Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәгарифе упкын алдында


Татар теле дәресе. Архив фотосы
Татар теле дәресе. Архив фотосы

Республикада татар телендә белем бирүче мәктәпләр калмады. Ә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 700дән артык мәктәп татар телендә белем бирә дип ялган хисап тота.

Быелның апрель азагында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка хат юлладым. Дәүләт шурасы аппаратыннан килгән хаттан күренгәнчә Фәрит Мөхәммәтшин минем мөрәҗәгатьтә тасвирланган мәсьәләне өйрәнеп миңа аңлатмалы җавап бирү өчен аны министрлыкка төшергән. Министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллинның өч биттән торган җавап хатында "Русия Федерациясендә мәгариф турында"гы федераль канунының аерым маддәләре язып тутырылган. Ул маддәләр, гади сүз белән әйткәндә, мәктәпләрнең автономиягә ия булуы, аларның эшчәнлегенә министрлыкның тыкшынырга бернинди хакы юклыгы турында. Министр урынбасары "Безнең Татарстан территориясендә белем-тәрбия бирү өлкәсендә бернинди вәкаләтебез юк, сез күтәргән мәсьәләләрне тикшерә алмыйбыз", дисә, аңлаешлырак булыр иде.

БУ ТЕМАГА: Татар теле кулланышта юк, ялган хисапларда бар

Май башында да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә татар мәгарифе буенча тагын ике хат салган идем. Җавап тагын мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллиннан килде. Хатның беренчесе балалар бакчаларының татар төркемнәрендә татар мохите юклыгы турында иде. Моңа җавап хаты да "Мәгариф турында"гы федераль канунга, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартларына сылтамалар белән язып тутырылган. Хатта тасвирланган мәсьәләләрнең тикшерелеп тә тормаганлыгы күренә.

Татарстан мәгариф министрлыгы тикшерү эшләрен татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен дә хәл итә алмый

Икенче хат ата-аналар исеменнән җибәрелде. Ул Чаллының 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфларына еллык контроль эшләрне татар телендә төшерү таләбеннән тора иде. Илсур Һадиятуллинның җавап хатында исә башлангыч сыйныфлар турында түгел, 4нче сыйныф укучыларына төшерелә торган Бөтенрусия тикшерү эшләрен татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе турында гына язылган. Анысын да Русия федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты җитәкчесе Ирина Мануйлова тәрҗемә итәргә рөхсәт бирми икән. Хатта Мануйлованың аңлатмасы да китерелгән: "Русия Федерациясенең барлык территорияләрендә тикшерү эшләрен үткәрүдә бердәмлек принцибы исәпкә алына. Биремнәр вариантлары, аларны бәяләү кретерийлары федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп Русия Федерациясе территорияләре өчен бердәм булган дәүләт телендә төзелә", диелгән.

Шулай итеп, тикшерү эшләрен дә татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен хәл итә алмаган Татарстан мәгариф министрлыгы күп еллар буе татар мәктәпләренең санын меңгә якын итеп күрсәтеп: "Аларда татар телендә белем бирәбез", дип татар җәмәгатьчелеген алдавын дәвам итә.

Гаиләдән нәрсәдер өмет итү урынсыз

Татарстан мәгариф һәм фән министры булып Энгель Фәттахов билгеләнгәч, ул татар мәктәпләренең авылларда гына калуын таныды. Татар теле дәресләренең генә телне сакламавын аңлап: “Иң беренче эш итеп татар гимназияләренә татарча белем бирүне кайтару юнәлешендә эшләячәкбез", дип ачыктан-ачык белдерде. Ягъни барлык фәннәрне татар телендә укытуны күздә тоткан әлеге сүздән соң дәреслекләр тәрҗемә ителә башланды, милли мәгариф концепциясе һәм "юл харитасы" төзелде, шәһәрләрдә Милли мәгариф үзәкләре ачу планлаштырылды. Яңа министр Рафис Борһановтан бу эшләрне дәвам итү турында бер сүз ишетелми. Вазифасына керешеп 100 көн узгач, "Татмедиа"ның генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюда да ул татар теле дәресләре турында сөйли, ә гомумән татар мәгарифен торгызу турында - ләм-мим.

Мәктәпләрдәге башбаштаклыкларга чик куярга кирәк

"Татар-информ" да чыккан әлеге әңгәмә Рафис Борһановның: "Ана телен укыту мәсьәләсендә мәктәпләргә күбрәк мөстәкыйльлек бирергә кирәк", дигән сүзе астында дөнья күрде. Мәктәпләр болай да артык мөстәкыйль. Киресенчә, мәктәпләрдәге башбаштаклыкларга чик куярга кирәк. 2000нче еллар башында татарча белем бирүне юкка чыгарган ул мәктәпләр ана телен укытуны да юньләп оештырмаячак. Татар теле дәресләре СОлНЦе мәктәбе директоры Павел Шмаковка гына кирәк булып чыга.

"Телләр өйрәнгәндә озак вакыт дәвамында гаиләне читтә калдырып килдек", дип белдерә министр. Әңгәмәдән күренгәнчә, Рафис Борһанов урыс бакчасына йөргән, урыс мәктәбендә белем алган. Әти-әнисе көн буе эштә булган. Гаиләдә ул энесе һәм апасы белән урыс телендә аралашкан. Урысча белем алган балаларның гаиләдә урыс телендә аралашуы министрның үз мисалында тасвирлана. Шуны күрәләтә ул урыслашкан гаиләдән нәрсәдер өмет итә.

Тагын бер афәт якынлаша

Министр булып Энгель Фәттахов эшләгән чорда 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң имтиханнарны татарча бирергә мөмкинлек тудырылган иде. Ике ел элек республикада бу имтиханны егермеләп укучы татар телендә тапшырган булса, узган ел 392 укучы бирде. Быел бу сан кабат аска тәгәрәгән, 70ләп укучы гына язылган. Бу республикада 9нчы сыйныфка хәтле татар телендә белем бирүче 2-3 мәктәп кенә бар дигән сүз. Министр булып Рафис Борһанов килгәч, татар мәгарифе тумас борын кабат бетеп бара. Димәк, яңа министр алдында милли мәгарифне торгызу бурычы куелмаган булып чыга.

Мондый канун кабул ителсә, урыслашкан татар мәктәпләре мөдирләре, укытучылар коллективы тантана итәчәк

Мәскәү республикада татар мәктәпләре юклыгын белеп эш йөртә. Русия президенты Путинның милли телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дигән сүзләрен хәзер белем бирү өлкәсенә дә күчерәләр. Бу турыда Русия думасында 19 июньдә беренче укылышта каралачак милли телләр турындагы канун проектында әйтеләчәк. Думаның мәгариф һәм фән комитете рәисе Вячеслав Никонов сүзләренчә, бала беренче һәм бишенче сыйныфка барыр алдыннан ата-аналары аның нинди телдә укуы һәм нинди милли телне өйрәнүе турында гариза язарга тиеш икән. Мондый канун кабул ителсә, урыслашкан татар мәктәпләре директорлары, укытучылар коллективы тантана итәчәк! Чөнки әлегә бер генә укытучыдан да, директордан да татар телендә белем бирүне торгызырга кирәк дигән сүз ишеткәнем булмады. Канун чыккач ук укытучылар үзенә кирәк гаризаны ата-аналардан яздыртачак. Әлбәттә, ата-ана балама каныгырлар дип укытучы сүзеннән чыкмаячак һәм кул куячак. Чаллының кайбер татар гимнзияләрендә тикшерү килер алдыннан, "баламны урысча укытуыгызны сорыйм" дип ата-аналарга гариза яздыртканнар иде бит инде. Алай гынамы әле, берничә ел элек татар гимназиясендә математиканы урысча укытуны сорап прокуратурага да хат оештырттылар.

Татар телендә белем бирү өчен шартлар юк

Русия думасы депутаты Вячаслав Никонов әйтүенчә, туган телгә өйрәтү конкрет мәктәптә булган мөмкинлектән чыгып башкарылачак икән. Бу агымдагы "Русия Федерациясендә мәгариф турында"гы кануны нигезендә дә шулай. Русия гражданнары мәгариф системы мөмкинлекләреннән чыгып туган телне өйрәнү һәм туган телдә белем алу хокукына ия. Ләкин ул мөмкинлекләр урыс телендә белем бирү өчен генә мәктәпләрдә тудырыла, ә татар телендә укыту өчен шартлар булдырылмый. Бу сүзләр шуның өчен әлеге канунга кертелгән дә. Тулаем җиренә җиткереп татар телендә белем бирү өчен мәктәпләрнең мөмкинлекләре хәзер дә юк.

Тулаем җиренә җиткереп татар телендә белем бирү өчен мәктәпләрнең мөмкинлекләре юк

Әйтик, Чаллы шәһәрендә бердәнбер мәктәптә – Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфларында фәннәрне татар телендә укыталар. Ләкин анда да контроль эшләр, тестлар, өстәмә биремнәр – урысча, укытучылар татарчага тәрҗемә ителгән методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителми, математикадан мәсьәләләрне экранда күрсәтү өчен татарча электрон әсбаплар юк, эш дәфтәрләре, мәсьәләләр җыентыклары бары тик урысча гына чыга, олимпиадалар урыс телендә генә уза. Мондый белем бирүнең нәтиҗәсе шул: гимназия укучылары үзара урыс телендә аралаша, татар телле мохит юк. Туган телдә аралашу булмаган уку йортыннан татар телендә иҗат итүче шәхесләр чыкмаячак.

Татар телендә белем алу өчен мөмкинлекләрне Русия Федерациясе Конституциясенең 26нчы, 68нче маддәләрендә каралганча Русия хакимияте үзе тәэмин итәргә бурычлы бит. Шул ук маддәләргә таянып Татарстан хакимияте дә эшләргә тиеш. Әмма бүген ул татар мәгарифе хакына бармакка-бармак сукмый.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG