Accessibility links

Чаллы мәктәбе дәүләт телләрен укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Югары мәхкәмәгә шикаять итә


Татар теле һәм әдәбияты дәресе (архив фотосы)

Бер төркем юристлар республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерли. Алар шулай ук мәхкәмә карары чыкканчы мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен туктатып торуны сорый.

Әлеге эш белән мөселманнарны яклау белән танылу алган адвокат Руслан Нәгыев һәм аның хезмәттәшләре шөгыльләнә. Адвокат Азатлыкка белдерүенчә, алар Чаллының бер мәктәбе исменнән шикаять җибәрергә җыена. Җавап бирүче итеп Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

Адвокатлар республикалардагы дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль мәгариф стандартларына кертүне сорый. "Әлегә анда "урыс теле һәм ана теле" турында гына сүз бара", ди Руслан Нәгыев. Адвокат сөйләвенчә, мәхкәмәгә шулай ук Татарстан прокуратурасы да шикаять ителә. Юристлар мәхкәмә эше барган вакытта мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен үтәүне туктатып торуны таләп итәләр. Шикаятьне киләсе атна башында тапшырырга җыеналар.

"Без анализ ясап карадык, бу – бердәнбер чара. Безнең моңа хокукыбыз бар, әлеге хокуктан файдаланырга телибез. Җитди эш башкарыла, Петербур белгечләрен дә чакырдык", ди Руслан Нәгыев.

Русия президенты Владимир Путинның ана телләрен ихтыяри укыту турындагы белдерүеннән соң прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылу-укытылмауны тикшерергә күрсәтмә бирде. 2 октябрьдә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуны тикшерә башлады.

Азатлык радиосы милли мәгариф белгече һәм юрист белән Татарстан прокуратурасының мәктәпләргә чыгарган күрсәтмәләрен тикшерде. Белгечләр прокуратура күрсәтмәләрен мәхкәмә аша кире кагып була, чөнки алар Русия, Татарстан Конституцияләренә, кануннарына каршы килә дип белдерде.

Руслан Нәгыев - Татарстанның адвокат пулаты әгъзасы. Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә яулык ябу фәрманы чыккач, ул мәхкәмәдә укытучыларны яклады. Нәтиҗәдә алар җиңеп чыкты. Нәгыев шулай ук Көньяк Сахалин мәхкәмәсе Коръәннең кайбер аятьләрен тыйганнан соң, карарны шикаять итүдә катнашты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG