Accessibility links

25 ноябрь Дөнья татар яшьләре форумы татар мәгарифенә багышланган "Акыл фабрикасы"ның икенче өлешен оештырды. Бу юлы очрашу темасы заманча татар мәктәбе темасына багышланды. Азатлык чараның төп фикерләрен барлады.

Узган шимбә "Акыл фабрикасы" татар телен урыс телле аудиориядә укыту һәм татар университеты концепциясенә багышланган булса, бу юлы сүз татар мәктәбе тирәсендә барды. Заманча татар мәктәбе нинди булырга тиеш? Аның өчен нәрсәләр кирәк, ниләр җитми? Дөньяда һәм Казанның уңышлы мәктәпләрендә нинди тәҗрибәләр бар? "Татар мәктәбе үсешенә 100 идея" дип аталган чарада шушы һәм башка сорауларга җавап эзләнде.

Акыл фабрикасы: мәктәптән милли университетка кадәр. Татарның моңа куәте бармы?

Иртүк "татарча диктант" язудан башланган очрашу "Штаб" креатив үзәгендә узды. Әйтергә кирәк, татар чаралары мондый заманча урыннарда еш узмый, татар мәгарифе темасын нәкъ яшьләр күпләп җыелган, креатив кешеләр еш чыгыш ясаган урында күтәрү урынлы булды. Чыгыш ясаучылар арасында чит ил галимнәре, Татарстанның алдынгы мәктәпләре мөдирләре, укытучылар, архитекторлар һәм башкалар булды.

Азатлык алты сәгатьтән артык барган "Акыл фабрикасы" фикерләрен тыңлап, укучыларына биш төп фикерне барлады.

1. Билингваль мәктәпләр зуррак нәтиҗәгә ирешә

Чараның иң кызыклы чыгышларның берсен социолингвист Эктор Алос-и-Фонт ясады. Каталония, Шотландия, Уэлс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системнарын тирәнтен өйрәнүче галим "Дөнья төбәк телләрдә белем бирү тәҗрибәсе: Европа&Канада" темасын яктыртты. Конкрет мисалларда Эктор әфәнде билингваль мәгарифнең нинди үсеш кичергәнен һәм төрле илләрдә бу процессның ничек барганын аңлатты.

Эктор Алос-и-Фонт
Эктор Алос-и-Фонт

Чыгыштан татар мәктәпләре өчен төп сабак: ике телле һәм күп телле мәктәпләр, бер телле мәктәпләргә караганда, күпкә зуррак нәтиҗәгә ирешә. Моңа Эктор әфәнде берничә дәлил, мисал өчен, Испаниянең Баск төбәгендәге мәктәпләрдән статистика китерде. Бар дөнья тәҗрибәсе дә моны дәлилли, ди галим.

Хәзер Европа илләрендә ике генә түгел, инде өч яки дүрт телдә белем алу турында фикерләшәләр, киләчәк мондый форматтагы мәктәпләргә таба бара, ди Эктор Алос-и-Фонт.

2. Элита тәрбияләгән татар мәктәпләре кирәк

Чара кысаларында татар мәктәпләре вәкилләре катнашкан панель дискуссиясе дә оештырылды. Эксперт буларак чыгыш ясаган Тарих институты галиме Марат Гибатдинов Татарстанда татар мәктәпләре статистикасын китерде, татар мәктәпләренең яртысы фәннәрне татарча укытмавын әйтте, барлык дәресләрне татарча укыткан мәктәпләрнең юк диярлек булуын әйтте. Шулай да, совет чоры белән чагыштырганда, татар мәктәпләре бар, алар күп, шуңа күрә аларны эчтәлек белән баету, эшләрен камилләштерү кирәк дигән нәтиҗә яңгырады.

Үз мәктәпләре тәҗрибәсе, эшчәнлеге белән Чаллының 4нче мәктәбе мөдире Айдар Гарифуллин һәм Казанның 2нче татар гимназиясенең гарәп теле укытучысы Тәнзилә Камалова да таныштырды. Айдар Гарифуллин балалар һәм ата-аналар белән индивидуаль эш әһәмиятен дәлилләсә, Тәнзилә ханым гимназиядә балалар бакчасыннан башлап, югары мәктәпкә кадәр эш алып баруларын сөйләде. 2нче гимназиянең зур хыялы – киләчәктә татар телле укытучылар өчен стажировка мәйданчыгын булдыру.

Сулдан: Айрат Фәйзрахманов, Тәнзилә Камалова, Айдар Гарифуллин һәм Марат Гибатдинов
Сулдан: Айрат Фәйзрахманов, Тәнзилә Камалова, Айдар Гарифуллин һәм Марат Гибатдинов

Дискуссия вакытында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов "татар мәктәпләре ни өчен рейтингларда алдынгы позицияләрдә күренми?" дигән сорау куйды. Укытучылар моңа җавап буларак күпчелек татар мәктәпләренең массалы, күп балалы булуын, укучыларны сайлап алу мөмкинлеге булган, зур перспективалар биргән, элиталы татар мәктәпләре кирәк дигән нәтиҗә чыгарды.

3. Заманча алымнар, форматлар эзләү, аларны куллану кирәк

Мөгаен, бу – иң еш яңгыраган, төрле мисаллар китерелгән тезистыр. Узган атна узган чарада да урыс телле укучыларга татар телен укытуда кызыклы алымнар күрсәтелде. Биредә барлык фәннәрне укытуда кулланып булган ысулларга, алымнарга игътибар бирелде.

Әйтик, КАИ лицее укытучысы Илзам Хаҗиев ClassDojo дигән инструмент белән таныштырды. Аның теләсә кайсы фәннән укучыларның мотивациясен күтәрү, тырышып укуны арттыра торган инструмент булганы ассызыкланды. Укучыларга билгеле күрсәткечләр әйтелә, аларны башкару-башкармауга бәйле баллар бирелә яки алына. Укучылар рейтингта уңышлы булу өчен, кирәкле адымнарны башкарырга тырыша.

Казанның 4нче гимназия-интернаты укытучысы Искәндәр Нәбиуллин –биология укытучысы. Ул бу фәнне укытуда төрле кызыклы алымнар, мультимедиа мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, боларның барысын да татар телендә биология укытканда кулланып була.

4. Укучыларны яратып эшләү мөһим

Соңгы көннәрдә игътибар үзәгендә булган Павел Шмаков үзенең төрле мәктәпләрдә, Финляндиядә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, уңышлы укытуның төп сере – укучыларны ярату, аларның һәр уңышлы адымын мактау. "Укучы берәр фәннән өчлеләр алса, бу начар түгел. Ниндидер фәннән аның барыбер бишлеләре бар, һәм аны бу фәннән, бу юнәлештән үстереп бару, һәр адымын мактау, терәк-ярдәм күрсәтү мөһим", ди Шмаков.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Бу фикерне 2нче лицей-интернатның татар теле укытучысы Рашат Якупов та дәвам итте. 2нче лицейда һәр фәннән махсус түгәрәк-клублар эшләп килә. Балалар дәрестән тыш вакытта яраткан фәннәре белән шөгыльләнә, бер-берсенә ярдәм итешә, моның нәтиҗәсендә олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешә, үз юнәлешләре буенча университетларга җиңел керә.

5. Мәктәптә креатив мәйданчыклар булдыру

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институты мөдире Карина Нәбиуллинаның чыгышы башка чыгышлардан аерылып торды. Ул беренче карашка мәгариф белән бәйләнеше булмаган дизайн турында сөйләде. Ләкин белем бирү йортында креатив мәйданчыклар һәм уңайлы дизайн укыту сыйфатына, укучыларда иҗат артуга тәэсир итә диде ул.

Татар теле сыйныфлары, татар мәктәпләре өчен заманча, укучыларга ошый торган, стандарт булмаган бизәлешле урыннар кирәк, дигән фикер яңгырады. Нәбиуллина моңа төзелеш университетында һәм, гомумән, дөньяда булган кызыклы үрнәкләр китерде. Тыңлаучылар тарафыннан да "мәктәптә татар теле сыйныфлары иң матур һәм алдынгы булса иде" дигән фикерләр яңгырады.

* * * *

Әлбәттә, чарада яңгыраган фикерләр моның белән генә чикләнмәде. Чара азагында "ми давылы" оештырылды, катнашучылар төркемнәргә бүленеп, үз фикер-идеяләрен тәкъдим итте. Оештыручылар бу фикерләрне туплап чыгарачакларын, алга таба татар мәктәбе проблемнарын күтәргән башка чараларны да уздырачагын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG