Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен укытудан баш тартмаган Шмаков мәхкәмәсе 6 декабрьдә дәвам итәчәк


Шмаков мәхкәмәдә прокуратура ялганын фаш итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков мәхкәмәсе утырышы 6 декабрьдә дәвам итәчәк. Татар телен мәҗбүри укытуны күздә тоткан планны үзгәртүдән баш тарткан өчен Шмаковка Вахитов прокуратурасыннан дәгъвалар белдерелгән иде. Ул аны мәхкәмәгә шикаять итте.

29 ноябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның, прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасына каршы мөрәҗәгате карала башлады. Киләсе утырыш 6 декабрьгә билгеләнде.

Билгеле булганча, Татарстанның район прокуратуралары, татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, Татарстан мәктәпләренә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, "уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып чыгару канунсыз гамәл". Шуңа ул планны үзгәртүдән баш тартты. Шул сәбәпле 20 ноябрь Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко, "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен", Шмаковка административ эш ачу турында хәбәр итте. Шмаковка "дисквалификация" яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янадылар. Шмаков прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде.

Шмаков – Казанда татар телен саклап калу өчен хокукый рәвештә көрәшкән бердәнбер мәктәп мөдире. Шуңа аны якларга дип мәхкәмәгә 50ләп кеше килде. Аларның күбесе мәхкәмә залына сыймады, шуңа коридорда утырырга мәҗбүр булды.

Утырышта адвокат Рамил Сәитов мәхкәмә барган вакытта тикшерү тукталып торырга тиеш булса да, моның үтәлмәвен сөйләде. Ул прокуратураның мәктәптән укыту програмын үзгәртүне таләп итүен, әмма мәктәп җитәкчелегенең бу таләп белән килешмәвен әйтте.

"Алар тәртип бозды. Башта кисәтергә, ә аннары сорарга тиешләр. Тикшерү уздырмаган килеш укыту планын, җәдвәлне сорыйлар", диде Сәитов.

Прокуратура адвокат сүзләре белән килешмәде һәм барлык кәгазьләрне дә вакытында җибәрүен әйтте.

Элегрәк Шмаков Азатлыкка да прокуратураның, мәктәпкә килмәгән килеш, укыту планын тикшердек дип алдавы турында сөйләгән иде.

Нәтиҗәдә прокуратура сайттан укыту планын, җәдвәлне тикшердек безгә шул җитте дисә, Шмаков моның ялган булуын әйтте. "Сайтта алар юк иде", диде ул.

Хөкемдар мәхкәмә утырышын 6 декабрьдә дәвам итәргә карар чыгарды.

Шмаковны коридорда көтеп утыручылар
Шмаковны коридорда көтеп утыручылар

Шмаков мәхкәмә залыннан чыкканда коридорда көтеп торучы халык аны алкышлар белән каршы алды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG