Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле китергән "зыянны" миллионлап саный башладылар


Ольга Гавриленко-Зыятдинова
Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Ольга Гавриленко-Зыятдинова улына татар телен укыткан өчен зыянны капларга 2 миллион 750 мең соравын белдерде һәм татарларны мыскыллаган "чаплашка" дигән сүзеннән баш тартты.

Ольга Гавриленко-Зыятдинова Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә дошманнар янына барган кебек сугышчан кыяфәттә килеп керде. Утырыш буласы бүлмә янында журналистлар арасында урыс телле ата-аналар комитеты вәкиле Эдуард Носовны күреп: "Рәхмәт килүеңә, миңа терәк булырсың", дип тә белдерде.

Носов әфәнде ул килгәнче хәбәрчеләргә "без аны яклыйбыз, ул уңган, шундук мәхкәмәгә бирде", дигән иде.

Мәхкәмә алдыннан Гавриленко-Зыятдинова журналистлар белән бик теләп аралашты, Казанның кадет мәктәбендә белем алган улына "татар телен укытудан килгән рухи зыянны" каплау өчен күбрәк акча сорау турында кәгазь дә күрсәтте.

Ольга Гаврилова-Зыятдинованың рухи зыян өчен өстәмә акча таләп иткән кәгазе
Ольга Гаврилова-Зыятдинованың рухи зыян өчен өстәмә акча таләп иткән кәгазе

"Мәскәүләр белән генә эш итәм"

"Мәскәүдә Русия мәгариф министрлыгында дәүләт сәясәте департаментында бүлек мөдире Светлана Ермаковага киңәшләшергә кергән идем, без аның белән уку планнарын карадык, Татарстанда урыс теленең елына 500 сәгатькә кимрәк укытылуын ачыкладык. Улымның репетиторына 7 ел дәвамында бер дәрес өчен уртача 500 сумнан түләп барлыгы 1 млн 750 мең сум акча тотыла ала дип санап чыгардым", дип аңлатты Гавриленко-Зыятдинова зыян өчен акчаны арттыру сәбәбен. Моннан тыш ул рухи зыян өчен дә 1 млн сум компенсация таләп итә.

Җирле хәбәрчеләргә ул интервью бирергә бик теләмәвен, Мәскәү белгечләре һәм журналистлары белән генә эш итүен дә әйтте.

Гавриленко-Зыятдинова "чаплашка" өчен гафу үтенә, татар теленең "зыяны" өчен күбрәк акча сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

"Чаплашканы улым язган"

Азатлык Гавриленко-Зыятдиновадан "интернетта татарларны "чаплашка" дип атаган сүзләрегез тарала, бу сүзләрне раслыйсызмы?" дип сорады.

"Мин гафу үтендем инде. Мин бу сүзләрне язмадым. Аларны мин кибеткә чыкканда минем исемнән улым язган. Ул бик ачулы, әни сине анда төрле сүзләр белән мыскыл итәләр, начар сүзләр яздылар, мин түзмәдем, сине якладым дип әйтте", диде Гавриленко-Зыятдинова.

Бу сораудан соң ул элек кадет мәктәбендә укыган 14 яшьлек улының татар телен укып ничек зыян күрүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде.

"Улым татар теле дәресләренә принципиаль рәвештә йөрми. Ул бик борчыла, үткән ел хастаханәдә ятып чыкты. Быел да, бу хәлләрдән соң ятарга туры килмәгәе. Безне дә бик мыскыл итеп язалар. Бу хакта да языгыз", дип Ольга ханым күрсәтмә дә биреп алды.

Гарвиленко-Зыятдинова сүзләренчә, бу хәлләр аркасында аңа һәм улына басым ясала, 14 яшьлек улы инде бер ел паспорт ала алмый. Шикаять итүче татар милләтенә каршы булмавын аңлатырга теләп, минем ике ирем дә татар булды, дип тә өстәде.

"Татар телен укыту зыяны" өчен сумма арта бара

Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле мәхкәмәдә фикерен белдерә
Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле мәхкәмәдә фикерен белдерә

Утырышта шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хокукчылары һәм кадет мәктәбе җитәкчесе дә булды. Алар ананың 1 млн 750 мең сум өстәмә акча соравына каршы чыкты.

Хөкемдар бөтен якларны тыңлап, бу шикаятьне кабул итте. Ольга Гавриленко-Зыятдинова өченче тараф итеп прокуратураны катнаштырырга һәм бары тик Мәскәү белгечләре тарафыннан Татарстандагы һәм гомумрусия уку планнарын чагыштыруны да сораган иде. Бу таләпләрне хөкемдар кабул итмәде.

Мәхкәмә утырышында карар чыгарылмады. Хөкемдар утырышны 7 ноябрь иртәсенә күчерде. Гавриленко-Зыятдинова, утырыш залыннан чыккач, "Татарстанда коррупция көчле, хөкемдарлардан баш тартам", дип белдерде.

Мәхкәмә утырышыннан соң, Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе башлыгы һәм Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре журналистлардан качты.

"Татар теле совет заманындагы кебек булсын"

Урыс телле ата-аналар берләшмәсе вәкиле, элекке "Татариянең урыс телле ата-аналар комитеты" җитәкчесе Эдуард Носов сорауларга җавап биреп, Татарстанда урыс теле тиешле күләмде укытылмады дип белдерде.

"Татар теле атнага 4-5, хәтта кайбер районнарда 6-7 дәрес тә укытыла, һәм мин моңа каршы инде җиде ел көрәшәм. Шул ук вакытта 7 ноябрьдән башланачак яңа уку планында татар телен сайламаган балаларга "Туган якны өйрәнү" фәнен укытуга да каршы. Татарлар үз телләрен укысыннар, үстерсеннәр, нигә урысларны мәҗбүри итәргә кирәк?" диде Носов.

Яхшы мисал итеп ул совет заманындагы интернационализм сәясәтен телгә алды. Азатлык хәбәрчесенең совет заманында татар теленең юкка чыгып баруы һәм Казанда бер генә татар мәктәбенең калуы турында дәлилләрен кабул итмәде.

Узган атнада Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинованың улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен 1 миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе турында билгеле булды. Гавриленко-Зыятдинова урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмау өчен рухи зыянны һәм репетиторларга киткән матди зыянны каплауны таләп итә.

Җавап бирүче як булып Казанның Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG