Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен укытудан килгән зыян" турында шикаятьне мәхкәмә канәгатьләндермәде


Ольга Гавриленко-Зыятдинова
Ольга Гавриленко-Зыятдинова

7 ноябрьдә Казанның Вахитов раойны мәхкәмәсе Ольга Гавриленко-Зыятдинованың "татар телен укытудан килгән зыян" өчен 2,75 млн сум компенсация түләтү турында шикаятен канәгатьләндермәде.

Хөкемдар Евгения Зыбунова Гавриленко-Зыятдинованың шикаятен канәгатьләндермәде. Карарның сәбәпләре күрсәтеп язылган өлеше якын араларда чыгарылачак. Мәхкәмә Гавриленко-Зыятдинова файдасына биш мең сум түләү карары гына чыгарды. Анысы кадет мәктәбендә укучыларны ашату тиешле нормаларга туры килмәү турындагы шикаять өчен булды. Моннан тыш, мәхкәмә Казан кадет мәктәп-интернатына 2016 елның 11 февралендә чыгарылган "ашатуны канун нормаларына туры китерү" карарын үтәмәгәне өчен 2,5 мең сум штраф салды, дип хәбәр итә Idel.Реалии.

Ольга Гавриленко-Зыятдинова татар теленә бәйле карарны шикаять итәргә җыенуын белдерде.

Күптән түгел Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинованың улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен 1 миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе турында билгеле булды. Соңрак ул улының урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмавы өчен рухи зыянны каплауга өстәп репетиторлар өчен түләнә алган "матди зыянны" да каплауны таләп итте. Бу "зыянны" ул 1 миллион 750 мең сум дип бәяләде.

"Улымның репетиторына 7 ел дәвамында бер дәрес өчен уртача 500 сумнан түләп барлыгы 1 млн 750 мең сум акча тотыла алган булыр иде дип санап чыгардым", дип аңлатты Гавриленко-Зыятдинова "зыян" өчен акчаны арттыру сәбәбен.

Гавриленко-Зыятдинованың интернетта татарларны "чаплашка" дип атаган сүзләре дә таралды. Ул бу сүзләрне "мин язмадым, улым язган," дип акланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG