Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә "СОлНЦе" мәктәбе шикаятен кире какты


Мәхкәмә "СОлНЦе" мәктәбе шикаятен кире какты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның прокуратурага каршы шикаятен кире какты. Адвокат Рамил Сәитов Казанның Вахитов районы прокуратурасының канун бозуын аклаган мәхкәмә карары белән килешмибез, эшне дәвам итәчәкбез дип белдерде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков шикаятен кире какты. Шмаков Вахитов районы прокуратурасы тикшерүләре, куелган таләпләр һәм прокуратурага чакырып сорау алулар кануни түгел дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Бу эш 29 ноябрь карала башлады.

Шмаков прокуратура вәкилләренең мәктәпкә килеп тикшерүләр үткәрмәве, әмма җитешсезлекләр таптык дип таләп куюын канун бозу дип бәяли. Мөдир бу хакта прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, тикшерү килгән, әмма тикшерүнең булачагы алдан хәбәр ителмәгән. Әлеге хәлне дә мәктәп җитәкчелеге канун бозу буларак бәяли.

7 декабрьдә булган мәхкәмә утырышында Шмаков үзе катнашмады. "Карар белән килешмибез, югарырак мөрәҗәгать итәчәкбез", дип белдерде Азатлыкка адвокат Рамил Сәитов. Адвокат сүзләренчә, прокуратура әлегә кадәр уку планнарын күрмәгән.

"Прокуратура кануннарга ярашлы нәтиҗәләр ясамады, кануннар үтәлешен тәэмин итү таләбе белән мәктәпкә күрсәтмә бирмәде. Прокуратура тикшерү "фикциясе" генә оештырды. Аңлыйсызмы, без әле уку планнары турында фикер алыша да башламадык. Әгәр нормаль тикшерү уздырганнан соң прокуратурадан күрсәтмә килсә, без аны караячакбыз. Ләкин мәхкәмә карары гамәлгә кермәде, прокуратура тикшерүләренең канунилыгы турында сөйләшергә иртәрәк", диде Сәитов.

Билгеле булганча, Татарстанның район прокуратуралары, татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, Татарстан мәктәпләренә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, "уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып чыгару канунсыз гамәл". Шуңа ул планны үзгәртүдән баш тартты.

20 ноябрь Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко, "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен", Шмаковка административ эш ачу турында хәбәр итте. Шмаковка "дисквалификация" яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янадылар. Шмаков прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG