Accessibility links

Кайнар хәбәр

СОлНЦе мәктәбе Русия Югары мәхкәмәсеннән республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны таләп итә


Павел Шмаков
Павел Шмаков

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков адвокатлар белән бергә Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерләгән. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартларына республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны кертүне таләп итә.

"Вәгъдә иткәнебезчә, федераль дәүләт белем бирү стандартларының республикалар дәүләт телләрен мәҗбүри укыту күрсәтелмәгән өлешләрен гамәлдән чыгару турында Югары мәхкәмәгә шикаять әзерләдек. Тәкъдимнәрегезне 10 июньгә кадәр кертә аласыз", дип язган Павел Шмаков Facebook-та.

Шикаять мәхкәмәгә 11 июньдә җибәреләчәк диелә. Мөрәҗәгатьне әзерләүдә берничә юрист катнашкан.

Моңа кадәр Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт уку стандартларын федераль һәм Татарстан кануннарына тәңгәлләштерүне, дәүләт татар телен дәүләт урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытуны таләп итеп бер шикаять тапшырылган иде инде. Адвокат Руслан Нәгыев сүзләренчә, административ шикаять белән Чаллыдан Рамил Хөснуллин чыккан.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.

СОлНЦе мәктәбендә татар теле сәгатьләре киметелмәде. Моның өчен аның мөдире Павел Шмаковка штраф салынды. Ул былтыр көздән бирле мәхкәмә юлын таптый.

XS
SM
MD
LG