Accessibility links

Кайнар хәбәр

"СОлНЦе" мәктәбе мөдиренә татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укытканы өчен штраф салынды


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

Хөкемдар Яна Җиһаншина татар теле дәресләрен киметмәгән өчен Шмаковка 10 мең сум, мәктәпнең спорт залы һәм ашханәсенең вакытлыча булмый торуы өчен 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Павел Шмаков үзенең Facebook сәхифәсендә белдерә.

Спорт залы белән ашханә Казан шәһәре башкарма комитеты финансы белән төзелергә тиеш, ләкин ул юк ди Шмаков. Казан хакимияте гаебе мәктәп мөдире өстенә салынуы әйтелә.

"Прокурорларның ялганын инкарь итү өчен без башкарма комитеттан мәгълүмат соратуны, шаһитләр чакыруны таләп иттек. Ләкин мәхкәмә безнең барлык мөрәҗәгатьләрне дә кире какты. Күрәсең, сайлау якынайганнан якыная, ә гаделлек ерагая. Прокуратураның мәктәпне һәм аның мөдирен эзәрлекләүне системалы рәвештә башкарачагы турында кисәткән идек. Мәхкәмәләр моңа каршы килми, хәтта хуплаган да кебек. Мөдирдән соң эзәрлекләү мәктәпкә күчәчәк дип тә кисәттек. Бу да башланды", диелә Павел Шмаков постында.

Хәбәр ителүенчә, мәхкәмә карары әле гамәлгә кермәгән, аны шикаять итәргә җыеналар.

Казан прокуратурасы белән "СОлНЦе" мәктәбе арасында каршылык узган көздән бирле килә. Шмаков прокуратураны мәктәптә тикшерү уздырмый гына күрсәтмә җибәрүе өчен гаепли. Сүз Татарстанда татар телен ихтыяри өйрәнүгә бәйле прокуратура тикшерүләре турында бара.

Шмаков прокуратура таләбе белән килешмәде, укыту програмы белән танышу турында алдашуда гаепләп Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде.

Шмаковның беренче шикаяте канәгатьләндерелмәде. Мәхкәмәдә хәзер икенче шикаять карала.

Шмаков мәхкәмә утырышларында мәктәп бары тик кануннар кысаларында гына эшчәнлек алып бара дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG