Accessibility links

18 ноябрь "Акыл фабрикасы"ның беренче көне узды. Чараның беренче өлеше урыс телле укучыларга татар телен укытуны камилләштерү турында барса, төштән соң галимнәр һәм чарада катнашучылар милли университет концепциясе турында сөйләште.

Дөнья татар яшьләре форумы үткәргән чираттагы "Акыл фабрикасы" бу юлы татар мәгарифе проблемнарына багышлана. Чара ике көн уздырыла, беренче өлеше 18 ноябрь узса, икенчесе 25 ноябрь үткәреләчәк. Анда татарча диктант язачаклар һәм татар мәктәбе турында фикер алышачаклар.

IT-parkның төп залында 130лап татар теле укытучысы һәм мәгариф белән кызыксынучылар "Татар телен заманча укыту" темасына аралашты. Яшь укытучылар инглиз һәм башка чит тел тәҗрибәләрен куллану мисалларын китерде, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Казанның 2нче лицей-интернат укытучысы Рашат Якупов татар телен укытуда проектлы укыту ысулы белән якыннан таныштырды. Бу эш барышында урыс телле укучылар заманча проектлар башкара, аларны аерым чарада тәкъдим итә. Укучылар милләтләренә карамастан татар телен ярата, аның белән кызыксына һәм теләп өйрәнә, ди ул. Мөгаллим шулай ук соңгы елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы башлап җибәргән Мещерякова методикасы белән укыту системы һәм "Сәлам" яңа буын татар теле дәреслекләре проектлары белән дә таныштырды.

Чарага җыелган татар теле укытучылары "бүгенге көндә татар теленә кызыктырып кына телне укытып була" дип, укытучылар өчен яңа методикалар, заманча укыту ысуллары, IT-технологияләр буенча укыткан даими курслар кирәклеген белдерде. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин моның өчен Мәгарифне үстерү институтында әзерләнеп килгән "Татар теле укытучылары берләшмәсе" булдырылуын, аның кысаларында бу проблемалар күтәреләчәген әйтте.

Чарада шулай ук элек төрек телен укыткан, хәзер "Иннополис" мәктәбендә татар теленә өйрәткән Альберт Сәмигуллин тәҗрибәсе белән уртаклашты, тел дәресендә заманча рэп куллану алымнары белән тамашачыларны җанландырды. "Бала-сити" мәктәбендә халыкара програм җитәкчесе, британияле Мэтью Эштон инглиз телен укытуда эффектив алымнарны аңлатты. Чара азагында Казанның 4нче гимназия-интернаты укытучысы Эльза Нәбиуллина татар теле дәресләрендә кулланып булган татар ресурсларын барлап чыкты, алар арасында "Гыйлем", "Җиһан", "Әлбәттә", "Учим татарский язык" кебек проектлар яңгырады. Ул татар телендә кызыклы темалар яктыргкан Азатлык радиосын да телгә алды, "Киноханә", "Фән-фәсмәтән", "Дөнья тирәли" кебек шәлкемнәрнең дәрестә уңышлы кулланып булганын сөйләде.

"Акыл фабрикасы"нда татар теле тирәсендә чыккан гаугада татар теле укытучыларның югалып калуы турында да фикер яңгыратучылар булды. Татар теле укытучысы Ксения Зарипова: "Һөнәр берлеге безне якламады, мәгариф министрлыгы мәктәпләргә берни аңлатмады, без үз проблемнарыбыз белән ялгыз калдык. Үзебез дә кануннарны белмибез булып чыкты. Үзебез арабыздан хокукларны яклый алырлык омбудсмен кебек кешенең булуы кирәк. Гаделсез эш итүләр күп булды, без күз йомып калдык", дип әйтте ул. Шулай ук укытучыларга видеоблоглар алып барырга, теләүчеләргә татар теле укытуны оештыру эшен дә башларга кирәк дигән фикерләр яңгырады.

Шуны да әйтергә кирәк. "Акыл фабрикасы" татар теле тирәсендә гауга кубып, аны ничек хәл итәргә белмәгән вакытта уздырылды. Түрәләр дә бу мәсьәләдән чыгу юлларын төгәл белми, гәрчә аның ысуллары төрле була ала. Иҗтимагый оешмалар үзләре мәсьәләдән чыгу юлларын барлый башлады, әмма чарада татар телен уку-укыту проблемына турыдан-туры бәйле түрәләр генә күренмәде. Оештыручылар әйтүенчә, һәрберсе аерым чакырылмаган, әмма теләгән кеше килә ала иде. Тик теләгәннәр генә юк булып чыкты. Район мәгариф бүлеге дәрәҗәсендәге түрәләргә дә татар теле укытучылары ничек фикерли, нәрсә тәкъдим итүләре кызык түгел булып чыкты.

Азатлык яшь мөгаллимнәрнең мөһим фикерләрен барлады

  • Дәрестә беренче максат – татар теленә мәхәббәт уяту, кызыктыру. Укучы татар телен ярата икән, ул үзе дә телне теләп өйрәнәчәк, өстәмә китаплар да укыячак, тел белән кызыксыначак.
  • Төп игътибар аралашуга юнәлергә тиеш. Урыс телле төркемнәрдә төп нәтиҗә күрсәткече – укучыларның татарча сөйләшә алу-алмавы. Шуңа бәйле һәр дәрес тел барьерын юкка чыгаруга, баланы татарча сөйләштерүгә юнәлергә тиеш. Укучылар акцентлы, хаталы сөйләшсә дә, бу куркыныч түгел, ди спикерлар. Дөрес сөйләм, хаталарны төзәтү вакыт белән килә, бала хата ясыйм дип курыкмыйча сөйләшергә тиеш.
  • Грамматикага килгәндә, спикерлар аның кирәклеге, ләкин бары тик сөйләм оештыруда роле булганын сөйләде. Дәрес темасы булып грамматик кагыйдәне кую дөрес түгел, тема гел коммуникатив булырга тиеш. Шул ук вакытта дәреснең бер өлеше буларак кирәкле грамматик кагыйдәне аңлатып була.
  • Балаларга кызыклы булган, заманча темаларга аралашу. Дәрес татар мәдәнияте белән генә чикләнергә тиеш түгел, укучыларга нинди өлкә кызыклы, шул турында аралашырга кирәк. Үрнәк буларак рэп-батллар китерелде. Иннополис укытучысы теләсә кайсы татар шигырен рэп-җырына күчереп була дип, хәтта моның мисалларын да китерде.
  • Ешрак иҗади һәм креатив биремнәр куллану. Бу аеруча өй эшләренә кагыла. Чарада 2нче лицей-интернат укучылары ясаган өй эше күрсәтелде, алар селфи-таяк тотып, мәктәптәге төрле укучылар, укытучылар янына килеп, татарча анекдот сөйләттергән, моны бер кызык видеога туплаган.
  • Татар теле дәресләре өстәмә күнекмәләргә өйрәтергә тиеш. Шул чакта, спикерлар фикеренчә, татар теле башка фәннәрдән өстенлекле булачак, татар теле дәресләренә йөрү теләге артачак. Яңа ысул мисалы итеп "проектлы укыту системы" аталды, аның барышында укучылар татарча проектлар булдырып һәм татар телләрен камилләштерә, һәм өстәмә күнекмәләргә ия була.

"Милли университет татар геттосы булмаска тиеш"

"Акыл фабрикасы"ның икенче өлеше аулаграк рәвештә узды. Татарның мәңгелек хыялы – Милли университет хакында сөйләшү узды. Югары уку системында туган телдә, татарлалар арасында югары белем бирү мәсьәләсе еллар дәвамында күтәрелсә дә, бу хәл ителми килә. Иҗтимагый оешмалар, җәмәгатьчелек әйтеп тора, хакимияттәгеләр генә ишетми.

"Акыл фабрикасы"нда бүгенге шартларда милли университетны оештырып буламы, ул нинди булырга тиеш дип фикер алышу оештырылды. Берничә концепция тәкъдим ителде. Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов кечкенә мобиль университетлар оешытырга кирәк, аны оештыруда зур акча кирәкми диде. Университет ачуда эре ширкәтләр ярдәмендә фонд булдырырга мөмкин дип сөйләде ул. Шулай ук моңа кадәр АКШ галиме Юлай Шамилоглы Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка ​тәкъдим иткән милли университет концепциясе дә тәкъдим ителде.

Җыенда катнашкан галим Илшат Сәетов өченче концепцияне тәкъдим итте. Ул әлеге чынбарлыкны исәпкә алырга кирәк, милли университет идеясен кечкенә адымнардан башлап зур проектка кадәр җиткерергә кирәк дип сөйләде.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

"Милли университет берничә этапта тормышка ашырга тиеш. Беренче адымнар буларак лекцияләр, курслар оештыру, параллель рәвештә өстәмә белем бирү, төрле һөнәр ияләренең квалификациясен үстерү курсларын уздыру. Шул ук вакытта магистратурага әзерлек башларга кирәк булачак. Моннан тыш онлайн белем бирү, интернет аша укыту һәм имтихан бирү мөмкинлеген тудырып эшләү.

Милли университет беренче мәлдә аерым бер мәркәз буларак эшләргә тиеш. Ул ачык университет буларак оештырылыр дип күзаллана. Үзәк үз укыту програмнарын булдырырга тиеш. Башка университетлар белән дә эшләп, анда ихтыяри рәвештә татар телендә белем алу мөмкинлекләрен тудырырга кирәк. Үзәкнең бурычы - белем бирү эшен координацияләү, методик ярдәм күрсәтү, татар телендә белем биргән укытучыларга өстәмә түләү башкару, дәреслекләрне тәрҗемә итү, студентларга белем биргән укытучыларның татар телен камилләштерү һәм башкалар. Үзәк башка университетларда үз челтәрен булдырыр дип күзаллана. Мәсәлән, КФУда студент матеметиканы үзләштерә икән, ул Милли университетка килеп татар теле дәрәҗәсен үстерергә, ачык курсларны тыңлап тматематика фәне белемендә татар телен камиләштерә ала.

Милли университетның төп юнәлешләре берничә була ала. Беренчесе - медиа һәм IT. Мәсәлән, педагогикада IT тармагы юк. Татар теле белгечләре дә аны өйрәнә ала, педагаглар IT тармагындагы серләргә татар телендә төшенә ала, аны университетта укытырлык дәрәҗәгә җиткерә ала. Мәсәлән, мәгарифтәге IT тармагын үстереп була. Һуманитар фәннәрне дигиталлаштыру. Иске татар кульязмаларын уку эшен роботлар башкара ала. Бу юнәлеш мөһим һәм файдалы.

Тагын бер зур юнәлеш - менеджмент. Аңа этномәдәни менеджемент, милли мәгарифтәге менеджемент, этнотуризм керә ала. Соңгысында, мәсәлән, гидларга белем эстәргә булышу, туристик агентлыкларда эшләүчеләргә татар телен өйрәтү.

Өченче юнәлеш - кешеләр һәм шәһәр. Ул үз эченә социология, антропологияне ала. Шәһәрдәге татарларны өйрәнү, Казан һәм башка шәһәрләрне өйрәнү, шәһәр татар мәдәнияте тикшеренүләре күз аллана.

Милли университетның бәйсез булуы мөһим

Милли университет дәрәҗәсенә үсә алачак бу үзәк КФУ яки башка университет каршында да ачылырга мөмкин. Әмма моңа каршымын. Аның бәйсез булуы мөһим. Хәзерге югары белем структуралары эчендә булса, ул яңача эшли алмаячак, бюрократия сазлыгына батачак.

Финанслауга килгәндә, өч төп чыганак булырга тиеш. Беренчесе - дәүләт грантлары. Милли мәгарифне үстерү - Татарстанның бурычларының берсе. Икенчесе - эшмәкәрләр, фондлардан акча җыю. Ниндидер зур ширкәтләрнең үзәкләрен ачу да, магистрлык програмнарын да алар аша эшләтеп була. Бу тәҗрибә Европа университетында оста кулланыла. Германиядә дә шулай. Аерым ширкәтләр үз акчасына кафедралар ача ала.

Милли университетка имтихан тапшырып кергән, югары күрсәткечләргә ия булган сәләтле кешеләр бушлай укыйса, ул дәрәҗәгә җитә алманнарга түләп белем алу мөмкинлеге туарга тиеш. Бу кешеләргә дә файда, үзәкнең дә чыгымнары капланыр иде", дип сөйләде Илшат Сәетов.

Исмәгыйл Хөснетдинов
Исмәгыйл Хөснетдинов

КХТИда белем биргән, үзе укыткан университетта татар телле төркемнәр булдырган галим Исмәгыйль Хөснетдинов татар телен геттога кертү - ялгыш юл, дип әйтте.

"Аерым татар телендә Милли универстет ачсак, ул зур ресурслар таләп итәчәк. 5 млрд яки, 10 млрд кирәк булачак аңа. Аның чыгымнарын әле берсе дә хисаплап та чыгармады. Аңа хакимият ризалашмаска да мөмкин.

Татар телендә татар теле турында гына сөйләү, татар телен генә тикшерү кысалырыннан чыгарга кирәк

Татар телен татфак геттосына кертү куркынычы бар. Татар телендә татар теле турында гына сөйләү, татар телен генә тикшерү кысалырыннан чыгарга кирәк. Ул концепциядән арыну мөһим. Татарстанда нинди университетлар бар һәм нинди популяр фән юнәлешләре бар, аларны татарчалаштырырга кирәк. Университетлар белән тыгыз элемтә булдырып аларга Милли университет буларак кереп утыру кирәк.

Хәзерге вакытта Казанның төзелеш университетында гына татар төркемнәре калды. Ветеринария тармагында татар телле белгечләр кирәкме? Кирәк. Авыл хуҗалыгы универсетында ике телле бегечләр әзерләргә тиеш. Медицинада татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур. Димәк анда татар телендә белем бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Энергетика, химия, нефть тармагында белем биргән югары уку йортларында белемне татарча бирү турында уйларга кирәк. Биредә эш даими һәм нәтиҗәле барсын өчен нәкъ менә мондый үзәк кирәк тә, эшне җайга салыр өчен кирәк булачак. Бу очракта төп проблема - мөгаллимнәрнең булмавына килеп терәләчәкбез. Аларны әзерләү, булган белгечләр өчен белемнәрен татарча да студентларга җиткерү мөмкинлеген тудырырга кирәк булачак", дип сөйләде ул.

Айназ Мөхәммәтҗанов
Айназ Мөхәммәтҗанов

Кинодокументалист, режиссер Айназ Мөхәммәтҗәнов үзен 1990нчы елларда кыска вакыт эчендә эшләп алган Милли университет студенты булуын искә төшерде. Ул юридик факультетта белем алдым диде һәм ни өчен Милли университет тормышка ашмаганның сәбәпләрен дә өйрәнергә кирәк диде.

"Милли университлар ачылып карады, әмма эшләп китә алмады. Ни өчен - моны өйрәнергә кирәк. Эшләп китә алмауның төп сәбәбе сәясәткә бәйле. Бу системаны булдырабыз икән, иминлеген дә уйларга кирәк. Аңа ничек басым ясарга мөмкиннәр? Татарның Милли университетын ачу кайбер даирәләргә ошамаячак. Татар теле белән ничек килеп чыкканы күз алдыбызда. Университетның дәүләткә минималь рәвештә бәйле булуы кирәк. Коммерцияле университетлар бар бит, без дә шулай эшли алабыз. Баламны укырга бирәм икән, мин аның эш таба алмыйча интегеп йөрүен теләмим. Бу җәмгыятькә кирәкле белгечләр әзерләве мөһим", диде ул.

Җыенда Милли университетта белем бирүне тулысынча татар телендә генә алып бару дөрес түгел, ике яки өч телдә булырга тиеш дигән фикерләр яңгырады. Әлеге концепцияләрне берләштерергә, тулылындарырга кирәк дигән фикергә киленде. Ул Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG