Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Мәктәп мөдирләре татар телен яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүдән баш тартты


Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

Казан һәм Чаллының берничә мәктәп мөдире һәм республика укытучылары татар телен мәҗбүри укытуны тыйганнан соң Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүдән баш тарткан. Бу хакта шикаятьләр төзүче адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итә.

"Мин хезмәттәшләр белән шикаятьләр әзерләдем, ләкин соңгы мизгелдә бөтен мәктәп мөдирләре һәм укытучылар бар тартты. Алар моны Татарстан мәгариф министрлыгының (Дәүләт шурасы карарына кадәр) көтеп торырга тәкъдим итүе белән аңлатты. Ә инде ул карардан соң хокук саклау оешмалары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүне экстремизм дип тану ихтималы турында кисәктән. Бу - мөдирләр һәм укытучылар сүзләре. Турыдан-туры янаулар булмады, ләкин кинаяләп әйтүләр булган", дип сөйләгән Руслан Нәгыев Idel.Реалиига.

Адвокат "кануннар татар телен мәҗбүри укыту ягында", дип саный. "Федераль белем бирү стандартлары канунга каршы килә. Әлеге хокукый каршылыкны нәкъ менә мәхкәмә чишәргә тиеш. Президент ана теле булмаган телләрне көчләп укыту ярамый диде, ләкин чит телләр дүрт яки аннан да күбрәк сәгать укытыла. Ә татар теле атнасына ике сәгатьтән дә артмаска тиеш, анысы да ата-аналарның язма гаризасы белән. Мин юрист буларак биредә бик күп хокук бозулар күрәм. Әгәр башка укытучы яки мәктәп мөдирләреннән мөрәҗәгатьләр була икән, без бу мәсьәләне мәхкәмәгә кадәр җиткерәбез", ди Нәгыев.

Былтыр бер төркем юристлар республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерләгән иде. Алар шулай ук мәхкәмә карары чыкканчы мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен туктатып торуны сорады. Әлеге эш белән мөселманнарны яклау белән танылган адвокат Руслан Нәгыев һәм аның хезмәттәшләре шөгыльләнде.

"Без анализ ясап карадык, бу – бердәнбер чара. Безнең моңа хокукыбыз бар, әлеге хокуктан файдаланырга телибез. Җитди эш башкарыла, Петербур белгечләрен дә чакырдык", дигән иде ул вакытта Руслан Нәгыев.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG