Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен укудан килгән зыян" өчен шикаять бирүче мәхкәмәдә тагын 1 миллион 750 мең сум сорады


Ольга Гавриленко-Зыятдинова (у)
Ольга Гавриленко-Зыятдинова (у)

3 ноябрь Вахитов районы мәхкәмәсендә Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Казанның кадет мәктәбендә белем алган улына татар телен укыткан өчен мораль зыянны каплау шикаяте каралды. Элегрәк ул 1 миллион сум компенсация сораган булса, мәхкәмәдә шуңа өстәп тагын 1 миллион 750 мең сум сорады.

Гавриленко-Зыятдинова Мәскәүдә Русия мәгариф министрлыгында киңәшләшкәннән соң, урыс телен укытып бетермәгән сәгатьләр өчен тагын 1 миллион 750 мең сум түләтү таләбен куйды. Хөкемдар бу шикаятьне кабул итте.

Моннан тыш, Ольга Гавриленко-Зыятдинова өченче тараф итеп прокуратураны катнаштырырга һәм бары тик Мәскәү экспертлары тарафыннан җирле һәм гомумрусия уку планнарын чагыштыруны сораган иде. Бу таләпләрне хөкемдар кабул итмәде.

Мәхкәмә утырышында карар чыгарылмады. Хөкемдар утырышны 7 ноябрь иртәсенә күчерде. Гавриленко-Зыятдинова, утырыш залыннан чыккач, хөкемдарлардан баш тартам дип белдерде.

Узган атнада Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинованың улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен бер миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе турында билгеле булды. Гавриленко-Зыятдинова урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмау өчен рухи зыянны һәм репетиторларга киткән матди зыянны каплауны таләп итә.

Җавап бирүче як булып Казанның Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG