Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы кешесе Русия Югары мәхкәмәсеннән мәктәпләргә мәҗбүри татар телен кайтаруны сорый


Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт уку стандартларын федераль һәм Татарстан кануннарына тәңгәлләштерүне, дәүләт татар телен дәүләт урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытуны таләп итеп шикаять тапшырылган.

Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде. "Илдә канунилык һәм гаделлек тәэмин итәргә теләүчер кешеләр белән хезмәттәшлеккә әзер", ди Нәгыев.

Нәгыев соңрак Idel.Реалиига сөйләвенчә, административ шикаять белән Чаллыдан Рамил Хөснуллин чыккан. "Минем улым Чаллының 32нче санлы мәктәбендә укый. 2017-2018 ел башында ул Татарстанның дәүләт татар телен атнасына алты сәгать укый иде. Шулкадәр үк сәгать урыс телен укыды. Ләкин 2017 елның ноябрендә билгесез сәбәпләр белән, ата-ана рөхсәтеннән башка мәктәп татар телен атнасына өч сәгатькә кыскартты, ә бу сәгатьләрне урыс теленә кушты. Хәзерге вакытта улым дәүләт татар телен өч сәгать кенә, ә урыс телен тугыз сәгать укый. Башка фәннәр дә урыс телендә укытыла", дип язылган шикаятьтә.

Хөснуллин үз баласының хокуклары бозыла дип саный.

Җавап бирүче – Русия мәгариф министрлыгы. Шикаятьнең җибәрелүе турында Русия баш прокуратурасы, Русия президенты, Чаллының 32нче санлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенә мәгълүмат тапшырылган.

Руслан Нәгыев сүзләренчә, моңа охшаш шикаять СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков исеменнән дә әзерләнгән.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.

Моңа кадәр дә адвокат Руслан Нәгыев берничә мәктәп мөдире исеменнән татар теле мәсьәләсендә Югары мәхкәмәгә шикаятьләр әзерләгән иде. Ләкин соңгы мизгелдә мөдирләр һәм укытучылар моннан баш тартты.

>

XS
SM
MD
LG