Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе башкорт активисты шикаятен канәгатьләндермәде


Әлфия Үзәнбаева мәхкәмәдә. 3 ноябрь, 2017

Әлфия Үзәнбаеваның адвокаты Айдар Вәлитов Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен шулай ук берәр башкорт милли оешмасы аша Галина Лучкинаның башкорт халкын "кече халык" дип атавын кабат мәхкәмәгә бирү мәсьәләсен өйрәнәчәкләрен әйтә.

16 февраль Уфа районы мәхкәмәсе башкорт активисты Әлфия Үзәнбаева эше буенча карар чыгарды. Әлеге эш 2017 елның 9 июнендә "Эхо Москвы" радиосы аша "Урыс ата-аналарның хокукларын яклау оешмасы" рәисе Галина Лучкинаның башкорт халкын "кече халык" дип атавы уңаеннан башланды. Сибай шәһәрендә яшәүче билгеле башкорт активисты Әлфия Үзәнбаева Галина Лучкинаның бу сүзләрен башкорт халкының намусын һәм абруен пычрату дип мәхкәмәгә биреп, әхлакый зыян өчен штраф түләвен таләп иткән иде. Әлфия Үзәнбаева фикеренчә, башкорт халкы республикада яшәүчеләрнең 29,5 процентын тәшкил итү сәбәпле, ул "кече халык" була алмый.

Мәхкәмә утырышында
Мәхкәмә утырышында

Мәхкәмә утырышында Әлфия Үзәнбаева катнаша алмады. Аның мәнфәгатен адвокаты Айдар Вәлитов яклады. Бу соңгы утырышта карар башкорт җәмәгатьчелеге файдасына чыгарылыр дип көтелгән иде. Ләкин утырышка килгән хокук яклаучы Евгений Кареев башка төрле юнәлеш бирде. Моңа кадәр Галина Лучкина адвокатсыз үз мәнфәгатен үзе яклый иде. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов, республиканың бүгенге башлыгы Рөстәм Хәмитовка каршы мәхкәмәләшкән, яңгыравыклы эшләр белән билгеле Евгений Кареев Әлфия Үзәнбаеваның мәхкәмәләшүе кануни түгел дип белдерде.

Евгений Кареев
Евгений Кареев

Кареев сүзләренчә, Галина Лучкина радио аша чыгышында Әлфия Үзәнбаеваны телгә алмаган, анда исем-фамилияләр аталмаган, шуңа күрә аның намусын пычрату дип атап булмый. Кареев сүзләренчә, бу очракта бары тик башкорт җәмәгатьчелек оешмалары гына мәхкәмәгә бирә ала. Хокук яклаучы мисалга "Башкорт халкы конгрессы" кебек оешма бирә алуын әйтте.

Утырышта эксперт булып катнашкан Башкорт дәүләт университеты галиме Гүзәл Шагапова кече халыклар төшенчәсенә билгеләмә биреп, 50 меңнән аз булган халыкларның гына бу төркемгә керүен әйтте һәм Русиядәге ул исемлеккә кергән 48 милләт арасында башкортларның булмавын белдерде.

Утырыш тәнәфес ясаганнан соң хөкемдар Әлфия Үзәнбаеваның гаризасының канәгатьләндерелмәве турында карар чыгарды. Карарда канәгатьләндерелмәү сәбәбе белдерелмәде.

Галина Лучкина
Галина Лучкина

Утырышта катнашкан башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре бу карар уңаеннан гаҗәпләнү белдерде. "Урыс ата-аналарының хокукларын яклау оешмасы" рәисе Галина Лучкина исә Азатлыкка моны "цирк" дип атады.

Минем өчен бар милләтләр дә тигез

"Бу, мәхкәмә булудан бигрәк, цирк кебек булды. Кемнәрдер бу мәсьәләне махсус куертты. Мин башкортларны беркайчан да кимсетмәдем. Үземнең әнием дә ярым башкорт, ярым татар. Минем өчен бар милләтләр дә тигез, башкортмы ул, татармы, иң мөһиме әйбәт кеше булуы. Минемчә, кемнәрдер милли киеренкелек тудыру өчен махсус эшли.

"Эхо Москвы"да барган тапшыру бик матур булды. Мин анда Вәлиәхмәт Бәдретдинов белән бик яхшы аралаштым. Тапшыру беткәч тә әңгәмәнең яхшы узуын билгеләдек. Соңыннан контексттан сүзләрне йолкып алып, үпкә белдерәләр. Бу утыз җиденче елны хәтерләтә. Ул елларда юк кына ишарәләр өчен төрмәләргә утыртып, хөкем иткәннәр бит. Шул чактагы кебек. Хәзер башкорт теле турында бөтенләй телгә алмаскамыни? Мин моны махсус куерту дип бәялим. Үзем яртылаш башкорт була торып, башкортларга начар мөгамәләдә була алмыйм. Минем берничә дустым да башкорт милләтеннән. Алар бер дигән кешеләр", диде Галина Лучкина.

Гүзәл Ситдыйкова
Гүзәл Ситдыйкова

Мәхкәмә утырышында катнашкан язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова исә бу эшне дәвам итәргә кирәк дип әйтә.

"Бүгенге чыгарылган карар белән генә чикләнеп калырга ярамый, артабан җәмәгатьчелек оешмалары аша мәхкәмәләшербезме яки апелляциягә бирербезме, барыбер бу мәсьәлә юкка чыгарга тиеш түгел. Чөнки социаль челтәрләр аша бу ханымның бер милләткә генә каршы түгел, гомумән, күп милләтләргә, милли республикаларга каршы чыгышлары бик күп булды.

Ул милли республикаларның хокукларын түбәнрәк итеп күрсәтергә маташа

Әгәр Үзәнбаева ханым мәхкәмәгә бирмәгән булса, мин аны үзем бирергә җыенган идем, чөнки социаль челтәрләрдә аның белән берничә тапкыр эләгешкәнем булды. Әйтик, халыкны "бәләкәй халык" дип атау, башкорт теле милләтара аралашу теле түгел, белем бирү теле түгел дигән сүзләренең берсе дә чынбарлыкка тап килми. Ул гына да түгел, ул бер милләтне икенче милләткә каршы котырта. Әлеге дә баягы, милли республикаларның хокукларын түбәнрәк итеп күрсәтергә маташа. Янәсе дә бу халыкның саны урыс халкына караганда кимрәк икән, димәк, хокуклар да түбәнрәк кебек килеп чыга.

Халыкларның хокуклары аның саныннан тормый. Ул халыкара нормалар булсынмы, Русиянең Конституциясе булсынмы, бер җирдә дә бәләкәй халыкларның хокукы кимрәк дип әйтелмәгән. "Бәләкәй халык" дигән төшенчәдә мәсхәрә юк, әмма бу сүзне ничек кулланасың бит. Ул төшенчәне бик мәсхәрәле, мыскыллы мәгънәдә куллана. Ул хокуклары белән башкорт халкы кайтышрак дип әйтергә тели. Шуңа күрә мин бу эшне туктатып калдырырга ярамый дип саныйм", диде Гүзәл Ситдыйкова.

Әлфия Үзәнбаеваның адвокаты Айдар Вәлитов Азатлыкка Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Шул ук вакытта берәр башкорт милли оешмасы аша мәхкәмәгә бирү мәсьәләсен дә өйрәнәчәкләрен әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG