Казанның 2нче лицей укучылары татарча проектлар тәкъдим итте
26 гыйнвар Казанның 2нче лицей-интернатында татарча проектлар ярминкәсе узды. Чараның оештыручысы, лицейда татар телен укытучы Рашат Якупов сүзләренчә, ел саен ярминкә кысаларында лицей укучылары тарафыннан 20гә якын проект тәкъдим ителә. “Бу проектлар татар теле кулланылыш даирәсен арттыруга, туган телдә яңа контент булдыруга юнәлдерелгән. Укучылар бу чарада актив катнаша. Ярминкә барышында алар лицейга килгән башка мәктәп укытучы һәм укучыларына үзләре уйлап чыгарган проектларны тәкъдим итә”, диде Якупов. Чара 2014 елдан башлап үткәрелә.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган