Accessibility links

"Татар теле дәресләрен киметмим, укытучыларны кыскартмыйм" дип белдергән Казанның "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка карата ачылган эш 29 ноябрь Вахитов районы мәхкәмәсендә карала. Балалар, ата-аналар аны якларга киләчәк. Азатлык хәбәрчесе мәктәп тормышы белән танышты, татар теле дәресен тыңлады.

Казанның "Солнце" мәктәбендә 156 бала укый. Бу зур сан түгел, шуңа да алар бер гаилә булып укмашып яши. Бина кечкенә, шартлар белән мактанып булмый, әмма укытучыларның да, балаларның да моңа артык исе китми, иң мөһиме – гаиләдәге сыман җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм белем бирү, ди алар.

"Солнце" мәктәбенең дүрт еллык тарихы бар, ул Казанның иң яхшы мәктәпләреннән санала, анда сәләтле балалар белем ала. Биредә баласын укытырга теләүчеләр чират тора. Мәктәп янында гына кечкенә интернат, анда унга якын бала яши. Зәйдән, Әлмәттән, Мәскәүдән күчеп килгән балаларның, Казанның ерак районнарында яшәүче укучыларның интернатта калырга теләге бар икән, бу мөмкинлек тудырыла. Иске мәктәп янында яңасы булырга тиеш, әле анда төзелеш эшләре бара.

"Солнце" мәктәбе бинасы
"Солнце" мәктәбе бинасы

Кемнең килүе, кемнең китүен карап торган ханымның кулында зур кыңгырау. Иртәнге 10.45тә аның чаң кагуын барысы да ишетә. Бу – балаларның иң яраткан вакыты, мәктәптә зур тәнәфес. Укучылар тамак ялгый, уеннар уйный, аралаша. Һәр пәнҗешәмбе мәктәптә зур тәнәфестә өлкән сыйныф балалары, укытучылар, мәктәп мөдире белән бергә җыелышып аралаша. Бу үзенә күрә "линейка". Тезелеп басулар да, хисап тотулар да, кемнедер шелтәләү дә юк. Утырып дустанә аралашу ул. Бу юлы Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров та килгән иде. Балаларга татарча рэп, рок һәм башка юнәлешләрдә иҗат иткән татар яшьләре турында сөйләде, аңа сораулар бирделәр.

Дәресләрдә татар ризыкларын пешерсәң дә файда!

"Ильяс – минем укучым!" ди музыкант турында мәктәп мөдире Павел Шмаков. Моны ул горурланып әйтә. "Бүгенге вазгыятьтә татар теленең абруен тагын да күтәрәсе иде. Күпчелек мәктәпләрдә татар телен укыту начар куелган. Бу – чынбарлык. Татар теле дәреслекләре дә начар. Моның белән дә берсе дә бәхәсләшми. Татар телен сыйфатлы, кызыклы итеп укытуны беренчелеккә куярга, дәрескә мәхәббәт уятырга кирәк. Уңышка ирешкән татарлар белән ешрак очрашырга кирәк, балаларны кызыктырыйк. Татар телен матур ялтыравыклы кәгазьгә төреп тәмле кәнфит буларак авызга каптыру мөһим. Дәресләрдә татар ризыкларын пешерсәң дә файда! Татар мәдәниятына кызыксыну, мәхәббәт уятырга кирәк. Чит әйбер ул начар дигән түгел, ә кызык мәдәният дигәнне сеңдерү максаты куелсын иде", дип кызу-кызу сөйли мәктәп директоры Павел Шмаков.

"Солнце" мәктәбендә 47 укытучы, шуларның дүртесе – татар теле укытучылары. Алар дүртесе дә моңа кадәр ничек эшләгәннәр, шулай хезмәтләрен дәвам итәләр. Аларны Павел Шмаков яклап калды. Ул – "Татарстанда уку елы уртасында укыту планнарын үзгәртмим, кыш көне укытучыларны эшсез калдырмыйм" дип прокуратурага каршы төшкән бердәнбер мәктәп мөдире.

Татар теле кабинеты аерым юк, татар теленә багышланган почмак бар. Татар теле укытучысы Ләйсән Гәрәева яңа бина төзелеп беткәч татар теле һәм әдәбияты кабинеты да булыр дип әйтә. Әмма шунда ук "Чынында берни билгеле түгел, бу хәлләр ничек тәмамланасын берсе дә белми", диде.

Ләйсән Гәрәева
Ләйсән Гәрәева

6нчы сыйныфның татар теле дәресенә кергәндә хәбәрчеләрнең шыпырт кына кереп утыруы булды, балалар: "Рөхсәтсез безне төшерергә ярамаганын беләсезме?" дип кануннарны тезеп киттеләр. "Акыл өйрәткәч" татар теле дәресенә дә керештеләр. Дәрес татар телендә бара. Озын текстларны рольләргә бүлеп уку да бар, уен аша җиңел сүзләр белән җөмләләр тезү дә бар. Балалар үзара русча аралаша, әмма гади җөмләләр төзи белә. Балалар барысы да рус яки яһүд милләтеннән. Аларның арасында бер татар баласы да бар. Руслан Шакиров – мәктәптә татар телен яклап үзлегеннән имза җыя башлаган укучы. Әлегә 14 кенә имза, ди ул, әмма моны аз дип санамый. "Әлегә барысы белән дә сөйләшеп бетереп булмады", ди. Русланның гаиләсе узган елда Мәскәүдән Казанга күченеп кайткан.

Руслан Шакиров
Руслан Шакиров

"Казанга кайту – әнинең теләге. Миңа да бу шәһәр бик ошый. Матур шәһәр, биредә күңелле. Кызганычка, Мәскәүдә үскәнгә күрә татарчаны белмәдем. Мәктәптә өйрәнәм, әле сөйләшә белмим, әмма аңлыйм. Татар теле ни өчен кирәк? Казан – татар шәһәре, монда татар телен белмичә аңлашып булмый. Минемчә, һәр кеше белергә тиеш", диде ул.

7нче сыйныф укучысы Аня Варламова да татар теленә теләп йөри. Ул мәктәптәге укучылар, аларның ата-аналары арасында социологик тикшерү уздыра. Татар теле кирәкме? Татар теле дәресенә әзерләнгәндә күпме вакыт уза? Татар теле дәресе кирәк дип саныйсызмы? дигән анкеталар тараткан. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, анализ ясалмаган, диде ул.

Татар теле укытучысы Ләйсән Гәрәева шау-шу күтәрелүдә барысының да гаебе бар дип әйтте.

Безне микроскоп астыннан карыйлар, әйткән сүзебез, адымыбыз күзәтелә, теркәлә

"Ике ай эчендә утта янабыз, мөдиребез безне яклап чыгарга көч тапты. Ул курыкмый торган мөдир булып чыкты. Үзгәртүләр булса да, киләсе уку елында булачак, анысы да канун нигезендә булачак. Павел Анатольевич прокуратурага буйсынмады, хәзер безне микроскоп астыннан карыйлар, әйткән сүзебез, адымыбыз күзәтелә, теркәлә. Шмаковка инде бер җәза бирелде, аңа штраф салынды. Хезмәт хакы картыннан акчаны суырып алдылар. Прокуратура тарафыннан татар телен алып ташламаган өчен катгый күрсәтмәләр бирү матур күренеш түгел. Мәктәбебезгә чыннан да куркыныч яный.

Безнең мәктәптә бервакытта да татар теле дәресләре күбрәк булмады, татар теле биш сәгать 5нче сыйныфта гына була ала. Калган сыйныфларда – ике, өч сәгать. Мәктәп нәтиҗәле эшли, балалар көчле.

Бу дәреслекләрнең начар булу проблемы гына түгел, мотивациянең дә булуы кирәк. Укытучыларга, үземә дә тагын да ныграк тырышырга кирәк. Китап язучыларының да, дәүләт җитәкчеләренең дә, ата-аналарның да гаебе бар. Татар теле тирәсендәге вазгыять катлаулы булганын күбесе белде, әмма күз йомдык, дәшмәдек. Чирен качырган - үлгән дигән сүз. Татар теле проблемы калкып чыгуда барысы да гаепле", дип сөйләде ул.

"Солнце" мәктәбе укучылары
"Солнце" мәктәбе укучылары

Башка мәктәпләрдә татар теле кыскартылуы, укытучыларның бер өлешенә эшсез калуына куанучылар да булмаган түгел. Андый күренешләрне күпләр сөйләде. Наталья Азарова "Солнце" мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның сеңлесе исә балаларга инглиз телен өйрәтә. Икесе дә татарча аңлый, сөйләшә. Мәктәптә татар телен ихтыяри укыту яклы ул, әмма үз мәктәпләрендә татар теле көчле бирелә дип саный. Наталья ханым татар теле рус теленә зыян китерергә мөмкин дип санамый.

Үзем татарча яхшы сөйләшәм, чөнки Татарстанда миңа ул кирәк

"Безнең коллектив зыялы, тәрбияле, без берничек тә бер-беребезгә каршы чыга алмыйбыз. Коллективта төрле фикерле кешеләр бар, бер-беребезне тыңлыйбыз, колак салабыз. Үзем татар телен ихтыяри укыту яклы.

Кешедә сайлау хокукы булырга тиеш. Иврит укыйсым килә икән, Казанның 12нче мәктәбенә барам, поляк телен 5нче мәктәптә укыталар. Безнең мәктәптә татар теле көчле куелган. Укытучылар татар телен төрек, фарсы телләре белән чагыштырып укыталар. Аның кирәклеген аңлатып эш итәләр. Үзем татарча яхшы сөйләшәм, чөнки Татарстанда миңа ул кирәк. Татар теле берничек тә икенче телне өйрәнергә комачауламый", диде ул.

Павел Шмаков – системга каршы чыккан бердәнбер мөдир. Ул үзе моны башкачарак бәяли. Мин аерым намуссыз эш итүчеләргә каршы чыктым, ди ул.

– Прокуратура күрсәтмәләрен үтәмичә, сез барлык этләрне дә үзегезгә өстердегез. 29 ноябрьдә сезнең эшегез мәхкәмәдә каралачак. Сезгә теләктәшлек белдерүчеләр күпме?

– Күп. Татарлар тарафыннан да, рус телле ата-аналардан да хуплаучылар шактый. Түрәләр, тәртип саклау органнары ялгышлык ясады. Путин кичекмәстән татар теле укытучыларын эштән аларга әмер итмәде. Ул кыш уртасында кешеләрне урамга чыгарып җибәрергә кушмады. Путин бары тик проблемны күтәрде, ә Татарстан прокуратурасы ашыга-ашына эшкә кереште.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Милләт, тел – бик нечкә мәсьәлә. Мәсьәләдән чыгу юлларын табып була. Аны күпчелек файдасына, халыкның фикерен исәпкә алып та чыгарып була.

Прокуратура оятсызларча эш итә

Бездә әнисе урыс, әтисе татар булган гаиләләр бар. Әбиләре яһүд була ала. Әмма алар милләт дип күкрәк кагып йөрми. Чөнки мәхәббәт турында кебек ул хакта кычкырмыйлар. Ә прокуратура чәчәкләрне кирза итек белән таптап китә. Прокуратура мине үзләренә чакырта, укытучыларны кыскартырга таләп итә. Прокуратура оятсызларча эш итә. Без иң яхшы мәктәп булып саналабыз, алар үз балаларын минем белән шыпырт кына сөйләшеп урнаштырырга тели. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Морская шулай баласын ялт итеп урнаштырасы килгән иде, Урванцев.. Курыкмыйча әйтәм. Кире кактык, без алай эш итмибез, без гаделлекне яратабыз. Татар теле диләр, алдамасыннар! Бу сәбәп кенә.

– Бер татар милләтеннән булган мәктәп мөдире сезнең кебек татар теле дәресләрен, үз укытучыларын якламады. Моның сәбәпләре нидә һәм сезгә ни өчен прокуратура белән сөзешергә кирәк булды?

– Үзем Казанда тудым, әтием татарча яхшы белә. Мин совет чорындагы мәктәпне бик яхшы беләм, "Син - татармы? Әнә бар татар теле дәресенә кер, ә син – рус, теләсәң, әнә футбол уйна!" дигәнне үттек, күрдек. Болай эшләргә ярамый. Әлегә бу мәктәптә мин мөдир һәм балалар арасында мондый бүленешкә юл куймаячакмын. Балалар "мин бокс яратам, математиканы теләмим" дияргә мөмкин. "Юк инде, кирәк" дип аңлатабыз. Татар теле математика дәресеннән кайсы ягыннан ким? Мәктәптә татар телен уку, аны куллану – биредә яшәгән халыкның мәдәниятенә карата гап-гади ихтирам. Татарстан җирендә яшибез. Татарстан – ул татарларның Мәккәсе.

"Солнце" мәктәбе укучылары
"Солнце" мәктәбе укучылары

Системга каршы чыксаң, җелегеңне корытырга мөмкиннәр

Ә ник мин ялгызмы? Кешеләр курка. Русиядә кешеләр куркып яшәргә күнекте. Урыннары, балалары өчен курка. Системга каршы чыксаң, җелегеңне корытырга мөмкиннәр. Ә мин инде чыныктым. Өч тапкыр эшемнән алдылар, өч тапкыр яңадан шунда ук куйдылар. Кешеләр аларга карата канунсыз эш итәрләр дигәннән дә шүрли. Әмма намус белән дустанә яшәргә кирәк. Минем өчен бу мөһим. Күбесе рәхмәт сүзләрен әйтә, ярый әле син бар диләр, әмма шуннан ары китмиләр.

– Прокуратура белән каршылык ничек тәмамланыр дип уйлыйсыз?

– Мин ялганны яратмыйм. Прокуратура безнең мәктәпкә килмичә укыту планын тикшерде, татар теле артык укытыла дигәнрәк күрсәтмә чыгардылар. Имеш, барлык мәктәпләрне тикшерәләр. Әмма алар бит безгә килмәде. Алар алдады, бу – бит ялган, бу бит Коръәндә дә, Инҗилдә дә – ярамаган эш, этикет нигезендә дә башка сыймаслык әйбер. Тәртип саклаучылар ялганчы булып чыга. Бу бер коточкыч хәл булды.

Икенчесендә алдан кисәтмичә прокурор килә һәм мәктәп, интернатта ир-егетләр бәдрәфенә керә. Бу нормальмы? Кызлар яшәгән бүлмәгә бәреп кереп аларның эчке киемнәрен фотога төшерә. Бу нәрсә? Бу өйгә бәреп керү бит! Бу – җинаять. Балалар белән аларның әти-әнисе булмаган вакытта сөйләшкән, бу да ярамый. Прокуратура, билгеле, судан коры чыгачак. Аларның бернигә карамастан тиз, кичекмәстән башкаруы, погонга тагын бер йолдыз таксыннар өчен эшләүләре куркыныч.

Кешелеклек йөзен югалтмау – иң мөһиме

Мин системга каршы чыкмадым. Мин системның аерым кешеләрнең канунсыз эш итүләренә каршы чыктым. Татарстан, илдә тынычлык. Республикага карагыз, менә дигән юллар, икътисад ягыннан куәтләнгәнбез, җитәкчеләрнең тырышлыгы күз алдында. Әмма урта куллы ваклы-эреле түрәләргә канун кирәкми. Дәүләт системы начар эшли. Кайчан да булса бу хәлләр тәмамланачак. Еш кына ахыр чиктә барысы да уңай хәл ителә. Кешелеклек йөзен югалтмау – иң мөһиме.

Мәхкәмәнең нәтиҗәсе нинди булыр, белмим. Мине ярты елга эштән азат итү, мәктәпне 90 көнгә ябу карары да була ала. Хөкемдар акыллы эш итәр дип өметләнәм. Гаделлек өстенлек итүенә ышанам".

Ата-аналар җыелышы
Ата-аналар җыелышы

Барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары инде күптән узды. Җыелышларның булмый калуы Павел Шмаковка бәйле, ул кискен вакытта ата-аналарны җыеп бер-берсенә ямьсез сүзләр әйттермәвен, укытучыларга ялгыш рәнҗетү сүзләре ычкынмавын теләгән. Бернинди гариза җыюлар, кул куюлар да булмаган.

23 ноябрьнең кичендә "Солнце"да беренче тапкыр ата-аналар җыелды. Чәй эчеп узды ул. Биредә дә төрле фикерләр әйтелде, укыту програмының беренче вариантын искә алучылар да, татар теле калсын диючеләр дә булды.

29 ноябрь Казанның Вахитов мәхкәмәсендә "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаков эше каралачак. Өлкән сыйныфта укучылар мәктәбен яклау максатыннан барырга җыена. Җыелышта балаларга ата-аналары да кушылырга ризалыгын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG