Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артеменко: Путинның телләр турында күрсәтмәсенә Татарстан сәбәпче булды


Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко мәгариф өлкәсендә милли-төбәк компонентын алып атуга Татарстан гамәлләре китерде дип белдерде.

12 июнь көнне Казанда туган телләрне укытуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов үткәрергә тәкъдим итте, анда Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко да чакырулы булган.

"Татарстан булмаса, мәгариф системында милли-төбәк компоненты калыр иде. Татарстан булмаса, бездә Путинның бу күрсәтмәләре булмас иде, һәм прокурор тикшерүләре ачыклаган коллизияләр дә булмас иде. Бу - объектив нәрсә. Белмим, моның белән ризалашмаган кеше табылыр микән", диде Артеменко.

Артеменко: "Путинның телләр турында күрсәтмәсенә Татарстан сәбәпче булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә "дәүләт мәгариф сәясәтенең адекват тормышка ашыру моделе" булдырыла. Артеменко фикеренчә, мәгариф системының вариативлыгы төрле модельләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәм Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та катнашты.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

XS
SM
MD
LG