Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле кулланышта юк, ялган хисапларда бар


Алан мәктәбендә Ана теле көне (архив фотосы)
Алан мәктәбендә Ана теле көне (архив фотосы)

Аерым бер укучының татар телендә җавап бирә белүе – ул әле тел сакланышының билгесе түгел. Тел саклануның төп шарты – әлеге телдә белем бирү, укучыларның мәктәптә һәм мәктәптән тыш туган телдә аралашуы – ягъни, ана теленең даими һәм киң кулланышта булуы.

Җилнең кайсы яктан исүенә һәм мәгариф министрының кем булуына карап, соңгы 25 ел эчендә республиканың татар мәктәпләре өстеннән контроль гел үзгәреп торды. Милли хәрәкәт мәйданнарны тетрәтеп торган 90нчы еллар чорында күпчелек шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә контроль бар иде. Яңа ачылган татар уку йортларында татарча белем бирелде, укучылар үзара да, укытучылар белән дә татар телендә аралаша башлады.

2000нче еллар башында республиканың югары даирәсе башлангыч мәктәптә татар телендә белем бирсәк, шул җитте дигән корткыч идея таратты

2000нче еллар башында кисәк кенә җил юнәлеше алышынып киткәч, республиканың югары даирәсе "җырын" үзгәртте: башлангыч мәктәптә татар телендә белем бирсәк, шул җитте дигән корткыч идея таратты. Нәтиҗәдә контроль балалар концертын карауга һәм укучыларның татар телендә шигырь сөйли белүен тикшерүгә кайтып калды. Һәм күреп торабыз: шәһәр мәктәпләрендә татарча белем бирү хәтта башлангыч сыйныфларда да калмагач, укучылар үзара һәм укытучылары белән урысча аралашуга күчте.

Мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче булып Энгел Фәттахов килгәч, татар мәктәпләре өстеннән контроль кайтарыла башланды. Министр тарафыннан ялган хисаплар бирүгә тәнкыйть сүзләре яңгырый һәм татар мәктәпләреннән татарча белем бирү таләп ителә. Министрлыкның комиссияләре татар гимназияләрендә белем бирүнең нинди телдә баруын ачыклау йөзеннән укучыларның эш дәфтәрләрен дә тикшерә башлады. Әмма еш кына тикшерү комиссияләре иске алымнар белән эш итә. Әйтик, тикшереләсе татар гимназиясе алдан кисәтеп куела. Комиссия киләсе булгач, укытучылар ата-анадан, укучыдан эш дәфтәрләрен таң атканга кадәр татарчага тәрҗемә иттертә. Мондый "ком бураннары" ата-анада канәгатьсезлек тудыра, әлбәттә. Болай җәфалаганчы татарча гына укытсалар да була иде, дип тә әйтәләр икән.

Аерым бер укучының татар телендә җавап бирә белүе – ул әле тел сакланышының билгесе түгел. Тел саклануның төп шарты – әлеге телдә белем бирү

Соңгы вакытта Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы иҗтимагый оешмаларның аерым вәкилләре активлашып китте кебек. Алар да кайбер татар гимназияләрендә укучыларның татарча белү-белмәвен сыйныфларга кереп тикшергән икән. Һәм “укучылар татарча белә” дигән нәтиҗә чыгарган. Югыйсә, аерым бер укучының татар телендә җавап бирә белүе – ул әле тел сакланышының билгесе түгел. Тел саклануның төп шарты – әлеге телдә белем бирү, укучыларның мәктәптә һәм мәктәптән тыш туган телдә аралашуы – ягъни, ана теленең даими һәм киң кулланышта булуы.

Август башында VI татар конгрессы корылтаенда катнашучыларны, шул исәптән мине дә Кукмарага алып бардылар. Шундагы бер чарада 12-13 яшьлек берничә татар кызының урысча гына аралашуын күреп алдым. Сораштыра башлагач, аларның Кукмара 1нче татар гимназиясендә урысча белем алулары ачыкланды. Кызлар татарча да белә, ләкин шул ук вакытта алар туган телдән ваз кичкән, урысча аралаша. Хәзер татар гимназиясендә татарча белем бирә башласалар, мин аңламаячакмын, диде араларыннан берсе. Бу мисал урысча белем биргән татар гимназиясендә татар теле сакланмавын раслый.

Кеше белем алган телендә фикерли һәм ул телне чит җиргә чыгып китсә дә онытмый. Татар гимназияләренә килгән комиссияләр, депутатлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, беренче чиратта, укучыларның нинди телдә белем алуын, аралашуын, татарча китаплар уку-укымавын тикшерергә тиеш – бу төп критерий. Шулардан чыгып кына татар уку йортының эшчәнлеген бәяләргә кирәк.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG