Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарны мыскыл итәргә беркемнең дә хакы юк"


Ольга Гавриленко-Зыятдинова мәхкәмә утырышында
Ольга Гавриленко-Зыятдинова мәхкәмә утырышында

Берничә казанлы интернетта татарларны кимсетү турындагы сүзләр өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы прокуратурага шикаять иткән. Гавриленко-Зыятдинова татарларны “чаплашка” дип атаган иде.

Казанда яшәүче Мөдәррис Галимҗанов татарларны кимсетү турындагы язуларны Татарстан прокуратурасына шикаять иткән. Аның сүзләренчә, ул интернетта Казанда яшәүче Ольга Гавриленко-Зыятдинованың татарларны мыскыл иткән сүзләрен күргәч бик гарьләнгән.

Мөдәррис Галимҗанов татарларны мыскыл итүне прокуратурага шикаять иткән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

"Минем халкымны мыскыл итү ярамый. Бу хайванлык дисәм дә дөрес булыр. Шуңа уйладым-уйладым да прокурорга: "Татарны мыскыл итәргә беркемнең хакы юк, чаралар күрегез дигән хат яздым", диде ул.

Мөдәррис Галимҗанов шикаятенә җавап
Мөдәррис Галимҗанов шикаятенә җавап

Галимҗановка әлеге хатның тикшерү өчен Казан шәһәре прокурорына җибәрелүе турында белгертү килгән. Әлегә башка җавап юк.

"Ни кызык, мин башта ул хатны алты битлек итеп туплап җибәргән идем, анда Казанда татарча язулар булмау турында да язылган иде. Хәзер ул дүрт битлек кенә калган диелгән. Ике битен алып атканнардыр", ди ул.

Ринат Йосыпов
Ринат Йосыпов

Шулай ук Казаннан татар милли хәрәкәт вәкиле Ринат Йосыпов та Урыс мәдәнияте җәмгыяте Михаил Щеглов белән Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Татарстан прокуратурасы һәм тикшерү комитетына шикаять иткән.

Гавриленко-Зыятдинованың интернеттагы татарларны мыскыл итү сүзләре, Щегловның "Идел" кунакханәсендә ата-аналар җыелышында тәре чыгарып куеп, чиркәү гимнын җырлатуыннан зарланган һәм җинаять эше ачуны сораган. Әлеге мыскыл итү сүзләре сигез битлек булган.

Ринат Йосыпов шикаятенә җавап
Ринат Йосыпов шикаятенә җавап

Йосыповның мөрәҗәгатен республика прокуратурасы шулай ук шәһәрнекенә (Вахитов районы) төшергән.

Билгеле булганча, элегрәк юрист Салих Гайнетдинов татарларны кимсеткән һәм мыскыл иткән өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы җаваплылыкка тартуны сорап Татарстан прокуратурасына шикаять иткән иде. Бу хакта Идел.Реалии" язды.

"Ул безнең халыкны мыскыл итте", диде Гайнетдинов.

Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" сәхифәсендә татарларны "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән атады. Соңрак ул “әлеге сүзләрне мин язмадым, улым язды” дип акланды.

"Вконтакте"дагы мыскыллау сүзләре
"Вконтакте"дагы мыскыллау сүзләре

Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен 1 миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак ул улының урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмавы өчен рухи зыянны каплауга өстәп репетиторлар өчен түләнә алган "матди зыянны" да каплауны таләп итте. Бу "зыянны" ул 1 миллион 750 мең сум дип бәяләде. Әмма мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.

Татар-башкортлар соңгы вакытта милли нигездәге мыскыллы сүзләрне әйтүчеләрне җаваплыкка тарттыру тырышлыкларын күрә башлады.

Әлфия Үзәнбаева
Әлфия Үзәнбаева

Мисал өчен, Башкортстанда башкорт активисты Әлфия Үзәнбаева "Урыс ата-аналарының хокукларын яклау оешмасы" рәисе Галина Лучкинаның "Эхо Москвы" радиосы аша башкорт халкын "кече халык" дип атавы өчен гафу үтенүен һәм акчалата җәза бирүне таләп иткән иде. 3 ноябрь узган мәхкәмә вакытында мәхкәмә бинасы янында ике урында ялгыз пикетлар узды. Пикетчылар “Башкортлар Русиядә кече халык түгел” һәм "Лучкина башкорт халкы алдында гафу үтенергә тиеш" дип язылган шигарләр күтәреп торды.

Узган атна мәхкәмәнең дәвамы булырга тиеш иде, әмма Лучкина авырып китү сәбәпле ул күчерелде. Мәхкәмәгә шикаять итүдән тыш 6 декабрь көнне Әлфия Үзәнбаева Лучкинага 282нче маддә (милләтара нәфрәт уяту) нигезендә җинаять эше кузгатуны сорап Башкортстан тикшерү комитетына да гариза язган. Тикшерү комитетыннан Proufu сәхифәсенә шундый гариза бирелүен раслаганнар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG