Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин туганы фонды милли телләрне ихтыярига калдыруны яклап берләшмә оештыра


Фондның башкарма җитәкчесе Алексей Алексеев һәм Роман Путин (у)
Фондның башкарма җитәкчесе Алексей Алексеев һәм Роман Путин (у)

"Рус академик фонд" "Бөтенрусия туган тел укытучылары берлеге" булдыру турында белдерү ясады. Ул милли телләрне ихтыряи укытуны яклаячак. Мондый берләшмә булдыру башлангычы белән фондның идарә рәисе Роман Путин чыккан.

Роман Путин - Русия президенты Владимир Путинның туганы.

Белдерүдә әйтелгәнчә, "берләшмәнең эшчәнлеге Русиядәге барлык телләрнең тигез хокуклы булу принципын таратуга һәм урыс телен ана теле буларак сайлау мөмкинлеген булдыруга юнәләчәк". Әлеге инициативаны Русия думасы депутатлары, шул исәптән Гаджимет Сәфәргалиев һәм Равил Хөснуллин хуплаган диелә. Хөснуллин думага Татарстаннан сайланган.

Фонд идарәсе рәисе урынбасары Валерий Райзман сүзләренчә, ата-аналар һәм укытучылар "укучылар һәм студентларның урыс теленнән белем дәрәҗәләренә бәйле һәм кайбер милли республикаларда ана телләре белән килеп туган вазгыятькә карата борчу белдерә".

"Әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итәр өчен берләшмә төзелә. Аның өстенлекле юнәлеше булып ватандашларның туган телләрне уку хокукын тәэмин итү һәм аралашу, белем-тәрбия бирү, иҗат итү телен ирекле сайлау хокукын бозуга юл куймау тора", ди Райзман.

Белдерүдә Башкортстан, Мари Иле, Мордовия мисаллары китерелә. Әлеге республикаларда милли телләрне уку, укучының ана теле нинди булуга карамстан, мәҗбүри булып санала диелә.

Ә "уңай мисал" буларак Дагыстан китерелә. Анда "урыс теле барысына да бер", ә милли телләрне көчләп укыту юк" дип әйтелә.

"Ватандашларны берләштерүче проектларны хупларга кирәк. Гражданлык тәрбиясе, урыс телен дәүләт теле, туган тел һәм милләтара аралашу теле буларак белү, үз халкының, башка халыкларның тарихын, мәдәниятен хөрмәт итү нигезләре нәкъ менә мәктәптә салына" дип китерелә фонд җитәкчесе Олег Казенков сүзләре.

"Рус академик фонд" Русия тормышында актив катнаша һәм үз эшчәнлеген Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә алып бара", диелә фондның сайтында. Фондның максаты - илнең социаль-икътисади үсеш темпларын арттыручы белем бирү методикаларын өйрәнү һәм гомумиләштерү". Моның өчен белем бирү процессларындагы тенденцияләр күзәтелеп бара. 2017 елда Путин туганының фонды уку йортларын бик яхшы билгеләргә тәмамлаучыларны илдән китүне тыюны һәм метрода Wi-Fi-ны сүндерү тәкъдиме белән чыккан иде.

Күптән түгел Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов төбәкләргә туган телләрне сакларга ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәр диелде.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

XS
SM
MD
LG