Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 июнь көнне Казанда туган телләрне укытуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Мәскәү вәкиле Ольга Артеменко телләр белән килеп туган вазгыять өчен Татарстанны гаепләде, ә урыс телле активистлар татар теленә генә түгел, урыс теленә дә каршы икәнлеген күрсәтте.

Түгәрәк өстәлне Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов үткәрергә тәкъдим иткән иде, анда Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко да катнашты.

Чарада Артеменко иң беренче чыгыш ясап, туган телләр белән килеп туган вазгыять өчен бары тик Татарстан гына гаепле дип белдерде.

"Татарстан булмаса, мәгариф системында милли-төбәк компоненты калыр иде. Татарстан булмаса, бездә Путинның бу күрсәтмәләре булмас иде, һәм прокурор тикшерүләре ачыклаган коллизияләр дә булмас иде. Бу - объектив нәрсә. Белмим, моның белән ризалашмаган кеше табылыр микән", диде ул.

Артеменко: "Путинның телләр турында күрсәтмәсенә Татарстан сәбәпче булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Артеменко сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә "дәүләт мәгариф сәясәтенең адекват тормышка ашыру моделе" булдырыла. Артеменко фикеренчә, мәгариф системының вариативлыгы төрле модельләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Түгәрәк өстәлдә үзләрен урыс телле ата-аналарның хокукларын яклыйбыз дип йөрүче берничә активист та бар иде.

Шуларның берсе Рая Демидова сүзен урыс телле балалардан түгел, чувашлардан башлады. Активист Казанда аларга бик авыр, чөнки чуашлар үз туган телләрен сайлый алмыйлар, урыс яки татар теле сайларга мәҗбүрләр дип "борчылды". Ә туган тел предметы вариатив өлештә булса, алар үзләренә кирәк һәм файдалы дип тапкан башка предметларны үзләштерер иде ди Демидова.

Рая Демидова
Рая Демидова

Ул, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына сылтанып, Казанда туган тел буларак бары тик татар һәм урыс телен генә сайлау мөмкинлеге, ә гомумән Татарстанда алты тел сайлап булуы турында сөйләде. "Ә бит республикада 170 милләт баласы яши. Туган телләрне вариатив өлешкә кертү әлеге предметны мотлак уку проблемын чишәр иде", ди Демидова.

Ул урыс телен туган телләр рәтенә кертү белән дә канәгать түгел. "Прокуратура тикшерүләреннән соң урыс теле сәгатьләре норматив белән тигезләште. Безнең балаларга инде болай да сәгатьләре җитәрлек предметны өстәп такмакчылар", ди активист. Моннан тыш ул туган тел буларак урыс теленнән уку програмнарының да, дәреслекләрнең юклыгын да искә төшерде.

"Бөтен балалар да мәдәният белгечләре, филологлар булмаячак. Укучылар математика, физика, химия кебек предметларны тирәнрәк өйрәнер өчен түләүле дәресләр алырга мәҗбүр. Путин милли телләрне көчләп өйрәнергә ярамый дигәндә аларны башка нинди дә булса мәгънәсез дәрес белән алыштырырга кирәк димәде бит", дип сөйләде Демидова. Моннан тыш ул татар теле аркасында кайбер гаиләләрнең өйдә укуга күчүләре һәм хәтта республикадан китеп үк барулары турында да әйтеп узды.

Активист туган телләр укыту планының вариатив өлешендә генә булырга тиеш дип саный.

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков та чакырулы иде. Аны "Татарстанның баш татары" дип таныштырдылар. Ул үзенең республика прокуратурасы белән низагы турында сөйләп алды.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Шмаков әлеге хәл килеп чыгуда татар яки урыс телләре укытучылары түгел, ә федераль кануннарның үтәлеше өчен җавап бирүчеләр гаепле, ләкин прокуратурада да, Рособрнадзорда да беркем җәзасын алмады, ди. Чуаш баласын укыту мәсьәләсен дә дәүләт кайгыртырга тиеш диде ул.

Мәктәп мөдире әлеге мәсьәләне карауны җәйге каникулларга калдырырга кирәк иде, мондый низаг килеп чыкмас иде дип белдерде. Ул шулай ук туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен аерым карарга, соңгыларын мәктәпләрдә берничә сәгать булса да мотлак укытырга кирәк дип саный. Күптән түгел СОлНЦе мәктәбенең Русия Югары мәхкәмәсеннән республика дәүләт телләрен мотлак укытуны таләп итеп, шикаять әзерләве дә билгеле булган иде.

"Тыныч кына сөйләшеп, компромисска килеп була иде. Бәлки бер, бәлки, ике ел дәвамында. Татарстан килешә белә. Узган гасырның 90нчы елларында килешүгә барган икән, хәзер дә уртак сүзгә килеп булыр иде", диде Шмаков.

Чарада Фәндәс Сафиуллинга да сүз бирелде. Ул үз чыгышында туган телләрне яклаучы Русия суверенитеты турындагы декларациясе, Конституциясе, телләр турындагы кануннарның маддәләре белән таныштырды, әлеге документларда бөтен милләтләргә үз телләрен өйрәнү өчен тигез шартлар бүленү турындагы өлешләренә басым ясады.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Ул Путинның ана телләре турындагы йөкләмәсе Конституция кысаларында булырга тиеш, чөнки президент төп документның гаранты булып тора ди.

"Әлеге мәсьәлә бүген генә хәл ителмәячәк. Республикада тел низагы тудыруга катышы булган бөтен җаваплы кешеләрне, әйтик, Русия президенты идарәсе, ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, хокук яклау оешмалары вәкилләрен Татарстанга чакырыйк, алар безнең дөрес гамәлләр кылмауны дәлилләсеннәр яки кире каксыннар. Бездә урыс теле эзәрлекләнә, татар теле басым белән өйрәтелә дигән ялганны үз күзләре белән күрсеннәр. Мәктәпләрдә татар теле калмады, укытуның нинди телдә барганын ишек артыннан булса да тыңлап карасыннар", диде Фәндәс ага.

Ул укучының тел сайлау мөмкинлеге генә түгел, мәктәп сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш дип саный.

"Татар мәктәбеме ул, урысмы, чуашмы, удмуртмы. Аларда дәүләт телләре минимиаль күләмдә укытылсын. Милли мәктәп төшенчәсен кайтармый торып, вазгыять хәл ителмәячәк. Ә милли мәктәпне тергезү өчен Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү мөмкинлеге кертү кирәк. БДИ урыс телендә генә булган очракта милли мәктәп турында сүз йөртеп булмаячак. Укыту програмына милли компонентны кайтару, БДИны туган телдә тапшыру мөмкинлеге бирү - иң мөһим мәсьәләләр", диде Фәндәс Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, "309нчы канун (әлеге канун белән мәктәпләрдә милли компонент бетерелде - ред.) милли мәктәп өчен үлем җәзасы булса, БДИны урыс телендә генә бирү мөмкинлеге әлеге хөкем карарын гамәлгә ашыру булды".

Ул шулай ук федераль үзәкнең милли мәктәпләргә дәүләт иминлегенә янаучы урын дип каравы сизелә, диде. "Безгә милләтче, сепаратист дип әйтәләр. Миңа теләктәшлек белдерүче урыс телле дусларым бар. Алар Украинада, Литвада яши. Алар да милләтчеме, сепаратистмы? Милли телләрне бетерү илне таркатуга китерәчәк", диде үз чыгышында Фәндәс Сафиуллин.

Галина Лучкина (с), Инесса Дудочкина
Галина Лучкина (с), Инесса Дудочкина

Чарада Уфадан активист Галина Лучкина да катнашты. Ул да һаман шул бер фикерне алга сөрде: "татар телен үзегез укыгыз, безнең балаларга тимәгез". Урыс телле активистларның чыгышыннан аңлашылганча, аларга татар теле дә, башкорт теле дә, хәтта урыс теле дә кирәкми. Алар туган телләрне уку планының вариатив өлешенә кертүгә гына риза.

