестатында татар теле дигән фән булмаячак. Һәм кешеләр татар теленнән югары белем ала алмаячак. Татар теле укытучылары булмаячак дигән сүз.

Татар теле укытучылары булмаячак дигән сүз

Икенче куркыныч: балалар туган тел буларак урыс телен укыячак. Чөнки урыс теленнән БДИ имтиханнары баллары теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә конкурс баллары буларак исәпләнәчәк. Татарлар туган тел буларак урыс телен түгел, ә үз телләрен сайласалар урыс телен атнасына ике сәгатькә кимрәк укыячак булып чыга.

Туган телдә мәктәп ачу мөмкин булмаячак

Өченче куркыныч: бу канун нәтиҗәсендә мәктәпләрдә төрле фәннәрнең кайсы телдә укытылуы да ата-аналар тарафыннан сайлана. Элек мәктәпнең кайсы телдә укуын оештыручылар, муниципалитетлар, мәктәпләр үзләре билгеләгән булса, киләчәктә ата-аналар билгели торган булачак. Шулай итеп туган телдә мәктәп ачу мөмкин булмаячак. Алга таба бу канунны мәхкәмә аша гамәлдән чыгару юлларын, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк адвокатлар эзләргә кирәк.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече, татар телен яклау төркеме активисты: Бу канун Русия президенты Владимир Путинның әйткән сүзләре аркасында кабул ителде. Чөнки Путинның ул сүзләре мәгариф канунына һәм Конституциягә каршы килә. Хокукый яссылыкны Путин сүзләренә яраклаштыру тырышлыгы шушы фаҗигале канунга китерде.

Депутатлар канунны ана телләрен уку мәҗбүри булачак дип тәкъдим итсә дә, чынлыкта ул ихтыярилык принцибына нигезләнә. Туган телне уку мәҗбүри диелсә дә, татарлар туган тел буларак урыс телен укысын өчен этәргечләр әзерләп куелган.

Дәүләт телләре дигән фән булмаячак

Икенчедән, дәүләт телләре дигән фән булмаячак, ә безнең Конституциягә, Русия мәгариф канунына күз салсаң, анда дәүләт телләре дигән нәрсә бар. Димәк дәүләт телләрен мәҗбүри укыту форматы бу канун кысаларыннан чыгарыла. Димәк, бер хокукый принцип юк ителә. Бу инде Конституциягә, федерализмга, республикаларның үзләренең кануни маддәләренә каршы килә. Нигәдер безнең депутатлар бу мәсьәләне игътибардан читтә калдырды.

Депутатлар моны компромисс дип тәкъдим итсә дә, чынлыкта бу - артка чигенү

Безнең депутатлар моны безгә компромисс вариант дип тәкъдим итсә дә, чынлыкта бу - артка чигенү. Бер генә түгел, ике адымга артка чигенү бу. Әле көзен күрербез, татарларның зур гына өлеше ана теле дип урыс телен сайлаячак. Болай да түрәләр татарны үз теленнән баш тартырга мәҗбүр итү өчен төрле механизмнар таба иде. Хәзер инде бу механизмнар канун белән ныгытылып куела.

Минемчә, хәзер без бу мәсьәләгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә тиеш. Без үз элитабызның бу проблемга әзерлексез булуын күрдек. Безнең элита хәзер системлы кризиста һәм ул үзенең системлы кризиста булуын хәтта аңламый да. Моны аңламагач ул үз стратениясен дә булдыра алмый. Чөнки син башта проблемны белергә, аннан аны чишү юлларын табарга тиеш. Ә болар проблемны күрми. Шулай итеп, алга таба ни эшлисен берсе дә белми. Бу хәлдә безнең зыялылар, җәмәгатьчелек ситуацияне үз кулына алырга тиеш. Хәзер татар ата-аналары белән эшне ныгытырга кирәк. Мәктәпләргә барып, анда төрле очрашулар уздырып аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу аңлату эшләре милли хәрәкәтнең бер принцибына әверелергә тиеш, чөнки хәзер милли хәрәкәт тә кризиста. Яңа сулыш кирәк, татар ата-аналары аша яңа сулыш килә алыр иде.

Тел өчен көрәш безнең өчен берләшү процессы, берләшү идеясе була ала

Атнага бер-ике сәгать кенә татар телен уку безне коткармас. Әмма тел өчен көрәш безнең өчен берләшү процессы, берләшү идеясе була ала. Шулай ук безгә бу канун өчен Мәскәүдән компенсация сорарга кирәк. Әгәр дә татар теле мәҗбүри тел түгел икән, татар әдәбияты әдәбият дәресләрендә бер өлеш буларак укытылырга тиеш. Татарстанда яшәүче татарлар Шекспир һәм Лермонтов белән беррәттән Тукай, Җәлил, Дәрдманд, Такташны да укырга тиеш. Бу бик тә принципиаль мәсьәлә, чөнки әдәбият аша милли аң, милли караш та формалаша. Аны урыс телендә дә укытып була, чөнки әдәбият тарих белән беррәттән идеологиянең бер өлеше булып тора.

Бу акча белән генә хәл итә торган мәсьәлә түгел.

Ә бу канун белән беррәттән Русиядәге милли телләрне үстерү өчен федераль фонд булдыру карары әйбәт булса да, безнең проблемны хәл итми. Хәзер тынычландыру өчен бу фондка күпмедер акча бирергә мөмкиннәр, ә киләсе елда бу проблемның кискенлеге кимүгә, алар, гафу итегез, илдә кризис, акча юк, акчаны өстенлекле юнәлешләргә, социаль өлкәгә, ярлыларга ярдәм итүгә һәм башка, һәм башка нәрсәгә тотарга тиешбез, дип әйтергә мөмкиннәр.

Милли мәгарифне үстерү өчен Татарстанда да акча булуын күрәбез, әмма без аны куллана алмыйбыз. Чөнки ул акчаларны милли мәгарифкә куллану өчен хокукый, юридик нигез юк. Моның өчен канун, канун нигезләмәләре булырга тиеш. Кызганыч, бу акча белән генә хәл итә торган мәсьәлә түгел.

Хайбулла Алханаджиев
Хайбулла Алханаджиев

Хайбулла Алханаджиев, кумык җәмәгать эшлеклесе, "Безнең тел" оешмасы әгъзасы: Төрле төбәктә, төрле халыкларда тел мәсьәләсе төрле хәлдә. Әлбәттә, хәзер төп орым татарларга каршы юнәлгән, барыннан да бигрәк аларны Татарстан борчый, алар моның белән Татарстанны туктатырга тели. Чөнки Татарстан татар телен тиешле дәрәҗәгә, статуска күтәргән иде. Хәзер алар аны көчсезләндерергә тели.

Ата-аналар үз балаларынаң ана теле дип урыс телен сайларга мәҗбүр булыр кебек

Әмма төрле төбәктә вазгыять төрлечә. Без, кумыклар үз җирләребездә дә азчылыкта калдык. Күпсанлы халыклар яшәгән Дагыстанда урыс теле, әлбәттә, милләтара аралашу теле буларак кулланыла. Кумык теле Икенче дөнья сугышында мондагы төп тел булса да. Ә татарлар 1990нчы елларда күршеләренә, чуашларга, удмуртларга да үз телләрен урта белем дәрәҗәсенә күтәрергә этәргеч булды. Ә хәзер бу канун нәтиҗәсендә анда да, бездә дә ата-аналар үз балаларына ана теле дип урыс телен сайларга мәҗбүр булыр кебек.

Хәзер төбәкләрдә бары тел мәсьәләсе белән генә шөгыльләнүче оешмалар төзергә кирәк. Алайса хәзерге оешмалар һәртөрле мәсьәлә белән шөгыльләнә. Ул оешмаларның үзәкләрендә белгечләр, ә аларның тирә ягында энтузиастлар булырга тиеш. Һәм ул оешмалар бар Русия күләмендә үзара берләшергә, бер-беренә ярдәм итәргә, һичьюгы проблемнар, аларны ничек чишүләре, яңа, заманча, интернет кебек коралларны кулланулары турында мәгълүмат уртаклашырга тиеш.

Хәзерге шартларда безгә телне гамәли куллану мәсьәләсен куярга кирәк

Телнең урыс теле белән көндәшлеге турында да уйларга кирәк. Бездә кумык телен урыс телен өйрәткән кебек бөтен грамматикасына, нечкәлекләренә өйрәтәләр. Ә тормышта ул белемнәрнең кирәге чыкмый. Нәтиҗәдә бөтен кызыксыну югала. Кумык телен өйрәнгән кеше хәтта ул телдә сөйләшә дә алмый. Хәзерге шартларда безгә телне гамәли куллану мәсьәләсен куярга кирәк. Кумыкча сөйләшергә өйрәнгән кешегә, теләсә, грамматиканы өйрәнү мөмкинлеге бирергә кирәк. Безнең төп проблем грамматика җитешсезлеге түгел, ә кешенең бу телдә сөйләшә алмавы. Кумык телен урыс теле дәрәҗәсендә өйрәтергә омтылу кешеләрне аннан читләштерә генә.

XS
SM
MD
LG