Түгәрәк өстәлгә тарихчы, дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та килгән иде. Ул "Туган телләрне юк итүче канунга каршы" хәрәкәт эшчәнлеге, Мәскәүдә түгәрәк өстәлләр үткәрү турында сөйләп узды. Милли мәктәпләр тергезелгән очракта уку йортларында да татар телендә укытучы факультетлар булырга тиешлегенә басым ясады. Казанда бердәнбер 2нче гимназиядә генә татар телендә белем бирелүенә тукталды.

Артеменко: "Сез мәгариф системын, кануннарны белмисез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Әмма аңа ана телләренең факультативка калдыруның тискәре нәтиҗәләргә китерәчәге турында сөйләргә ирек бирмәделәр. Бигрәк тә Ольга Артеменко "сез мәгариф системын, кануннарны белмисез, үзегезгә ничек кирәк, шулай аңлыйсыз, сезне тыңлап булмый" дип Фәйзрахмановны тупас рәвештә бүлдерде. "Мин 17 яшьтән бирле әлеге системда, сезне тыңларга вакыт юк", диде ул. Нәтиҗәдә Айрат Фәйзрахмановка үз дәлилләрен китерергә мөмкинлек бирелмәде, түгәрәк өстәл узган бүлмәне арендага алу вакыты чыкты, халык таралашырга мәҗбүр булды.

Артеменконың әле сөйләр сүзе бетмәгән иде, җыелыш урамда дәвам итте, ләкин Айрат Фәйзрахманов биредә калмады.

Артеменко үзенең берләшмә оештыруы турында сөйләде. "Мин Русия юстиция министрлыгында "Туган телләр укытучылары ассоциациясе" оешмасын рәсми теркәдем. Аңа урыс теле укытучылары да карый. Мин төрле оешмаларның вәкилләрен шул оешмага ассоциатив әгъза булып керергә тәкъдим итәм. Шулай итеп тел мәсьәләсе буенча мөрҗәгать итеп булачак", диде Артеменко.

Мәскәү түрәсе туган телләрне ихтыярига калдыруны күз уңында тоткан канун өлгесенә карата ныклы оппозиция оешты дип саный.

Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

"Татарстаннан вкәилләр оппозиция оештыру өчен Мари Иленә дә, Дагыстанга да, башка республикаларга да барды. Ләкин әлегә канун өлгесе кабул ителмәде, аның кайсы вариантын сайлаячакларын белмибез, нәтиҗәләр ясарга иртә. Дума кабул иткәч, әле Федерция шурасыннан узасы, Путинның имзалыйсы бар", дип активистларны борчылмаска чакырды Артеменко. "Оппозиция" үз гамәлләре белән үз телләренә зыян гына сала, урыс теле туган телләр рәтенә кертелсә, милли телләргә авыр булачак ди Мәскәү түрәсе.

Артеменко да ана телләрен укыту планының вариатив өлешендә калу яклы икәнен ачыктан-ачык белдерде.

Ә менә республика дәүләт телләренең статусы турындагы сорауга ул анык кына җавап бирә алмады. "Бу мәсьәлә бик авыр. Федераль дәрәҗәдә мәгариф системында республика дәүләт теленең ролен, нинди максатлар, нинди методикалар белән кертелүен билгеләргә, хокукый нормалар булдырырга кирәк" дип кенә әйтте һәм сүзне тагын туган телләргә борды.

Урамга күчкән түгәрәк өстәлгә Михаил Щеглов йомгак ясады. Чарада яңгыраган тәкъдимнәр башка активистларга да таратылачак диде.

* * *

Соңгы атналарда Русиядә туган телләрне укытуга бәйле барлыкка килгән вазгыятькә багышлап берничә түгәрәк өстәл оештырылды.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" узды. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.

11 июнь Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Русиядә милли телләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Түгәрәк өстәл исеменнән Русия думасына туган телләрне ихтыяри укытуга калдырмауны сорап мөрәҗәгать кабул ителде.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG